1
Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһуны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче.
2
Ятимнәр малын үзләренә бирегез, ләкин яхшы малга начар мал кушып бирмәгез һәм үз малларыгызга кушып ятимнәр малын ашамагыз! Дөреслектә ятимнәр малын ашау зур гөнаһтан саналды.
3
Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, ятим булган кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахланыгыз, әгәр бергә дә гаделлек кыла аямасагыз, ул вакытта сатып алган кәнизәләрегез җитәр. Югарыдагы хөкемнәр ышанычлырактыр хактан үтеп китмәвегез өчен.
4
Сөйләшеп, ризалык белән бирергә өстегезгә алган мөһерне хатыннарыгызга бирегез, әгәр хатыннарыгыз риза булып, мөһердән бер өлеш бирсәләр, рәхәтләнеп ашагыз.
5
Малларыгызны диваналарга бирмәгез, ягъни акча белән файдалана белмәгән кешегә акча бирмәгез, бит Аллаһ сезгә дөнья малын көн күрү өчен бирде, исрафтан сакланыгыз, ул диваналарны ашатыгыз, киемнәр кидерегез, яхшылап тәрбияләгез һәм йомшак сүзләр әйтегез!
6
Ятимнәрнең гакылларын тәҗрибә кылыгыз никахланырга яраклы булганга чаклы, аларның гакыллары камилләшкәнен күрсәгез, малларын үзләренә кайтарып бирегез. Хыянәт вә мәкер юлы белән ятимнәр малын ашамагыз. Бай кеше сакларга алган ятимнәр малын аз гына да ашамасын. Ятимнәр малын сакларга алган кеше фәкыйрь булса, инсаф белән зарурат кадәр генә ашасын. Ятимнәр малын үзләренә тапшырганда шәһитләр алдында тапшырыгыз. Бит һәркемнең гамәлен белеп хисан кылырга Аллаһ үзе җитәдер.
7
Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә хатыннарга да ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп булса да, аз булса да. Калган малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды.
8
Үлгән кешенең малын бүлгәндә мирас малыннан өлеше булмаган ятимнәр, мескеннәр һәм якын кардәшләр килсәләр, аларга да күңелләре хушланырлык мал бирегез һәм аларга күркәм сүзләр әйтегез.
9
Ятимнәр малын ашаудан курыксыннар шул кешеләр, әгәр үзләреннән загыйф яки сабый бала калса, үзләренең балалары өчен калган малны залимнәр ашавыннан куркыр иделәр. Аллаһудан курыксыннар, ятимнәр малын ашамасыннар.
10
Бидеґәть гамәлләрне сәбәп итеп, яки башка золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр.
11
Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер. Әгәр бар да хатын булып икедән артык булсалар, аларга малның өчтән ике өлешен бирелер, әгәр бер генә кыз булса, аңа калдырган малның яртысы бирелер. Әгәр мәетнең баласы яки баласының баласы булса, мәетнең ата-анасына һәрберсенә калдырган малның алтыдан бер өлеше тияр. Әгәр мәетнең баласы булмаса, ата-анасы варис булыр, анага өчтән бер өлеше, калганы атага булыр. Әгәр мәетнең бер туган кешеләре булса, анасына алтыдан бер өлеш тияр. Мәетнең әйткән васыятен вә бурычларын үтәгәннән соң гына мирас малы бүленер. Ата-ана һәм угылларыгызның кайсылары сезгә якынырак файда итү йөзеннән сез белмисез һәм кайсысына күпме мал тиешле икәнне дә белмисез. Әлбәттә, Аллаһ белеп хөкем итүче.
12
Әгәр хатыныгыз үлеп, малы калса, баласы булмаса, калган малның яртысы сезгә булыр. Әгәр баласы булса, калган малның сезгә дүрттән бере тияр, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң. Калдырган малыгыздан хатыныгызга дүрттән бере тияр, әгәр балагыз булмаса. Әгәр балагыз булса хатыныгызга калдырган малның сигездән бере тияр, әйткән васыятегезне вә бурычларыгызны үтәгәннән соң. Әгәр мирас алачак ир яки хатын "кәләлә" булсалар, ягъни атасыз, анасыз һәм баласыз булсалар, аларның бер туган ир яки кыз кардәшләре булса, ир кардәшенә дә, кыз кардәшенә дә алтыдан бере тияр. Әгәр үлгән кешенең бер туган кардәшләре икедән артык булса, мәеттән калган малның өчтән бер өлеше һәммәсенә тигез бүленер, васыятьләрен вә бурычларын үтәгәннән соң гаделлек белән. Мирас малын Коръән күрсәткәнчә бүлү Аллаһудан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә миһербанлы.
13
Мирас малы хакындагы хөкемнәр Аллаһуның сызган чигедер. Берәү Аллаһуга һәм Аның рәсүленә итагать итсә, Аллаһ аны асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертер, алар анда мәңге калырлар. Моңа ирешү – өстенлекнең иң олысыдыр.
14
Берәү Аллаһуга вә рәсүленә карышып гасый булса, һәм Аллаһ чигеннән үтеп китсә, Аллаһ аны җәһәннәмгә кертер мәңге калганы хәлдә һәм аңадыр рисвай итүче газап.
