1
Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.
2
Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты каршылык кылмакталар.
3
Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде.
4
Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер кешедер.
5
Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер."
6
Бер көн кураеш олугълары Әбү Талипка килеп, кардәшеңнең угълы Мухәммәд белән безнең арабызны аер, ул безнең Илаһәләребезне юкка чыгарадыр, диделәр. Әбү Талип Мухәммәдне чакырып, син аларның Илаһәләренә тимә, алар сиңа тимәсләр, диде. Мухәммәд г-м: "Әгәр иман китереп Аллаһ бер генә дип әйтсәләр тимәмен", – диде. Соңра мөшрикләр Әбү Талип яныннан чыгып әйттеләр: "Барыгыз, үзегезнең Илаһәләрегезнең гыйбадәтенә сабыр итегез, Мухәммәднең Аллаһуны берләгез дигән сүзе безгә бер бәладер, аннан котылмак юктыр".
7
Без Мухәммәд әйткән сүзләрне иң ахыргы өммәт булган Гыйса өммәтендә дә ишетмәдек, Аллаһ ялгыз, бер генә дигән сүзе ялгандыр.
8
Безнең арабызда фәкыйрь вә ятим булган Мухәммәдкә Коръән иңәме соң? Ихтималы да юк диделәр. Аллаһ әйтте: "Бәлки алар Минем Коръәнем хакында шиктәләрдер, чөнки алар Мухәммәднең пәйгамбәрлегенә ышанмыйлар. Бәлки алар минем ґәзабымны татыганнары юк әле.
9
Яки Раббыңның рәхмәт хәзинәләре аларның кулындамы? Пәйгамбәрлекне вә байлыкны үзләре теләгән кешегә бирер иделәр, бәлки Ул – Аллаһ газиздер, һичкем Аны җиңә алмас, вә бирүчедер, үзе теләгән бәндәсенә бирер.
10
Яки җир, күкләргә һәм араларында булган нәрсәләргә патшалык алар кулындамы? Төрле сәбәпләр белән күккә менсәләр дә, җиргә вә күкләргә хуҗа булсыннар!
11
Аллаһуга вә пәйгамбәргә каршы сөйләүчеләр, Исламга каршы сугышучы таифәдән бер хурлыкка төшкән түбән кавемдер.
12
Болардан элек Нух вә Гад кавеме үзләренең пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, Фиргаун үзенә охшамаган кешеләрне тактага кадаклар белән кадаклап үтерер иде.
13
Сәмуд, Лут вә Әйкә кавеме пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, алар пәйгамбәрләре белән сугышучы кәфер гаскәре иделәр.
14
Ул кавемнәрнең һәр барчалары да пәйгамбәрләрен ялганга тотканнары өчен, дөньяда ук ґәзабыбыз аларга лязем булды.
15
Коръәнгә ышанмаучылар көтмәсләр, мәгәр фәрештәнең бер кычкырганын көтәрләр, ул тавышның вакыты җиткәч, һич тә кичектерү булмас.
16
Мәккә мөшрикләре мәсхәрә кылып әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыбыздан өлешебезне кыямәттән элек хәзер үк бир дип.
17
Ий Мухәммәд г-м, аларның үз зарарларына сөйләгән сүзләренә сабыр ит! Безнең колыбыз Даудны сөйлә, ул гыйбадәттә куәт иясе иде, көн аша рузә тотып гыйбадәт кылыр иде, вә һәр мәкруһ эшләрдән тәүбә итеп Аллаһуга кайтучыдыр.
18
Без Дауд пәйгамбәргә зекердә тауларны иярттек, аның белән бергә иртә вә кич тәсбих әйтерләр иде.
19
Вә кошларны да зекердә аңа иярттек, һәммәсе аның янына җыелып тәсбих әйтерләр иде.
20
Без аның хакимиятен гаскәр вә сакчылар белән куәтләдек, вә шәригать хөкемнәрен бирдек, һәм сүздә ачык сөйләүне, ягъни батылдан аралап хак сүзне сөйләүне бирдек.
21
Ий Мухәммәд г-м, сиңа ике вәгъдәченең Дауд янына хөкем иттерергә килгән хәбәрләре ирештеме? (Дауд г-мнең туксан тугыз хатыны бар иде, шуның өстенә бер кешенең ахыргы хатынын таләп итмәктә иде. Даудны тәнбиһ итмәк өчен кеше сурәтендә ике фәрештә килделәр). Алар килеп михрабтан мәсҗиднең эченә үттеләр.
22
Алар кеше сурәтендә Дауд янына кергәч, Дауд бу кешеләр кайдан керделәр дип куркып калды, чөнки ишекләрдә көчле сакчылар бар иде. Кеше сурәтендәге фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без ике дәгъвәчеләрбез, беребез икенчебезгә золым итмештер, арабызны хаклык белән хөкем ит, безгә золым итмә, һәм бу эшебездә безне туры юлга сал!
23
Аларның берсе әйтте: "Менә бу иптәшем диндә минем кардәшемдер, аның туксан тугыз сарыгы бар, минем исә бер генә сарыгым бар, шул бер сарыгыңны миңа бир, дип, минем белән низагъ кыла, вә сүзендә мине җиңде, минем ни әйтергә дә хәлем калмады", – дип.
24
Дауд әйтте: "Туксан тугыз сарыгы була торып синең бер сарыгыңны сорап сиңа золым иткән. Уртаклык илә эш кылучылардан, әлбәттә, бер-берсенә золым итәрләр, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр золым итмәсләр, ләкин андый кешеләр аздыр". Фәрештәләр бу сүзләрне ишеткәч Дауд үз зарарына хөкем итте, дип күккә аштылар. Дауд эшне аңлады бу ике фәрештәнең аны сынар өчен һәм тәнбиһ итәр өчен килгәннәрен белде, Раббысыннан гафу сорады, вә сәҗдәгә китте һәм тәүбә итте.
25
Ярлыканырга теләгән хатасын гафу иттек, вә кыямәт көнендә Безгә якын булу һәм аңа күркәм урын бардыр.
26
Ий Дауд, Без сине җир өстендә хәлифә кылдык, кешеләр арасында хаклык илә хөкем ит, нәфес һаваңа иярмә, әгәр иярсәң ул нәфес сине Аллаһ юлыннан адаштырыр. Бит Аллаһ юлыннан адашканнаргадыр каты ґәзаб, кыямәт көнне булачак хисапны онытып, фарыз, ваҗеб гамәлләрне калдырып, хәрам эшләрне эшләгәннәре өчен.
27
Без җирне вә күкләрне вә араларында булган нәрсәләрне файдасыз, хикмәтсез яратмадык, хикмәтсез яратылган дип уйлау кәферләрнең эшедер, кәферләргә ни үкенеч вә һәлакәтлек утка керүләре сәбәпле.
28
Әйә Без иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, җир өстендә төрле бозыклык кылучы фасыйклар белән бертигез кылырбызмы? Яки гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәрне, гөнаһка чумган залимнәр белән бертигез кылырбызмы? Әлбәттә, тигез кылмабыз, аерырбыз.
29
Без сиңа иңдергән китап күп файдалы вә бәрәкәтледер, аятьләрен уйлап фикерләп аңласыннар өчен һәм гакыл ияләре вәгазьләнсеннәр өчен иңдердек.
30
Вә Без Даудка Сөләйманны һибә кылдык, нинди хуш бәндәдер ул Сөләйман, ул һәрвакыт тәүбә тәсбих белән Аллаһуга кайтучыдыр.
Sonraki 30 ayet →