Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Zariyat 1 / 60
1
Таратучы каты җил белән ант итәм.
Nugman 51:1
2
Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр.
Nugman 51:2
3
Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә.
Nugman 51:3
4
Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен:
Nugman 51:4
5
Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр.
Nugman 51:5
6
Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр.
Nugman 51:6
7
Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен.
Nugman 51:7
8
Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас.
Nugman 51:8
9
Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше.
Nugman 51:9
10
Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә.
Nugman 51:10
11
Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр.
Nugman 51:11
12
Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар.
Nugman 51:12
13
Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар.
Nugman 51:13
14
Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр.
Nugman 51:14
15
Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр.
Nugman 51:15
16
Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр.
Nugman 51:16
17
Төннәрдә алар аз йоклар булдылар.
Nugman 51:17
18
Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр.
Nugman 51:18
19
Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр.
Nugman 51:19
20
Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр.
Nugman 51:20
21
Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме?
Nugman 51:21
22
Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер.
Nugman 51:22
23
Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз.
Nugman 51:23
24
Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре?
Nugman 51:24
25
Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде.
Nugman 51:25
26
Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде.
Nugman 51:26
27
Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде.
Nugman 51:27
28
Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр.
Nugman 51:28
29
Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип.
Nugman 51:29
30
Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип.
Nugman 51:30