2
Ошбу Коръән рәхимле вә шәфкатьле Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.
3
Ошбу китапның аятьләре ачык аңлатылды вә Коръәндә һәрнәрсә ачык өйрәтелде, ґәрәб телендә укылганы хәлдә Аллаһудан иңдерелгән хак китап дип белгән кешеләр өчен.
4
Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларны шатландырыр, вә аның белән гамәл кылмаучыларга җәһәннәм ґәзабы хәзерләнде, дип хәбәр бирер. Бәлки кешеләрнең күбрәге Коръәннән баш тартты, алар Коръәннең хак сүзләрен ишетмәсләр. Баш тарткач ничек ишетсен?
5
Коръәнгә ышанмаучылар әйттеләр: "Ий Мухәммәд г-м, син безне Коръәнгә чакырасың, безнең күңелебездә пәрдә бар ки – аны аңламас, вә колакларыбызда саңгыраулык бар аны ишетмәс, вә синең белән безнең арабызда пәрдә бардыр, син үз динең белән гамәл кыл, вә без дә үз динебез белән гамәл кылабыз", – дип.
6
Син аларга әйт: "Мин дә сезнең кеби үк бер адәм баласымын, ләкин миңа Аллаһудан вәхий киләдер, сезнең Илаһәгезнең ялгыз бер генә Аллаһ икәнлеге белән, Аңа чын иман китереп туры итагать итүче булыгыз, һәм тәүбә итеп Аңардан гафу сорагыз! Мөшрикләргә һәлак булудыр.
7
Ул мөшрикләр зәкят бирмәсләр вә алар ахирәт көненә ышанмаслар.
8
Иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә һич бетми вә кимеми торган җәннәт нигъмәтләре бардыр.
9
Син аларга әйт: "Әйә сез ике көндә җирне төзеп тәмам иткән Аллаһуга иман китермисезме, вә Аңа шәркләр-тиндәшләр кыласызмы? Ике көндә җирне яратучы Ул – Аллаһ барча галәмне тәрбия итүчедер, Аның тиңдәше юк.
10
Вә ул җир өстендә зур-зур таулар кылды вә ул җирнең файдаларын күп кылды, вә кешеләр һәм хайваннар өчен ризыклар халык кылды, җирне вә җирдәге байлыкны сораучылар өчен төгәл дүрт көндә халык кылды.
11
Соңра күкне халык кылырга теләде ул вакытта күк төтен иде, күккә вә җиргә теләп яки теләмичә: "Миңа итагать итегез, ягъни Мин әйткәнчә булыгыз!" Алар әйттеләр: "Йә Рабби, теләп үз ихтыярыбыз илә баш иябез", – диделәр.
12
Күкләрне җиде кат итеп ике көндә төзеп тәмам кылды, вә һәр күк халкына үзенең әмерен вәхий белән аңлаттык, вә дөнья күген якты йолдызлар белән зиннәтләдек, вә шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан атылгучы йолдызлар белән сакладык, бу әйтелгәннәр һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһу тәгалә эшедер.
13
Әгәр Коръәнгә иман китерүдән баш тартсалар, син аларга әйт: "Мин сезне куркытамын, ягъни әгаһландырамын Гая вә Сәмуд кавемен һәлак иткән яшен кеби каты яшен ґәзабы белән".
14
Ул кавемнәргә пәйгамбәрләр башта да килеп вә соңрак та килеп Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмагыз диделәр. Ул кәферләр кеше затыннан булган пәйгамбәрләрне инкяр итеп әйттеләр: "Әгәр Раббыбыз безне туры юлга күндерергә теләсә, әлбәттә, безгә пәйгамбәр итеп фәрештәләр җибәрер иде, әмма сезнең пәйгамбәр итеп җибәрелүегезгә ышанмыйбыз", – диделәр.
15
Әмма Гад кавеме һич хаксыз җир өстендә тәкәбберлек кылдылар, пәйгамбәрләргә каршы гаять олугъланып әйттеләр: "Бездән куәтлерәк кем бар, һичкем юк, ґәзаб килсә, куәтебез белән котылырбыз", – дип. Әйә алар күрмиләрме, дөреслектә аларны халык кылган Аллаһ алардан үлчәүсез дәрәҗәдә куәтледер. Ләкин алар Безнең аятьләребезне инкяр итүдән башканы белмиләр.
