2
Ошбу Коръән һәр эштә галип, һәр эшне белүче Аллаһудан иңдерелгән хак китаптыр.
3
Ул мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм тәүбәләрен кабул итүче вә динсезләрне каты ґәзаб кылучыдыр, Ул киң нигъмәт иясе, һичбер Илаһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә, хөкем ителү өчен кайтуда Аңа гынадыр.
4
Аллаһуның аятьләрендә низагъ кылмаслар, мәгәр имансыз кешеләр низагъ кылырлар, кәферләрнең дөньяда бай һәм өстен булып яшәүләре, күп мал белән сәүдә итүләре сине кызыктырмасын, алдамасын. Бит аларның юлдан чыгып дөньяда ләззәтләнүләре вакытлыча гынадыр.
5
Алардан элек Нух кавеме дә пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә Нухтан соң Гад, Сәмуд кавемнәре пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә өммәт үзенең пәйгамбәрләрен тотып үтерергә теләделәр һәм батылны яклап, мактап Ислам диненең хаклыгын юкка чыгару өчен пәйгамбәрләр һәм мөэминнәр белән һәрвакыт низагълаштылар, Без аларны ґәзаб белән тоттык, карагыз, Безнең алардан үч алуыбыз ничек булды?
6
Әнә шулай, әлбәттә, кәферләр ут әһелләредер, утка керәчәкләр дигән Раббыңның сүзе һәм хөкеме булды.
7
Ґәрешне күтәрүче фәрештәләр вә Ґәреш әйләнәсендә булган фәрештәләр, һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһуга ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Синең рәхмәтең вә Синең белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм ґәзабыннан сакла!
8
Ий Раббыбыз, вәгъдә кылган Ґәден исемле җәннәткә аларны керегез, янә алар белән бергә Ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган балаларын да кереткел! Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең.
9
Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң, тәхкыйк Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. Ий Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап та ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олугъ изге теләккә ирешмәктер.
10
Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә ачуланырлар.
11
Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек", – дип.
12
Бу ґәзаб сезгә тиешле булды, чөнки сезгә әйтелсә, Аллаһу тәгаләне бер генә дип белегез, Ул ялгыз тына, бер генә дип әйтегез, дип, сез инкяр итәдер идегез, әмма Аллаһуның шәриге-тиңдәше яки хатыны яки баласы бар, дип, ялган әйтсәләр, сез ул бик зур ялган сүзгә ышанадыр идегез. Инде хөкем итеп сезгә ґәзаб бирмәк бөек вә олугъ Аллаһ эшедер.
13
Ул – Аллаһ сезгә күрсәтәдер һәм сөйләп белдерәдер, һәм дөньяның бөтен хәле белән Үзенең бер генә икәнлеген исбат итәдер, һәм сезгә ризык булсын өчен күктән яңгыр яудырадыр, Аллаһуның бу зур эшләреннән һич дәрес, гыйбрәт вәгазь алучы булмас, мәгәр инсаф белән иман китергән вә инабәт илә Аллаһуга кайткан гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.
14
Ий мөэминнәр, динне Коръән юлы белән генә тотып Аллаһуга гына ихлас гыйбадәт кылыгыз, гәрчә кәферләр сезнең бу хак эшегезне яратмасалар да.
15
Ул – Аллаһ хак мөэминнәрне дәрәҗәләргә күтәрүче һәм Ґәреш иясе, вә Үзе теләгән бәндәсен пәйгамбәр итү өчен аңа вәхий белән Җәбраил фәрештәне иңдерүче, ул пәйгамбәр һәммә кешеләр кубарылып Аллаһ хозурына җыелачак кыямәт көне белән кешеләрне куркытмавын өчен.
16
Кешеләр каберләреннән шул көнне чыгарлар, кешеләрнең хәлләреннән Аллаһуга һичнәрсә яшерен булмас, кешеләр бер урынга җыелып беткәч, Аллаһ әйтер: "Менә бүген патшалык кем кулында?" – дип. Бүген патшалык – каһһар, ялгыз вә бер генә булган Аллаһуга гына хасдыр.
