1
Ий мөселманнар! Мөшрикләр белән булган ґәһдегез-со-лыхыгыз Аллаһ вә Аның расүле тарафыннан сындырыладыр.
2
Ий мөшрикләр, дүрт ай иркенләп йөрегез! Дүрт айдан соң мөселманнардан имин булмассыз. Мөшрикләр, белегез ки, сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз, янә белегез, әлбәттә, Аллаһ кәферләрне рисвай-хур кылачак.
3
Хаҗ-Әкбәр көнендә Аллаһудан вә Аның рәсүленнән кешеләргә белдерү: тәхкыйк Аллаһ вә Аның расүле мөшрикләрдән бизүчеләр. Аллаһуга карышып һаман кәфер булудан тәүбә итсәгез – үзегез өчен хәерле, әгәр тәүбәдән баш тартсагыз – бит Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз. Кәферләргә Аллаһуның каты ґәзабы булачагы белән сөенечле хәбәр бир!
4
Мәгәр тыныч яшәргә мөшрикләр белән солых ясаган булсагыз, соңра аларда солыхны бозмаслар вә сезнең зарарыгызга һичкемгә ярдәм итмәсәләр, аларның солыхларын билгеләгән вакытына чаклы дәвам иттерегез! Аллаһ, әлбәттә, солыхны бозудан сакланучыларны сөя.
5
Әгәр сугыш хәрам булган айлар үтеп китсә, мөшрикләрне кайда тапсагыз, шунда үтерегез вә аларны тотып әсир алыгыз вә шәһәрләрен мөхасара кылыгыз, ягъни чолгап тотыгыз һәм аларның һәр үтә торган юлларында саклап торыгыз! Әгәр тәүбә итеп иман китерсәләр вә намазларын үтәсәләр һәм дә зәкятләрен бирсәләр, аларны коткарыгыз һәм юлларында ирекле кылыгыз! Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимле.
6
Мөшрикләрдән берәү килеп синнән имин булуын сораса, аңа иминлек бир Аллаһу тәгаләнең сүзләрен ишетсен өчен, әгәр Аллаһ сүзләреннән баш тартса килгән җиренә җибәр! Бу хөкем – алар Аллаһ хөкемнәрен белмәүләре сәбәпле синең хозурыңа килеп ишетсеннәр өчендер.
7
Аллаһ һәм Аның расүле хозурында мөшрикләрнең ничек ґәһеде булсын, чөнки үзләрендә ґәһед юк вәгъдәләрендә тормыйлар, мәгәр мәсҗид-Хәрам хозурында сезгә ґәһед кылган мөшрикләргә генә Аллаһуның ґәһеде бар. Алар сезгә кайсы урында сүзләрендә торсалар, сез дә шул урыннарында сүзегездә торыгыз! Аллаһу тәгалә, әлбәттә, Аның хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланучы тәкъва кешеләрне сөя.
8
Әгәр алар сезне җиңсәләр, әлбәттә, сезнең ґәһедегезгә вә башка хәлегезгә карамаслар иде, алар сезне фәкать авызлары белән риза кылалар, әмма, күңелләре сүзләреннән башка якта калыр, аларның күбрәге фасыйклар.
9
Алар Аллаһ аятьләрен аз акчага саталар, ягъни дөнья малы өчен Аллаһ хөкемнәрен үзгәртәләр яки яшерәләр, һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, тәхкыйк кылган эшләре нинди ямандыр.
10
Алар мөэминнәр хакында кардәшлекне вә ґәһедне сакламаслар, әнә шулардыр хактан читкә үтүчеләр.
11
Әгәр исламны кабул итеп, Аллаһуга каршы эшләреннән кайтып, намазларны үтәсәләр вә зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер. Әнә шулай аятьләребезне ачык бәян итәбез хакны белгән кешеләргә.
12
Ґәһед кылганнан соң антларын боздылар вә динегезне яманлап каршылык күрсәтсәләр, ул вакытта мөшрикләрнең башлыкларын үтерегез, әлбәттә, алар ґәһедләрен үтәмиләр, шаять үлемнән куркып, Аллаһуга каршылашудан туктарлар.
13
Антларын сындырган вә расүлне шәһәрдән куып чыгарырга ниятләгән кәферләр белән сугышмассызмы? Әлбәттә, сугышыгыз! Солыхны бозуны алар беренче башладылар, әйә алардан куркырсызмы? Сезгә Аллаһудан гына курку ляземдер, әгәр камил мөэмин булсагыз!
14
Мөшрикләр белән сугышыгыз, Аллаһ аларны сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылыр, вә аларны рисвай кылыр, аларны җиңәргә сезгә ярдәм бирер вә мөэминнәрнең күңеленә Коръәң белән шифа бирер.
15
Вә ул мөэминнәрнең күңелләрендәге ачуларын җибәрер, Аллаһ үзе теләгән бәндәсен тәүбә иттертеп гөнаһларын гафу итәр, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә хикмәт белән эш кылучы.