16
Без аларга бәхетсез көннәрдә яңгырсыз көчле җил җибәрдек, дөнья тереклегенең хур итүче ґәзабын татытмаклыгыбыз өчен, мактанучылар куәтләре белән җилгә каршы тора алмадылар, һәлак булдылар, әмма ахирәт ґәзабы хәсрәтлерәк вә катырактыр, анда аларга ярдәм бирелмәс.
17
Әмма Сәмуд кавеменә һидәятне ачык бәян иттек, алар исә иманлы булудан кәфер булуны артык күрделәр, аларны кәсеб иткән явызлыклары сәбәпле хур итүче каты ґәзаб тотты.
18
Вә ул ґәзабтан иман китереп гөнаһлардан сакланучы хак мөэминнәрне коткардык.
19
Аллаһ дошманнары җәһәннәмгә кертелсәләр, әүвәл кергәннәре туктап соңыннан кергәннәрне көтәрләр, бер-берсен күрсеннәр өчен.
20
Алар җәһәннәмгә кергәч, алар өстеннән хәтта колаклары, күзләре, вә тиреләре кылган бозык эшләреннән шәһадәт бирерләр.
21
Алар үзләренең тиреләренә әйтерләр: "Ник сез безнең зарарыбызга шәһадәт бирәсез", – дип. Тиреләре әйтер: "Без сөйләгән сүзләрне Аллаһу тәгалә сөйләтте, вә Ул – Аллаһ әүвәл мәртәбәдә сезне халык кылды, каберләрегездән кубарылгач та шул Аллаһуга кайтырсыз", – дип.
22
Сез дөньяда бозык эшләрне кешеләрдән яшереп качып эшләдегез, әмма" Аллаһудан һәм үзегезнең әгъзаларыннан яшерә алмадыгыз, һәм ул әгъзаларыгыздан кыямәт көнендә өстебездән торырлар вә безнең зарарга шәһадәт бирерләр дип уйлап карамадыгыз, ләкин сез кылган бозык эшләрегезнең күбрәген Аллаһ белмидер, дип уйладыгыз.
23
Аллаһ безнең бозык эшләребезнең күбрәген белмидер дигән заныгыз бүген сезне һәлак итте, моның өчен хәсрәтләнүче вә кайгыручы булып әверелдегез.
24
Ул Коръән белән гамәл кылмаучылар, әгәр җәһәннәм ґәзабына чыдасалар, аларга утырачак урындыр, әгәр изге гамәлләр кылыр өчен дөньяга кайтарылуны сорасалар, алар дөньяга кайтарылачак түгелләр.
25
Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен Без аларга шайтанны ирекле кылдык, шайтан аларны дөнья байлыгы белән алдаган кеби батыл дин, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар белән дә алдады, ахирәттән мәхрүм итте, ґәзаб кылырбыз дигән сүзебез аларга лязем булды, болар да элек үтеп киткән Без һәлак иткән кешеләр вә җеннәр җөмләсеннәндерләр, инде алар барчасы мәңгегә ґәзаб белән хәсрәттә калучылардыр.
26
Коръән Кәримне кем генә укыса да, кәферләр әйтәләр: "Коръән сүзләренә колак салмагыз, тыңламагыз, Коръән укучыны укудан туктатыр өчен юк-бар сүзләр белән кычкырышып сөйләшегез", – дип.
27
Коръәнгә ышанмаучыларга һәм Коръән сүзләрен тыңламаучыларга, әлбәттә, каты ґәзабны татытырбыз, дәхи аларны кабахәт эшләренең кабихырагы белән җәзаларбыз.
28
Ошбу кабих җәза Аллаһ дошманнарына җәһәннәм утыдыр, анда алар өчен тора торган урын бардыр, Коръәнне инкяр итүләренең җәзасы шул булсын өчен.
29
Уттагы кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне хак диннән адаштыручы җеннәрне вә кешеләрне безгә күрсәтче, без аларны утта аяк астыбызга салып таптар идек, хәтта бездән дә катырак ґәзабта булсыннар өчен", – дип. Күрәсез, дөньяда азгынлыкта дус булган кешеләр, ахирәттә дус була алмаслар икән ләбаса.
30
Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр.
Sonraki 24 ayet →