Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Kaf 1 / 45
1
Каф. Дәрәҗәсе бөек Коръән белән ант итәмен.
Nugman 50:1
2
Үзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр.
Nugman 50:2
3
Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр.
Nugman 50:3
4
Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр.
Nugman 50:4
5
Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр.
Nugman 50:5
6
Әйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр.
Nugman 50:6
7
Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр.
Nugman 50:7
8
Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле бәндәләргә.
Nugman 50:8
9
Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек урып алына торган игеннәрне.
Nugman 50:9
10
Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр.
Nugman 50:10
11
Бәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек. Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр.
Nugman 50:11
12
Болардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә ышанмадылар.
Nugman 50:12
13
Вә Гад кавеме, вә Фиргаун кавеме, вә Лут кардәшләре пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар.
Nugman 50:13
14
Вә Әйкә кавеме, вә Түббәгъ кавеме болар бар да пәйгамбәрне ялганга тоттылар, һәм аларга ґәзаб вәгъдәбез иреште.
Nugman 50:14
15
Әйә Без мәшәкать чиктекме галәмне беренче мәртәбә халык кылганда, әгәр мәшәкать чиккән булсак, үлгән кешеләрне тергезергә дә авырсыныр идек, бәлки алар кыямәтнең булуында һәм үлгән кешеләрнең терелүендә шөбһәдәләр.
Nugman 50:15
16
Тәхкыйк кешене Без халык кылдык, вә кешегә күңеле нәрсәне вәсвәсә кылганыны Без беләбез, вә Без аңа җилкә тамырыннан да якынракбыз.
Nugman 50:16
17
Ике язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып изге гамәлләрне язар вә берсе сул тарафта утырып гөнаһлы эшләрне язар.
Nugman 50:17
18
Сүз сөйләнмәс, мәгәр сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар.
Nugman 50:18
19
Үлем исереклеге хаклык белән килде вә хаклыкны алып килде, ий Адәм баласы, ошбу үлемнән качадыр һәм куркадыр идең, ләкин аннан качып котыла алмассың.
Nugman 50:19
20
Икенче мәртәбә сурга өрелеп, кешеләр каберләреннән кубарылып мәхшәр җиренә җыелсыннар өчен, вә фәрештәләр: "Аллаһуның вәгъдә кылган дәһшәтле хисаб көне менә шулдыр", – диярләр.
Nugman 50:20
21
Вә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның, янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.
Nugman 50:21
22
Янә әйтерләр: "Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки, дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең.
Nugman 50:22
23
Дөньядагы сакчы фәрештәсе: "менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде" – дияр.
Nugman 50:23
24
Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.
Nugman 50:24
25
Өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗеб эшләрдән тыелучыны вә. Коръәннән шикләнеп чиктән үтүче залимне.
Nugman 50:25
26
Аллаһудан башканы Илаһә тотучы мөшрикне салыгыз каты ґәзабка!
Nugman 50:26
27
Ґәзабка салынган кешенең юлдаш шайтаны әйтер: "Ий Раббыбыз, ул кешене мин аздырмадым, ләкин ул үзе хактан ерак адашкан иде", – дип.
Nugman 50:27
28
Аллаһ әйтер: "Минем алдымда дәгъвәләшмәгез, тәхкыйк Мин сезгә дөньяда ошбу җәһәннәм белән куркытучы китап вә рәсүлләр җибәрдем.
Nugman 50:28
29
Минем алдымда сүзем һич алышынмас, дәхи Мин колларыма золым итүче дә түгелмен.
Nugman 50:29
30
Ул көндә җәһәннәмгә: "Инде булдыңмы" – диярбез, җәһәннәм: "янә керүчеләр бармы, монда урын күп" – дияр.
Nugman 50:30