Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Abese 1 / 42
1
Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды.
Nugman 80:1
2
Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.)
Nugman 80:2
3
Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер.
Nugman 80:3
4
Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер.
Nugman 80:4
5
Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса,
Nugman 80:5
6
син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың.
Nugman 80:6
7
Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән?
Nugman 80:7
8
Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә,
Nugman 80:8
9
Раббысыннан курыккан хәлдә,
Nugman 80:9
10
син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың.
Nugman 80:10
11
Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер.
Nugman 80:11
12
Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый).
Nugman 80:12
13
Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер.
Nugman 80:13
14
Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь.
Nugman 80:14
15
Язучы фәрештәләр кулындадыр.
Nugman 80:15
16
Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр.
Nugman 80:16
17
Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр!
Nugman 80:17
18
Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң?
Nugman 80:18
19
Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде.
Nugman 80:19
20
Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте.
Nugman 80:20
21
Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады.
Nugman 80:21
22
Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны.
Nugman 80:22
23
Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде.
Nugman 80:23
24
Кеше карасын ашаган ризыгына.
Nugman 80:24
25
Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык.
Nugman 80:25
26
Соңра җирне чын яру илә ярдык та,
Nugman 80:26
27
ул җирдә иген бөртекләрен үстердек.
Nugman 80:27
28
Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне,
Nugman 80:28
29
дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек.
Nugman 80:29
30
Дәхи күп агачлы бакчаларны,
Nugman 80:30