17
Бу көндә һәркем кылган гамәле буенча гына җәза кылыныр, сәвабын киметеп яки гөнаһын арттырып һичкемгә золым итү булмас. Аллаһ хисаб итүдә бик тиздер.
18
Кәферләрне кыямәт көне белән куркыт, ул көн утка керергә якын көннәредер, ул көндә кайгыдан вә куркынычтан йөрәкләр бугазга килерләр. Ул көндә залимнәргә яклаучы дус булмас, шәфәгатьче дә булмас.
19
Ул – Аллаһ күзләрнең хыянәтчесын белер, ул күз ят хатыннарга караган күздер һәм күкрәкләр эчендә яшерен сакланган нәрсәләрне дә белер.
20
Аллаһ хаклык вә гаделлек белән хөкем итәр, Әмма мөшрикләрнең сынымнары бернәрсә белән дә хөкем итә алмаслар, дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә күрүчедер.
21
Алар җир өстендә йөрмиләрме, үзләреннән элекке кавемнәрнең иман китермәгәннәренең ахыр хәлләре ничек булганын да күрмиләрме? Бит ул әүвәлге кәферләр куәттә вә биналәр тезүдә болардан артык иделәр, Аллаһ аларны гөнаһлары өчен ґәзаб белән тотты, Аллаһ ґәзабын аларга килүдән туктатучы булмады.
22
Бу әйтелгән ґәзаблар аларга тиешле булды, төрле могъҗиза вә аятьләр белән аларга пәйгамбәрләр килгәннәр иде, ләкин аларны ялганга тоттылар, шуннан соң Аллаһ аларны ґәзаб белән тотты. Чөнки Ул – Аллаһ куәт иясе вә каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
23
Тәхкыйк Без Мусаны ачык аятьләр вә могъҗизалар белән җибәрдек.
24
Фиргаунгә, Һаманга вә Карунга алар әйттеләр: "Ошбу Муса ялганчы вә сихерче", – дип.
25
Муса Бездән Аларга хаклык белән пәйгамбәр булып килгәч, алар әйттеләр: "Муса ияреп иман китергән мөэминнәрнең ир балаларын үтерегез вә кыз балаларын калдырыгыз", – дип. Әмма залим кәферләрнең юлсыз мәкерләре заигъ булды, бәлки үз башларына бәла булды.
26
Фиргаун кавемеңә әйтте: "Мине үз ихтыярыма куегыз, мин Мусаны үтерим, минем үтерүемнән котылырга Раббысына дога кылсын, чөнки мин куркамын сезнең динегезне үзенең диненә алыштыруыннан, яки динегезне алыштыра алмаса, Мысыр җирендә сугышып кан түгү кеби бозыклык кылуыннан куркамын", – дип.
27
Муса әйтте: "Кыямәт көненә ышанмаган һәр тәкәбберләнүче явызлыгыннан минем һәм сезнең Раббыгыз булган Аллаһуга сыгынамын.
28
Фиргаун хезмәтендә булган иманын яшерүче бер мөэмин ир әйтте: "Ий кавемем, бер ир минем Раббым Аллаһ дигәне өчен үтерәсезме? Ул Муса сезгә Раббыгыздан ачык аңлатмалар белән килде, әгәр ялган сөйләсә зарары үзенә булыр, әгәр сөйләгән сүзләре хак булса, сезгә вәгъдә иткән дөнья ґәзабы, әлбәттә, ирешер. Әлбәттә, Аллаһ хакны инкяр итүче чиктән үткән фасыйкны туры юлга салмас.
29
Бу мөэмин янә әйтте: "Ий кавемем, сез Мысыр җирендә галиб булдыгыз, барча байлык сезнең кулыгыздадыр. Әгәр Аллаһ дусларын үтергәнегез өчен безгә Аның ґәзабы килсә, ул ґәзабтан безне кем коткарыр?" Фиргаун әйтте: "Үземә мәслихәт иткән нәрсәне сезгә дә мәслихәт итәмен ки ул мәслихәт Мусаны үтермәктер, мин сезне туры вә уңышлы юлга гына күндерермен", – дип.
30
Иман китергән кешеләр әйттеләр: "Ий кавемем, үткән өммәтләргә ирешкән ґәзабның сезгә дә ирешүеннән куркамын.
Sonraki 30 ayet →