Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Hakka 1 / 52
1
Барча серне ача торган хак булган кыямәт көне.
Nugman 69:1
2
Нинди олугъ куркынычлы көндер ул кыямәт.
Nugman 69:2
3
Кыямәтнең куркынычлы көн икәнлеген вә аның хакыйкатен сиңа нәрсә белдерде? Ягъни Аллаһ белдермәсе, үзлегеңнән һич белә алмассың.
Nugman 69:3
4
Сәмуд вә Гад кавемнәре кыямәтне ялганга тоттылар.
Nugman 69:4
5
Әмма Сәмуд кавеме шиксез каты тавыш белән һәлак ителделәр.
Nugman 69:5
6
Әмма Гад кавеме каты тавышлы үткен җил белән һәлак ителделәр.
Nugman 69:6
7
Ул җилне аларга җиде төн вә сигез көн тоташтан ирекле кылды, ул җилдә кешеләрне буылып һәлак булган кеби күрер идең, гүя алар эче куыш хөрмә агачының төбе кеби булып калганнар.
Nugman 69:7
8
Алардан калган берәр кешене күрерсеңме? Юк, әлбәттә, алардан һичкем калмаган.
Nugman 69:8
9
Фиргаун вә аннан элек булган кешеләр һәм Лут пәйгамбәрнең кавеме гөнаһлы эшләрне вә хаталарны күп кылдылар.
Nugman 69:9
10
Алар Раббыларының пәйгамбәренә гасый гөнаһлы булдылар, аларны Аллаһуның ґәзабы тотты, ычкындырмый торган тоту белән.
Nugman 69:10
11
Тәхкыйк Без Нух пәйгамбәр вакытында туфан суы чыккан чакта сезнең аталарыгызны йөкләдек су өстендә йөрүче көймәгә.
Nugman 69:11
12
Ул вакыйганы гыйбрәт сезгә ядкәр кылдык, вә ул вакыйганы ишетүче колаклар ишетеп саклансыннар өчен гыйбрәт кылдык.
Nugman 69:12
13
Мәхлукатне кубару өчен сурга бер мәртәбә өрелсә
Nugman 69:13
14
җир урыныннан күтәрелсә вә таулар күтәрелеп бер-берсенә бер мәртәбә сугылып тузылып китсәләр -
Nugman 69:14
15
шул көндә кыямәт вакыйгъ буладыр.
Nugman 69:15
16
Ул көндә күк ярылыр вә ул көчсез зәгыйфь булыр.
Nugman 69:16
17
Вә ул көндә фәрештәләр җирнең тирәсендә булырлар, вә ул көндә җир тирәсендәге фәрештәләр өстендә Раббыңның ґәршене сигез фәрештә күтәрер.
Nugman 69:17
18
Ул көндә фаш ителерсез сездән һич нәрсә яшерен калмас ягыш һәммә эшегез күрсәтелер.
Nugman 69:18
19
Әммә гамәл дәфтәре уң кулына бирелгән кеше: "ий җәмәгать килегез минем гамәл дәфтәремне укыгыз,
Nugman 69:19
20
мин әлбәттә дөньяда белдем бүген хисабка юлкачагымны" – дияр.
Nugman 69:20
21
Ул кеше риза булырлык яхшы тереклектә.
Nugman 69:21
22
Бөек дәрәҗәле җәннәттә.
Nugman 69:22
23
Ул җәннәтләрнең җимешләре утырган вә яткан кешеләргә якындыр.
Nugman 69:23
24
Ашагыз вә эчегез тәмләп ләззәт белән, дөньяда буш вакытларыгызны изге гамәлләр илә уздырганыгыз өчен!
Nugman 69:24
25
Әмма гамәл дәфтәре сул кулына бирелгән кеше, әйтер: "Ий кәшки миңа гамәл дәфтәрем бирелмәгән булсачы!
Nugman 69:25
26
Хисабымны нинди икәнен белмәгән булсамчы!
Nugman 69:26
27
Ий үкенеч, мине үтергән үлем эшемне бетереп яңадан мине тергезмәгән булсачы!
Nugman 69:27
28
Хәзер инде миңа малым һич файда бирмәде.
Nugman 69:28
29
Инде миннән үземнең бәйсезлегем вә кечем һәлак булды!
Nugman 69:29
30
Аллаһ ґәзаб фәрештәләренә әйтер: "Алыгыз ул кешене, богаулагыз аны!
Nugman 69:30