Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Beyyine 1 / 8
1
Китаби кәферләр һәм китапсыз мөшрикләр, көферлекләреннән аерылмадылар, хәтта хакның хаклыгын вә батылның батыллыгын ачык аңлатучы вә хакны батылдан ачык аеручы Коръән килгәнгә чаклы.
Nugman 98:1
2
Ул аңлатма Аллаһудан килгән рәсүлнең Коръән аятьләрен укымаклыгыдыр, ул аятьләр батылдан (ялганнан) ґәзабтан пак булган һәм сәхифәләрдә язылган Коръән.
Nugman 98:2
3
Ул сәхифәләрдә һич үзгәрми торган хөкмий аятьләр бардыр. Алар хакны сөйләүче һәм үзгәрүдән пак (Коръән иңгәч кәферләр һәм мөшрикләр, Коръәнне кабул итеп мөселман булдылар. Хәзер дә ул эш дөньяда дәвам итә).
Nugman 98:3
4
Ул китабий кәферләр, бер-берсеннән аерылмадылар төрле мәзһәбләргә бүленмәделәр мәгәр үзләренә пәйгамбәр килеп хак динне өйрәтеп бер генә юлны ачык күрсәткәннән соң аерылдылар.
Nugman 98:4
5
Китаплары белән гамәл кылмыйча кәфер булган яһүдләр һәм насаралар, Аллаһ тарафыннан боерылдылар, Аллаһ ризалыгы өчен генә Ислам динен тотарга, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа итагать итәргә, дәхи намаз укырга, зәкят бирергә, дөреслектә хаклыкта таза торганнарның хак дине әнә шулдыр.
Nugman 98:5
6
Китапка ышанып та кәфер булган кешеләр һәм китапка ышанмаучы кәферләр алар җәһәннәм утында мәңге калучылардыр. Алар мәхлукатнең иң явызырагыдыр.
Nugman 98:6
7
Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, мәхлукларның яхшыларыдыр.
Nugman 98:7
8
Раббылары хозурында аларның җәзасы Ґәден исемендәге җәннәтләредер, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар. Аллаһ алардан разый булды, һәм алар да Аллаһудан разый булдылар. Бу дәрәҗәләр Раббыларыннан курыккан хак мөэминнәргәдер.
Nugman 98:8
Beyyine suresi tamamlandı