Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Necm 1 / 62
1
Баючы йолдыз белән ант итәмен.
Nugman 53:1
2
Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады.
Nugman 53:2
3
Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс.
Nugman 53:3
4
Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер.
Nugman 53:4
5
Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте.
Nugman 53:5
6
Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән.
Nugman 53:6
7
Ул фәрештә офыкның югарысында иде.
Nugman 53:7
8
Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен.
Nugman 53:8
9
Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды.
Nugman 53:9
10
Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне.
Nugman 53:10
11
Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде.
Nugman 53:11
12
Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы?
Nugman 53:12
13
Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә.
Nugman 53:13
14
Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында.
Nugman 53:14
15
Мәэва җәннәте шул агач янындадыр.
Nugman 53:15
16
Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде.
Nugman 53:16
17
Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде.
Nugman 53:17
18
Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен.
Nugman 53:18
19
Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме?
Nugman 53:19
20
Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы?
Nugman 53:20
21
Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме?
Nugman 53:21
22
Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр.
Nugman 53:22
23
Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде.
Nugman 53:23
24
Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме?
Nugman 53:24
25
Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас.
Nugman 53:25
26
Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр.
Nugman 53:26
27
Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр.
Nugman 53:27
28
Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер.
Nugman 53:28
29
Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр.
Nugman 53:29
30
Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер.
Nugman 53:30