Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Zuhruf 1 / 89
1
Ха мим.
Nugman 43:1
2
Барча хәлне ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен!
Nugman 43:2
3
Без бу Коръәнне гарәб телендә кылдык – шаять, ий кешеләр, аңлап иман китерерсез!
Nugman 43:3
4
Тәхкыйк ул Коръән Ләүхүл Мәхфузъда китаплар анасында сабиттер, сакланадыр Безнең хозурыбызда, ул гаять бөектер һәм гадел хөкем итүчедер.
Nugman 43:4
5
Ий мөшрикләр, сез чиктән үткән фәсыйк кавем булганыгыз өчен, сезгә Коръән иңдерүдән вә сезне хәрам фәхеш эшләрдән тыюдан һәм фарыз эшләргә өндәүдән туктап калырбызмы? Юк туктамабыз, һәр кешене Коръән белән гамәл кылырга өндәрбез, итагать иткәннәргә рәхмәт кылырбыз, әмма карышканнарны һәлак итәрбез.
Nugman 43:5
6
Әүвәлдәге кешеләргә күпме пәйгамбәрләр җибәрдек.
Nugman 43:6
7
Аларга бер пәйгамбәр килде исә, алар аны мәсхәрә кылыр булдылар.
Nugman 43:7
8
Алардан куәтлерәкләрен һәлак иттек, вә әүвәлдәге кешеләрнең һәлак булган кыйссалары Коръәндә күп җирдә сөйләнде.
Nugman 43:8
9
Әгәр син алардан җирне вә күкләрне кем халык кылды дип сорасаң, әлбәттә, алар барчасына Ґәзиз вә Галим булгучы Аллаһ халык кылды, дип, җаваб бирерләр.
Nugman 43:9
10
Ий кәферләр, Ул – Аллаһ сезнең өчен җирне яшәргә вә йөрергә яраклы итеп халык итте, вә җир өстендә сезгә күп юллар кылды, шаять сәфәрләрегездә уңышларга ирешерсез.
Nugman 43:10
11
Вә Ул – Аллаһ күктән чамалап яңгыр иңдерәдер, ул яңгыр белән үлгән җирне тергезеп һәрнәрсәне үстерәдер, үләннәр чыккан кеби сез дә каберләрегездән чыгарсыз.
Nugman 43:11
12
Вә Ул – Аллаһ һәр нәрсәне парлы итеп халык кылды, вә сезгә утырып йөрү өчен көймәләр вә дүрт аяклы хайваннар халык кылды (яратты, бар итте).
Nugman 43:12
13
Ул көймәләргә вә хайваннарга сәүдә әйберләрегезне салып үзегез дә менеп утырмаклыгыгыз өчен сезгә тапшырылдылар, соңра менеп утырып тынычлангач, Раббыгызның нигъмәтен зекер итәсез вә әйтәсез: "Бу нәрсәләрдән безне файдаланучы Аллаһ һәр кимчелектән пакьтер, бу нәрсәләрне булдырырга үзебез, әлбәттә, кадир булмас идек.
Nugman 43:13
14
Соңра без каберләребездән кубарылып, әлбәттә, Раббыбызга кайтачакбыз.
Nugman 43:14
15
Мөшрикләр: җир вә күкләрне Аллаһ халык кылды дигәннәреннән соң, мәхлукларның бәгъзесен Аллаһуга шәрик итәрләр, андый кешеләр Аллаһуның күренеп торган нигъмәтләрен инкяр итеп имансыз калучыдыр.
Nugman 43:15
16
Ий мөшрикләр, Аллаһ үзе яраткан мәхлуктан кызларны үзенә бала итте диерсезме? Ә сезгә ир балаларны гына бирдеме?
Nugman 43:16
17
Әгәр аларның берсенә Аллаһуга мисал кылган кыз бала белән хатының кыз бала тудырган дип сөенеч бирелсә, һич яратмыйча, эченә ачу тулып йөзе кара булып әверелер. Ягъни кыз баланы шул кадәр яратмыйлар иде, шулай да Аллаһуның кыз баласы бар, диләр.
Nugman 43:17
18
Аллаһуга ничек кызлар тиешле булсын ки, ул кызлар зиннәтләнеп үсәләр, Аллаһуга зиннәт кирәкми, янә хатын-кызларның күп мәсьәләне аңнарга көчләре җитмидер, ачыклый алмыйлар.
Nugman 43:18
19
Аллаһуның хөрмәтле коллары булган фәрештәләрне кызлар ясадылар, әйә алар Аллаһ фәрештәләрне халык кылганда карап тордылармы? Әлбәттә, аларның фәрештәләр Аллаһуның кызлары дип әйткән сүзләре ґәмәл дәфтәрләренә язылыр һәм ахирәттә соралмыш булырлар.
Nugman 43:19
20
Кәферләр әйтерләр: "Әгәр Аллаһ фәрештәләргә гыйбадәт кылуыбызны теләмәсә иде, без әлбәттә, аларга гыйбадәт кылмас идек". Аллаһ әйтер: "Аларның ул сүзләрне әйтүдә белемнәре юктыр, алар хакны сөйләүче түгелләр, мәгәр ялган сөйлиләр."
Nugman 43:20
21
Яки без аларга Коръәннән элек Аллаһудан башкага гыйбадәт кылырга дөрес дип китап иңдердекме, иңдергән булсак, әлбәттә, алар ул китапка тотынырлар иде.
Nugman 43:21
22
Алар Аллаһ һәм пәйгамбәр сүзенә колак салмадылар, бәлки әйттеләр: "Без аталарыбызны бер диндә таптык, без һәм аларга ияреп аларча дин тотабыз һәм Аллаһудан башкага гыйбадәт кылабыз", – дип.
Nugman 43:22
23
Синнән элек бер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрсәк, аларның нигъмәткә чумган олугълары әйтте: "Безнең аталарыбыз да шул диндә иделәр, алар диненнән чыкмыйбыз, без дә аларга иярәбез", – дип.
Nugman 43:23
24
Ий Мухәммәд г-м, син аларга әйт: "Мин сезнең аталарыгызның диненнән дөресрәк вә турырак дин сезгә алып килгән булсам да, сез аталарыгызның батыл диненә иярәсезме? Алар пәйгамбәргә әйттеләр: "Сезнең белән җибәрелгән дингә ышанмыйбыз".
Nugman 43:24
25
Без алардан каты ґәзаб белән уч алдык, игътибар илә карагыл пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыр хәле ничек булды?
Nugman 43:25
26
Ибраһим атасына вә кавеменә әйтте: "Мин сез гыйбадәт игә торган сынымнарыгыздан бизүчемен.
Nugman 43:26
27
Мәгәр мине юктан бар итүче Аллаһудан бизүче түгелмен, вә Ул мине үзе риза булган хак дингә дә күндерер.
Nugman 43:27
28
Кылды Аллаһуны берләү сүзен Ибраһим нәселендә кыямәткә хәтле калганы хәлдә, ягъни Аллаһуны берләп ислам динен тотучы Ибраһим милләте кыямәткә хәтле бетмәс, шаять кешеләр батыл динне ташлап ислам диненә, Ибраһим милләтенә кайтырлар.
Nugman 43:28
29
Ошбу Мәккә мөшрикләренә гомер вә нигъмәтләр биреп исламны өйрәтүче пәйгамбәр килгәнче һәм Коръән иңә башлаганчы яшәттек.
Nugman 43:29
30
Кайчан аларга Коръән килде исә, бу – сихер, без аңа ышанмыйбыз, диделәр.
Nugman 43:30