Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Araf 1 / 206
1
Мәгънәсен Аллаһу тәгалә белә.
Nugman 7:1
2
Бу – Коръән сиңа иңдерелгән китап, Коръән хакында күңелеңдә шик булмасын, Аның белән гөнаһларны куркытмаклыгың вә мөэминнәрне вәгазь кылмаклыгың өчен иңдердек.
Nugman 7:2
3
Барчагыз да Раббыгыздан иңдерелгән Коръәнгә иярегез вә Коръәннән башка Вәлиләргә иярмәгез! Ләкин бик аз вәгазьләнәсез.
Nugman 7:3
4
Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ґәзабыбыз кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде.
Nugman 7:4
5
Безнең ґәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: "Аллаһуга карышып үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу ґәзаб безгә килде", – дип әйтүләре булыр.
Nugman 7:5
6
Бездән үзләренә расүлләр күндерелгән каумнәрдән, әлбәттә, сорарбыз: "Расүлләр сезгә безнең хөкемнәрне ирештерделәрме", – дип, янә рәсүлләрдән дә, әлбәттә, сорарбыз: "Безнең, хөкемнәребезне ирештердегезме? Каумегез кабул иттеме", – дип.
Nugman 7:6
7
Ул каумнәргә кылган эшләрен белеп сөйләрбез вә Без алардан гаиб булмадык, бәлки һәрвакыт яннарында хазир булдык.
Nugman 7:7
8
Хисаб көнендә булачак савап илә гөнаһны үлчәү мизаны хак, берәүнең үлчәүдә савабы авыр килсә, алар ґәзабтан котылып, өстенлек табучылар.
Nugman 7:8
9
Вә берәүнең үлчәүдә савабы аз килсә, андый кешеләр һәлак булучылар, гамәл кылмыйча аятьләребезгә золым иткәннәре өчен.
Nugman 7:9
10
Тәхкыйк Без сезне Җир өстенә урынлаштырдык, ничә төрле файдалану куәтен бирдек вә Җир өстендә тереклек итүегез өчен кирәк нәрсәләрнең барын да бар иттек, ләкин бик аз вакытта шөкер итәсез.
Nugman 7:10
11
Тәхкыйк төп атагыз – Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле иттек, моннан соң фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз", – дип, фәрештәләр Адәмне хөрмәтләп сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул сәҗдә кылучылардан булмады.
Nugman 7:11
12
Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды?" – дип. Иблис әйтте: "Мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яраттың, әмма Адәмне балчыктан яраттың".
Nugman 7:12
13
Аллаһ әйтте: "Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһуның кушканына карышып җәннәттә сиңа тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар җөмләсеннәнсең".
Nugman 7:13
14
Иблис әйтте: "Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда миңа ирек бир".
Nugman 7:14
15
Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә, яшә", – дип.
Nugman 7:15
16
Иблис әйтте: "Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын.
Nugman 7:16
17
Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың".
Nugman 7:17
18
Аллаһу тәгалә әйтте: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып җәһәннәмне тутырачакмын".
Nugman 7:18
19
Аллаһ әйтте: "Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз".
Nugman 7:19
20
Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: "Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен сезне ошбу агачтан тыйды", – дип.
Nugman 7:20
21
Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен, – дип ант итте Иблис.
Nugman 7:21
22
Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә җәннәт яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары кычкырды: "Әйә! Мин сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ачык дошман, сакланыгыз, дип әйтмәдемме?" – дип.
Nugman 7:22
23
Адәм вә Хәва әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз", – дип.
Nugman 7:23
24
Аллаһ әйтте: "Ий Адәм белән Иблис бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә Җиргә иңегез! Сезгә торачак урын һәм әҗәлегезгәчә файдаланачак җай Җирдә."
Nugman 7:24
25
Аллаһ әйтте: "Җирдә тереклек итәрсез вә Җирдә үләрсез һәм Җирдән чыгарылырсыз."
Nugman 7:25
26
Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.
Nugman 7:26
27
Ий Адәм балалары! Ата-анагызны җәннәттән чыгарган кеби, шайтан сезне фетнәгә салмасын, аларның киемнәрен салдырып гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен аларны алдады. Тәхкыйк шайтан һәм аның гаскәре сезне күрәләр, сез аларны күрмәгән урыннан, әлбәттә, шайтаннарны ышанмаучыларга дус кылдык.
Nugman 7:27
28
Кайчан фәхеш эшне кылсалар: "Ата-бабаларыбызның бу эшне эшләгәннәрен күрдек һәм Аллаһ әмер кылды бу эшләрне кылырга", – диләр, әйт: "Аларга Аллаһ андый фәхеш эшләргә әмер кылмый, белмәгәнегезне Аллаһуга ифтира кылырга ничек оялмыйсыз", – дип.
Nugman 7:28
29
Әйткел: "Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде вә һәр мәсҗидтә йөзләрегезне кыйблага юнәлдерегез вә динне Аллаһ ризалыгы өчен генә ихлас тотып, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз! Әүвәлдә юктан бар булганыгыз кеби, үлгәннән соң терелеп бар булырсыз", – диде.
Nugman 7:29
30
Аллаһу тәгалә бер фирканы туры юлга күндерде вә бер фирканы рисвай итеп аларга заләләт сабит булды, чөнки алар Аллаһудан башка шайтаннарны дус итеп алдылар, шулай булса да алар: "Без туры юлга күнелгән кешеләр", – дип зан итәләр.
Nugman 7:30