Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Muhammed 1 / 38
1
Имансыз булган кешеләр башкаларны да Аллаһ юлыннан тыйдылар, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды.
Nugman 47:1
2
Әмма хак ышанучылар изге гамәлләр кылдылар, вә Мухәммәд г-мгә иңдерелгән Коръәнгә ышандылар, бит Коръәннең Аллаһудан иңдерелгәнлеге хак, Аллаһ аларның гөнаһларын җуйды, бетерде вә һәр эшләрен исълах кылды, юлга салды.
Nugman 47:2
3
Ошбу имансызларның гамәлләрен батыл итеп, мөэминнәрнең гөнаһларын гафу итмәк, имансызлар шайтанга иярүләре сәбәпле гамәлләре батыл булды. Әмма иманлы кешеләр Раббыларыннан иңдерелгән Коръәнгә иярүләре сәбәпле гөнаһлары гафу ителде. Аллаһ әнә шулай ике төрле фирканың сыйфатларын ачык итеп күрсәтәдер.
Nugman 47:3
4
Әгәр сугышырга килгән кәферләргә очырасагыз аларның муеннарына кылыч белән сугыгыз, хәтта аларны күп үтереп каннарын күп түккәнгә чаклы, һәм аларны әсир итеп алып каты багълап тотыгыз, качмасыннар вә зарар итмәсеннәр өчен. Аларны әсир кылганыгыздан соң теләсәгез шәфкать кылып коткарып җибәрегез, теләсәгез мал алып мал бәрабәренә азат итегез. Кәфер гаскәрләре сугыш коралларын куйганнарына чаклы сугыш кылыгыз һәм аларны әсир итегез! Ошбу Аллаһ хөкеме сезгә бәян ителде. Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә иде, сезнең сугышыгыздан башка ул кәферләрне һәлак итеп үч алыр иде, ләкин Аллаһ сезне бәгъзеләрегезне бәгъзеләрегез белән сынарга теләде. Аллаһ юлында сугышып шәһид булган мөэминнәрнең кылган гамәлләренең вә сугышуларының әҗерен җуймас, бетермәс.
Nugman 47:4
5
Аллаһ аларны бик тиз җәннәтләр юлына күндерер, вә аларның эшләрең дөньяда һәм ахирәттә дә төзек, яхшы кылыр.
Nugman 47:5
6
Вә аларны Үзе таныштырган, белдергән җәннәткә кертер.
Nugman 47:6
7
Ий мөэминнәр, әгәр сез Аллаһ дине Исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезгә дошманыгыз өстенә ярдәм бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер.
Nugman 47:7
8
Әмма Коръәнгә ышанмаучыларны Аллаһ хур вә рисвай һәм һәлак кылыр, вә барча эшләрен батыл, файдасыз кылыр.
Nugman 47:8
9
Бу хөкем аларга Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргәннәре өчендер, гамәлләрен батыл кылды.
Nugman 47:9
10
Ул кәферләр игътибар илә җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән әүвәл булган залимнәрнең ахыры ничек булганын күрер иделәр, Аллаһу тәгалә аларны балалары вә маллары белән бергә һәлак итте. Хәзерге кәферләргә дә шул җәза булачактыр.
Nugman 47:10
11
Бу җәза, Аллаһ мөэминнәрнең дусты, ярдәмчесе булганы өчеңдер, әмма кәферләрнең ярдәмчесе юкдыр.
Nugman 47:11
12
Аллаһу тәгалә иман китереп изге гамәлләр, яхшы эшләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертәчәк. Әмма кәферләр дөнья нигъмәтләре белән файдаланалар, вә хайваннар ашаган кеби ашыйлар – эчәләр, шуның өчен аларның барачак урыннары утдыр.
Nugman 47:12
13
Без күпме шәһәр кәферләрен һәлак иттек алар синең шәһәрең халкыннан куәтле иделәр, сине Мәккәдән, чыгардылар, Без аларны һәлак иттек, аларны ґәзабыбыздан коткаручы булмады.
Nugman 47:13
14
Әйә Раббысы тарафыннан ачык бәян ителгән хак динне, дәлилләре белән генә тотучы хак мөэмин, бозык эшләре үзләренә яхшы булып күренгән, һәм диндә нәфесләренә генә ияреп бидеґәт гамәлләрне кылучы мөшрикләр белән бертигез булырмы?
Nugman 47:14
15
Аллаһуга мөшрик булудан, гөнаһлы эшләрдән һәм бидеґәт гамәлләрдән сакланучы тәкъва мөэминнәргә вәгъдә ителмеш җәннәтнең сыйфаты будыр: ул җәннәт бер бакчадыр ки, анда татлы елгалар агадыр, аларның тәмнәре вә төсләре үзгәрмәс, дәхи сөт елгасы бардыр, аның да тәме үзгәрмәс дәхи эчемлек елгасы бардыр эчүчеләргә татлыдыр, вә дәхи бал елгасы бардыр, бик пакьдер, янә һәртөрле җимешләр дә бардыр һәм дә Раббыларының гафу-ризалыгы бардыр. Әнә шундый җәннәткә кергән тәкъва мөэмин, җәһәннәм утында мәңге калучы кәфер белән бер тигез булырмы, ул кәфергә ифрат дәрәҗәдә кайнар су эчерелеп, йөрәге парә-парә таланыр.