16
Сезләрдән Аллаһ юлында ислам файдасына тырышкан, көрәшкән, хәтта сугышкан кешеләрне Аллаһ белмидер дип уйлыйсызмы? Вә Аллаһудан, Аның рәсүленнән һәм хак мөэминнәрдән башканы дус тотмагыз, чын мөселманнарны Аллаһ белми дип уйлыйсызмы? Кәферләрне, динсезләрне дус тоткан мөселманнардан Аллаһ һич разый булмас, Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар.
17
Кәферләргә кәгъбәне төзәтүләрендә аларга сәваб булмас үзләренең кәфер икәнлеге белән шәһадәт биреп торган хәлләрендә, аларның бөтен эшләре вә гамәлләре батыл, һичберсенә сәваб юк, алар җәһәннәмдә мәңге калачаклар.
18
Мәсҗидләр ясап сәваб алучы, фәкать Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм намазларын вакытында укып зәкятләрен биргән, һичкемнән курыкмыйча Аллаһудан гына курыккан хак мөэминнәрдер, бу эшләрне эшләгән кешеләрнең һидәяттә булулары өметле.
19
Әйә сез мәсҗид-Хәрамны төзәтеп, хаҗиларга су эчереп йөргән мөшрикләрне, Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһ юлында ислам өчен сугыш кылган хак мөэминнәр белән бертигез саныйсызмы? Юк бертигез санамагыз, алар Аллаһ хозурында һич тә бертигез булмаслар. Аллаһ үзенә карышкан залимнәрне туры юлга салмас.
20
Иман китереп дин өчен күчеп киткән вә Аллаһ юлында малы, җаны белән көрәшкән, сугышкан мөэминнәрнең Аллаһу хозурыңда дәрәҗәләре олугъдыр һәм алар өстенлек табып изге теләкләренә ирешкән кешеләрдер.
21
Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.
22
Алар җәннәтләрдә мәңге калырлар, шиксез Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.
23
Ий мөэминнәр! Аталарыгызны вә кардәшләрегезне дус тотмагыз әгәр алар иманны ташлап имансыз, динсез булуны ихтыяр итсәләр. Әгәр Сезләрдән берәү динсез кардәшләрен дус тотса алар залимнәр.
24
Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең аталарыгыз, кардәшләрегез, хатын кабиләләрегез, кәсеп иткән малларыгыз, арзан булудан курыккан сәүдәләрегез вә разый булып торган йортларыгыз Аллаһудан вә Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлында сугышудан сөеклерәк булса, Аллаһудан ґәзаб килгәнне көтегез! Аллаһ, Аның хөкемнәренә хыйлафлык кылучы фәсыйкларны, әлбәттә, туры юлга салмас.
25
Аллаһ, сезгә күп урында вә хөнәен көнендә ярдәм бирде, ул хөнәен көнендә сезне үзегезнең күплегегез ґәҗәбләндерде, ягъни без мөшрикләргә караганда бик күпбез, җиңелмәбез дидегез, хәлбуки күплегегез сезгә һич файда бирмәде, киң җир сезгә тар булды, соңра артка таба качтыгыз.
26
Соңра Аллаһ расүлгә вә мөэминнәргә рәхмәте белән тынычлык вә батырлык бирде вә сез күрми торган гаскәр, ягъни биш мең фәрештә иңдерде вә мөшрикләрне сезнең кулыгыз белән ґәзаб кылды, мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.
27
Соңра Аллаһ үзе теләгән кешегә рәхмәт кылып, тәүбәсен кабул итәп гафу итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
28
Ий мөэминнәр! Мөшрикләр, әлбәттә, нәҗестән башка нәрсә түгелләр, бу елдан соң мәсҗид-Хәрамга якын бармасыннар. Сахәбәләр, мөшрикләр киткәч: "Кем белән сәүдә кылырбыз?" – дип сорадылар. Аллаһ әйтте: "Әгәр фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ теләсә үзенең байлыгыннан сезне бай кылыр". Аллаһ белүче вә хикмәт белән эш кылучы.
29
Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китермәгән кешеләр белән сугышыгыз вә Аллаһ һәм Аның расүле хәрам кылган нәрсәләрнең хәрамлыгына ышанмаган вә хак дин – исламны дин итеп алмаган кешеләр белән сугышыгыз! Алар китап бирелгән кешеләрдер, кимсетелгән хәлдә үз куллары белән җәза-түләү биргәнчегә чаклы алар белән сугышыгыз!
30
Яһүд әйтте: "Ґөзәер Аллаһуның угълы", – дип, Насара әйтте: "Гыйса Аллаһуның угълы", – дип. Аларның авызлары белән әйтергә ошбу сүзләре элекке кәферләр сүзенә охшый, Аллаһ аларны ләгънәт кылсын – һәлак итсен! Аллаһудан, хактан качып кая баралар?
Sonraki 30 ayet →