Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Büruc 1 / 22
1
Каланча иясе булган күк белән ант итәмен.
Nugman 85:1
2
Вә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән.
Nugman 85:2
3
Вә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган эшләре белен ант итәмен.
Nugman 85:3
4
Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.)
Nugman 85:4
5
Канау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды.
Nugman 85:5
6
Кәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде.
Nugman 85:6
7
Алар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр.
Nugman 85:7
8
Ул кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар.
Nugman 85:8
9
Ник ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер.
Nugman 85:9
10
Тәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы.
Nugman 85:10
11
Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер.
Nugman 85:11
12
Шиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы.
Nugman 85:12
13
Тәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр.
Nugman 85:13
14
Вә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче.
Nugman 85:14
15
Ул – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе.
Nugman 85:15
16
Теләгән эшене һич кичекмичә кылучы.
Nugman 85:16
17
Тәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре.
Nugman 85:17
18
Фиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан һәлак ителделәр.
Nugman 85:18
19
Бәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман китермәсләр.
Nugman 85:19
20
Бит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар.
Nugman 85:20
21
Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер.
Nugman 85:21
22
Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр.
Nugman 85:22
Büruc suresi tamamlandı