15
Ий мөэминнәр! Хатыннарыгыздан бер хатынның зина кылганлыгы беленсә, үзенә белдермичә күзәтегез вә үзегездән дүрт гадел ирне шаһит итеп билгеләгез, ул хатынның эшен ачыклар өчен. Әгәр зина кылулары дөресләнсә, аларны үлгәннәренә чаклы, яки Аллаһудан берәр хөкем килгәнче, төрмәгә бикләгез!
16
Зәкәрле вә фәҗерле ике кеше зина кылсалар, аларга хурландыра торган сүзләр әйтегез. Әгәр тәүбә итсәләр вә бу эшләрен кабатламаска сүз бирсәләр, аларга газап бирүдән тыелыгыз! Шиксез Аллаһ тәүбәне кабул итүче һәм рәхмәт кылучы булды.
17
Наданлык белән хәрам эшләрне эшләгән кешеләр өчен тәүбә итмәк Аллаһуга һәм Аллаһудан гына гафу сорау һәм дә Аңа итагать итеп төзәлү һәркемгә фарыздыр. Хәрам эшләрне эшләүчеләр яки фарыз гамәлләрне калдыручылар, тизлек белән тәүбә итеп төзәлсәләр, шул кешеләрне Аллаһ гафу итәр. Аллаһ хәким һәм белүче.
18
Үлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итүчеләрнең һәм кәфер хәлдә үлгән кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче ґәзабны хәзерләп куйдык. (Бездәге хәзерге татарлар Аллаһуга, ахирәткә, Коръәнгә, пәйгамбәргә ышанабыз диючеләренең күбрәге фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәмиләр, һәм фәхеш, хәрам эшләрдән сакланмыйлар. Сүзләрен тыңласаң, болар мөселман диясең әмма эшләренә карасаң, саф динсезләр. Әлбәттә, мондый кешеләрнең гомерләренең ахырында гына тәүбә итүләре һич файда бирмәс).
19
Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен. Әгәр хатыныгызны яратмасагыз җәберләп тотмагыз, мәһерен биреп талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мөһерләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мөһерләрен бирмәсәгез дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Өметледер сез яратмаган нәрсәдә Аллаһуның күп яхшылык кылмаклыгы.
20
Әгәр хатыннарыгызны талак итеп икенче хатын ала торган булсагыз, талак кылыначак хатыныгызга мәһерне күп биргән булсагыз да, мөһердән һичнәрсә алып калмыйча, һәммәсен биреп җибәрегез. "Талак ителгән хатынның мәһерен алу дөрес" дигән суз ялган вә ачык зур гөнаһ булса да мәһерне алып калырсызмы?
21
Талак кылган хатыннарыгыздан үзегез биргән мәһерне ничек оялмыйча, Аллаһудан курыкмыйча кире алырсыз? Дөреслектә бер-берегезгә кушылдыгыз, һәм ул хатыннар никах вакытында сездән авыр ґәһедне алдылар.
22
Атагыздан калган хатынны, ягъни атагыз аерган үги анагызны никахланмагыз, үткән җаһилияттән башка ягъни мондый хәлләр җаһилият заманында булып үтте. Ул – эш әлбәттә фәхеш һәм ачулы эштер һәм ул эшне эшләгән кешеләрнең юлы кабахәт юлдыр.
23
Ий мөэминнәр, сезгә никахланырга хәрам булды: аналарыгыз, аларның аналары вә кызларыгыз, кызларыгызның кызлары, бертуган апагыз вә сеңелегез, атагызның бертуган апалары вә сеңелләре, анагызның бертуган апалары вә сеңелләре, бертуган ир кардәшләрегезнең кызлары, бертуган кыз кардәшләрегезнең кызлары, күкрәк сөтен имезүче үги аналарыгыз һәм аларның кызлары, хатыннарыгызның аналары, өегездә тәрбия ителә торган үги кызларыгыз, ягъни хатыныгызга ияреп килгән кызлар, әгәр ул хатынга якынлык кылган булсагыз. Әгәр ул хатынны никахлангач, якынлык кылмыйча талак кылсагыз, аның кызын никахлануыгызда сезгә гөнаһ юк. Дөхи аркагыздан килгән үз угылларыгызның хатыннары, һәм бертуган ике кызны бергә җыеп никахлану, мәгәр бу эшне исламга хәтле эшләдегез, исламга кергәч гафу ителдегез. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә шәфәгать итүче.
24
Янә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. "Бу хөкем башта йөрсә дә соңра бәрелде". Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды.
25
Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр.
26
Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче.
27
Аллаһ сезнең тәүбә итеп төзәлүегезне тели. Шәһевәткә ияреп, азгынлыкта булган кешеләр сезнең чиктән нык үтүегезне, яки ерак адашуыгызны телиләр.
28
Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел, дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар).
29
Ий мөэминнәр! Үзара малларыгызны хыянәт, золым юллар белән ашамагыз, мәгәр риза булышканыгыз хәлдә сәүдә белән кәсеп итеп ашагыз. Янә үз-үзегезне, яки дин кардәшегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһ сезнең өчен рәхимле булды.
30
Бер кеше хакын ашаса, яки үзен, я башка мөселманны үтерсә, ягъни бу эшләрне дошманлык вә золым юллары белән эшләсә, аны тиздән җәһәннәм утына салырбыз, Аллаһуга бу эш җиңел булды.
Sonraki 30 ayet →