2
Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте.
4
Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте.
5
Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер.
6
Үләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар.
7
Аллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды.
8
Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен.
9
Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез!
10
Җирне халыклар өчен төзеп куйды.
11
Ул җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары бардыр.
12
Һәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр.
13
Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
14
Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды.
15
Дәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды.
16
Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
17
Ул – Аллаһ ике мәшрикъның һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр.
18
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен ялганнарсыз, Аныкы түгел диярсез?
19
Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды.
20
Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас.
21
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез?
22
Аларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән ташлары чыгадыр.
23
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен танып Аныкы түгел диярсез?
24
Кешеләрне вә малларны йөкләп диңгезләрдә йөрүче тау кеби бөек кораблар Аллаһу тәгаләнекедер, ягъни Аның кодрәтендәдер.
25
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
26
Җир өстендә булган һәр җан иясе вә һәрнәрсә һәлак булучыдыр.
27
Фәкать олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббыңның заты калучыдыр.
28
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел, дип, ялганнарсыз?
29
Җирдә вә күкләрдә булган һәр гакыл һәм җан иясе үзенең хаҗәтен Аллаһудан сорыйдыр. Ул – Аллаһ һәр көнне эштәдер, барча вөҗүд өстеннән хөкем йөртәдер.
30
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлыйсыз?
Sonraki 30 ayet →