Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Tur 1 / 49
1
Тур тавы белән
Nugman 52:1
2
вә язылмыш Коръән яки гамәл дәфтәре белән
Nugman 52:2
3
ул Коръән юка тиредән ясалган тире битләренә язылган.
Nugman 52:3
4
дәхи кешеләр таваф итә торган Кәгъбә яки фәрештәләр таваф итә торган Кәгъбә турысында күктәге бер бина белән
Nugman 52:4
5
вә югары күтәрелгән күк белән
Nugman 52:5
6
дәхи ґәзаб өчен хәзерләнгән ахирәттәге ут диңгезе белән ант итеп әйтәмен.
Nugman 52:6
7
Тәхкыйк Раббыңның ґәзабы вакыйга булучыдыр, ягъни әлбәттә, булачактыр.
Nugman 52:7
8
Бу ґәзабны кире җибәрүче һич юктыр.
Nugman 52:8
9
Аллаһуның ґәзабы вакыйга булыр күк каты әйләнеп каты селкенгән көндә.
Nugman 52:9
10
Вә таулар каты йөргән көндә.
Nugman 52:10
11
Ни үкенеч һәм ачы хәсрәт каты ґәзабтыр ул көндә Коръәнне ялган диючеләргә яки аның белән гамәл кылмаучыларга.
Nugman 52:11
12
Алар хакны инкяр итеп, бозык эшләрне эшләү белән һәм ялган сөйләү белән уйнаучылардыр.
Nugman 52:12
13
Ул көндә куллары-аяклары богауланып җәһәннәмгә өстерәлерләр.
Nugman 52:13
14
Вә аларга әйтелер: "Бу ут – сез аны ялганга тоткан идегез,
Nugman 52:14
15
сез дөньяда вакытта Коръәнне сихер диядер идегез, бу ут ґәзабы да сихермы? Әллә ут ґәзабын күрмисезме? Бик яхшы күрәсез, ләкин дөньяда хакны күрергә теләмәдегез.
Nugman 52:15
16
Инде керегез ул утка һәм ґәзабын татыгыз! Кирәк – чыдагыз, кирәк – чыдамагыз – сезнең өчен бертигездер ґәзабыгыз җиңеләймәс, сез фәкать кылган явызлыгыгыз өчен җәзаланырсыз", – дип.
Nugman 52:16
17
Тәхкыйк Аллаһуга вә расүлгә итагать итүче тәкъва мөэминнәр җәннәтләрдә һәм нигъмәтләр эчендәдерләр.
Nugman 52:17
18
Раббиларының биргән нигъмәтләренә шатланган хәлдә, Раббылары саклар аларны җәһәннәм ґәзабыннан.
Nugman 52:18
19
Ашагыз вә эчегез тыныч вә мәшәкатьсез генә тәкъвалык белән кылган гамәлләрегез өчен.
Nugman 52:19
20
Алар тезелеп куелган зиннәтле диваннарда рәхәтләнеп утырырлар. Вә Без аларны ак йөзле, кара зур күзле хур кызларына ир кылырбыз.
Nugman 52:20
21
Иман китереп Ислам динен тотучы хак мөэминнәрнең балалары дин тотуда хак диндә булган аталарына иярделәр – Без аларны аталарына ияртеп җәннәткә кертербез, җәннәттә бергә булырлар, гәрчә дәрәҗәләре аталарыныкыннан түбән булса да, аталарының гамәленнән һичнәрсәне киметмәдек, ягъни аталарын балаларының дәрәҗәсенә төшермәдек бәлки балаларын аталарының дәрәҗәсенә күтәрдек. Һәрбер кеше кылган эше бәрабәрендә җавапка калучыдыр.
Nugman 52:21
22
Янә ул тәкъва мөэминнәргә башка нигъмәтләр өстенә арттырдык җимешләрнең вә итләрнең үзләре теләгәнен.
Nugman 52:22
23
Вә бер-берсенә кәсәләрен бирерләр, ул тәмле суларны эчкәч, кирәкмәгән сүзләрне сөйләү булмас һәм гөнаһлы эшләрне эшләргә теләк тә булмас.
Nugman 52:23
24
Алар тирәсендә энҗе дәнәләре кеби хезмәтче егетләр йөрерләр.
Nugman 52:24
25
Вә ул җәннәт әһелләре бер-берсенә каршы килеп бу бөек дәрәҗәгә нинди сәбәп белән ирештегез, дип сорашырлар.
Nugman 52:25
26
Җавап итеп әйтерләр: "Без дөньяда әһелебез арасында Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланадыр идек.
Nugman 52:26
27
Аллаһ безгә рәхмәт кылды вә бу дәрәҗәләрне бирде һәм эчке әгъзаларга үткүче ут ґәзабыннан безне саклады.
Nugman 52:27
28
Тәхкыйк без дөньяда Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыр идек һәм ут ґәзабыннан сакла, дип, дога кылыр идек, тәхкыйк Ул – Аллаһ изгелекле һәм дә рәхимледер.
Nugman 52:28
29
Инде син кәферләргә, мөшрикләргә һәм монафикъларга Коръән белән сөйлә, яхшылап төшендер, әлбәттә, син Раббыңның нигъмәте вә рәхмәте сәбәпле Аллаһудан килгән вәхий белән сөйләүче хак пәйгамбәрсең, вәхийдән башка гаептән хәбәр бирүче күрәзәче түгелсең һәм дивана да түгелсең.
Nugman 52:29
30
Әллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип. Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип көтәләр иде.
Nugman 52:30