Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Kalem 1 / 52
1
Нун. Вә Ләүхүл Мәхфузны язган каләм белән һәм фәрештәдә язган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре илә ант итәмен.
Nugman 68:1
2
Ий Мухәммәд г-м, син мәҗнүн түгелсең, бәлки Раббыңнан пәйгамбәрлек нигъмәте белән хөрмәтләнгәнсең.
Nugman 68:2
3
Сиңа, әлбәттә, һич киселми торган әҗер вә нигъмәт бардыр.
Nugman 68:3
4
Тәхкыйк син күркәм холыктасың.
Nugman 68:4
5
Ий Мухәммәд, тиздән күрерсең һәм хакны инкяр итүче кәферләр күрерләр:
Nugman 68:5
6
кайсыларыгыз Мәҗнүн исеме илә фетнәләргә лаек икәнен. Ягъни мөэминнәрме яки кәферләрме мәҗнүн-тиздән белерләр.
Nugman 68:6
7
Тәхкыйк синең Раббың – Ул белүчедер Аның юлыннан адашкан кешене вә Ул белүчедер туры юлга күнелгән кешене.
Nugman 68:7
8
Хакны ялган диючеләргә итагать итмә!
Nugman 68:8
9
Мөшрикләр синең аларны ислам диненә һәм аларның батыл динен яманламыйча аларга йомшаклык кылуыңны телиләр, әгәр син аларга йомшаклык кылсаң алар да сиңа йомшаклык кылырлар, үзләренә ияртү өчен.
Nugman 68:9
10
Итагать итмә һәр күп ант итүче җиңел гакыллы ялганчыга.
Nugman 68:10
11
Кешене мәсхәрәләп ґәйбәт сөйләүче, сүз йөртүчегә.
Nugman 68:11
12
Коръән күрсәткән туры юлдан һәм изге гамәлләрдән кешеләрне тыючы, чиктән үтеп йөрүче күп гөнаһлыга.
Nugman 68:12
13
Каты сүзле яман холыклы шуның өстенә ул зинадан тугандыр.
Nugman 68:13
14
Ул күп мал вә күп бала иясе булганы өчен генә аңа һич итагать итмә һәм дус булма!
Nugman 68:14
15
Әгәр аңа Безнең аятьләребез укылса, ул явыз әйтәдер: "Бу әүвәлгеләрдән калган әкият", – дип.
Nugman 68:15
16
Без аның борынына тиз билге ясарбыз. "Бәдер сугышында аның борыны киселде. Ул Вәлид исемле явыз кеше иде. Андый явыз кешеләргә дус булырга Аллаһудан һич рөхсәт юк".
Nugman 68:16
17
Тәхкыйк Без Мәккә мөшрикләрен ачлык белән бәлаләндердек, бакча ияләрен бәлаләндергәнебез кеби" Ямәндә бер кешенең хөрмә бакчасы бар иде, хөрмә өлгергәч җил койган хөрмәләрне җыеп алсыннар өчен һәр көнне фәкыйрьләрне чакыра торган булган. Бу яхшы кеше вафат булгач, бакча өч угълына калды. Алар үзара сөйләштеләр: "Әгәр хөрмәбезне фәкыйрьләргә бирсәк, үзебезгә аз калыр, фәкыйрьләр килгәнче, бакчабызга иртүк барып җимешләрне җыеп алыйк", – дип. Алар таң вакытыңда бакчадан җимешләрне җыеп алырбыз, дип ант иттеләр.
Nugman 68:17
18
Ләкин алар Аллаһ теләсә димәделәр.
Nugman 68:18
19
Ул бакчада Раббыңнан бер бәла әйләнде, алар әле бу вакытта йокыда иделәр.
Nugman 68:19
20
Ул бакча агачсыз, җимешсез коры җир булып әверелде.
Nugman 68:20
21
Бу өч егет таң вакытында бер-берсен бакчага чакырдылар.
Nugman 68:21
22
Бакчагызга иртәрәк барыгыз, әгәр җимешләрегезне кисеп җыярга теләсәгез.
Nugman 68:22
23
Алар яшерен генә сөйләшкән хәлләрендә бакчага киттеләр.
Nugman 68:23
24
Бүген бакчага сезнең өстегезгә һич ярлы мескеннәр кермәсен диделәр.
Nugman 68:24
25
Мескеннәр килмәс борын бакчага йөгерделәр, бу эшкә кадирбыз, дип уйладылар.
Nugman 68:25
26
Бакчалары янына килеп андагы хәлне күргәч, тәхкыйк бакча юлыбыздан адаштык, башка юлга киткәнбез, диделәр, чөнки бакчаларының коры җире генә калган иде.
Nugman 68:26
27
Үз бакчаларының шул хәлгә калганын белгәч, юк без адашмаганбыз, бәлки без Аллаһуның нигъмәтеннән тәмам мәхрүм ителгәнбез, Аллаһ безгә бәла җибәргән, диештеләр
Nugman 68:27
28
Аларның уртанчысы яки гакыллырагы: "Мин сезгә әйткән идем түгелме? Аллаһ теләсә дисәгезче", – дип.
Nugman 68:28
29
Алар әйттеләр: "Раббыбыз һәр кимчелектән пакь, тәхкыйк без үзебезгә золым кылдык".
Nugman 68:29
30
Һәм бер-берсенә каршы килеп шелтәләшә башладылар
Nugman 68:30