Nugman 47:15
16
Монафикъларның кайберләре синең сүзеңне тыңлап торырлар, аннары яныңнан чыккач, сәхабәләрнең галимнәренә мәсхәрә итеп әйтерләр: "Бая гына Мухәммәд нәрсә сөйләде", – дип. Аллаһ андый монафикъларның күңеленә мөһер сукты, алар нәфесләренә иярделәр, инде иманга киләчәк түгелләр.
Nugman 47:16
17
Әмма синең сүзеңне тыңлап һидәят тапкан кешеләрнең һидәятләрен арттырыр, һәм аларга тәкъва булырга ярдәм бирер.
Nugman 47:17
18
Кәферләр көтмиләр башканы, мәгәр аңсыздан килә торган кыямәт көнен көтәләр, тәхкыйк кыямәтнең якынлыгының галәмәтләре килде, Коръәннең Аллаһудан иңгән китапларның ахыргысы булуы һәм Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрләрнең ахыргысы булуы. Болар иң көчле галәмәтләрдер. Аларга тәүбә итмәк һәм вәгазьләнеп төзәлмәк кайдан килер, әгәр кыямәт көне килсә?
Nugman 47:18
19
Бик белгел: һич Илаһә юктыр, мәгәр Аллаһ Үзе генәдер, гөнаһларыңа истигъфар кыл һәм өммәтеңнең ирләре вә хатыннары өчен дә истигъфар кыл, Аллаһ сезнең көндезләрен ниләр эшләп йөрегәнегезне һәм кичләрен нинди гамәлләр кылганыгызны яхшы беләдер.
Nugman 47:19
20
Мөэминнәр әйттеләр: "Сугышка өндәгән аятьләр иңсә яхшы булыр иде", – дип. Кайчан бер аять иңдерелеп сугыш зекер ителсә, күңелләрендә Аллаһуга каршы чир булган монафикъларны күрерсең, алар үлемнән куркып һушы киткән кешенең каравы кеби сиңа карарлар, чөнки алар яратмаган үлем сугышта аларга якын киләдер.
Nugman 47:20
21
Ул монафикъларның бурычы Аллаһуга итагать итү һәм яхшы сүз сөйләүдер, ягъни Аллаһ сүзен ишеттек һәм итагать иттек дисәләр, алар өчен хәерле булыр иде. Кайчан аларга сугыш фарыз булса, сүзләрендә тормаслар, әгәр Аллаһ сүзләренә чын күңелдән ышанып итагать итсәләр, үзләре өчен яхшы булыр иде.
Nugman 47:21
22
Ий монафикълар, сездән көтеләдерме, әгәр халыкка вәли хуҗа булсагыз, җир өстендә төрле бозыклыклар кылуыгызны һәм рәхим шәфкатьне кисүегезне, ягъни сезне шуның өчен халыкка хуҗа итәргәме?
Nugman 47:22
23
Аллаһ аларны ләгънәт итте, рәхмәтеннән ерак кылды, һәм аларны хак сүзне ишетүдән саңгырау кылды, вә гыйбрәтләрне күрүдән күзләрен сукыр кылды.
Nugman 47:23
24
Алар Коръәнне тынлап, аятьләрен уйлап фикерләп" карамыйлармы, әгәр фикерләп карасалар, әлбәттә, иман китерер иделәр, яки аларның күңелләре ачылмаска йозак белән бикләнгәнме?
Nugman 47:24
25
Аларга дәлилләр вә могҗизалар илә һидәят ачык бәян ителгәннән соң имансызлыкларына кайттылар, шайтан аларга зур гөнаһларга батуны җиңел кылыр һәм зиннәтле күрсәтер, вә гомерләренең озын булуын хыял иттереп алдады.
Nugman 47:25
26
Ул имансызлыкка кайтучы кешеләр – Аллаһ иңдергән Коръәнне мәкъруһ күргән мөшрикләргә әйттеләр: "Без сезгә иярәбез, бәгъзе эшләрдә сезгә итагать итәбез, ягъни Ислам диненә зарар итү эшләрендә. Шуның өчен Аллаһ аларны имансызлыкка кайтарды. Аллаһ аларның мөшрикләр белән яшерен сөйләшкән сүзләрен беләдер.
Nugman 47:26
27
Аларның җаннарын фәрештәләр алган чакта хәлләре ничек булыр, фәрештәләр аларның йөзләренә вә аркаларына бик каты сугарлар.
Nugman 47:27
28
Аларга шундый җәза, Аллаһ ачулана торган нәрсәгә иярүләре вә Аллаһ- разый була торган яхшы эшләрне яратмаулары өчендер, Аллаһ аларның гамәлләрен җуйды, бетерде.
Nugman 47:28
29
Әйә күңелләрендә Аллаһуга каршылык чире булган монафикълар, аларның монафикълыкларын вә күңелләреңдәге бозык ниятләрен Аллаһу тәгалә пәйгамбәргә һәм мөселманнарга белдермәс дип уйлыйлармы?
Nugman 47:29
30
Әгәр теләсәк Без ул монафикъларны сиңа танытыр идек, син аларны галәмәтләре белән таныр идең, инде син аларны сөйләшкән сүзләре буенча танырсың, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белер.
Nugman 47:30