Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Duhan 1 / 59
1
Ха мим.
Nugman 44:1
2
Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белен ант итеп әйтәмен.
Nugman 44:2
3
Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык.
Nugman 44:3
4
Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни тумак, улмәк, ризык ва дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер.
Nugman 44:4
5
Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык,
Nugman 44:5
6
мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер.
Nugman 44:6
7
Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз.
Nugman 44:7
8
Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр.
Nugman 44:8
9
Имансызлар Коръән вә кыямәт хакында икеләнеп – шикләнеп уйнап көлеп сөйлиләр.
Nugman 44:9
10
Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк каты төтен белән тулган булыр.
Nugman 44:10
11
Ул төтен" кешеләрне каплар, вә әйтерләр: "Бу төтен рәнҗеткүче ґәзабдыр", – дип.
Nugman 44:11
12
Ий Раббыбыз, бу ґәзабны бездән алгыл, без иманга килербез, диярләр.
Nugman 44:12
13
Аллаһ әйтер: "Хәзер кайда инде аларга вәгазьләнеп төзәлергә ирек бирелмәк, бу вакыттагы иман файда бирмәс, бит аларга дөньяда пәйгамбәрлеге ачыкланган Мухәммәд г-м килде.
Nugman 44:13
14
Соңра пәйгамбәрләрдән баш тарттылар, вә: "Ул Коръәнне башка бер кешедән өйрәнүче мәҗнүндер" – диделәр.
Nugman 44:14
15
Ий залим кәферләр, Без сездән ґәзабны аз вакытка гына алырбыз, әгәр сездән ґәзабны яки ачлыкны алсак, янә дә кәфер вә бозык эшләрегезгә кайтасыз.
Nugman 44:15
16
Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз.
Nugman 44:16
17
Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде.
Nugman 44:17
18
Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен.
Nugman 44:18
19
Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем.
Nugman 44:19
20
Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым.
Nugman 44:20
21
Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр.
Nugman 44:21
22
Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип.
Nugman 44:22
23
Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар.
Nugman 44:23
24
Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар."
Nugman 44:24
25
Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды.
Nugman 44:25
26
Вә күп игеннәр вә хөрмәтле яхшы урыннар калды.
Nugman 44:26
27
Вә бик күп нигъмәтләр, җимешләр калды.
Nugman 44:27
28
Эш Без әйткәнчәдер, күп нәрсәләре калды, аларның калган байлыкларына башкаларны хуҗа кылдык.
Nugman 44:28
29
Аларның һәлак булуына җир дә һәм күк тә еламады, һәм ґәзаблары икенче вакытка кичектерелмәде.
Nugman 44:29
30
Тәхкыйк Без Ягъкуб балаларын хур итә торган ґәзабтан коткардык.
Nugman 44:30