1
Йә син – мәгнәсен Аллаһ үзе генә белә.
2
Хикмәт иясе, ягъни шәригать хөкемнәре иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен.
3
Тәхкыйк син туры юлга күндерелмеш рәсүлләрдән.
4
Кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдең.
5
Ошбу Коръән Ґәзиз вә Рәхим булган Аллаһудан иңдерелгән изге дини китаптыр.
6
Аталарына куркытучы пәйгамбәр җибәрелмәгән вә туры юлдан гафил булган кавемне Аллаһ ґәзабы илә куркытмаклыгың өчен сиңа иңдерелде.
7
Тәхкыйк ул кавемнең күбрәгенә ґәзаб вәгъдәсе сабит булды, алар инде иман китермәсләр.
8
Тәхкыйк ул пәйгамбәрнең Аллаһ ґәзабы белән куркытуы файда бирмәгән кавемнең муенына иякләренә чаклы ирешкән киң богаулар кылдык, алар тәкәбберләнеп башларын күтәргәннәр вә гафиллек белән күзләрен йомганнар, инде хакны күрүдән һәм белүдән мәхлукләрдер.
9
Янә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр.
10
Инде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр.
11
Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр!
12
Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта.
13
Безнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә!
14
Без аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: "Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез".
15
Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез".
16
Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне,
17
сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез".
18
Ул кәферләр әйттеләр: "Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез".
19
Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул итмисез."
20
Кәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: "Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз."
21
Ошбу пәйгамбәрләр Ислам динен өйрәткәннәре өчен сездән хак сорамыйлар, үзләре туры юлга күнелгәннәр, аларга ияреп сез дә туры юлга керегез, дип. Кәферләр: "Безнең динне ташлап, боларның динеңә иярәсеңме", – диделәр.
22
Мөселман булган ир аларга әйтте: "Мине юктан бар иткән Раббыма ышанмаска һәм Аңа гыйбадәт кылмаска миңа ни булган, әлбәттә, Аллаһуга ышанам вә Аңа гына гыйбадәт кылам һәм Аңа гына итагать итәм, сез үлгәннән соң терелеп, әлбәттә, шул Аллаһуга җәза алыр өчен кайтарылачаксыз.
23
Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерүне теләсә, шул зарарны миннән җибәрергә вә ул зарардан мине коткарырга көче җитмәгән сынымнарга гыйбадәт кылыйммы Аллаһуны ташлап?
24
Әгәр мин Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча башка нәрсәгә гыйбадәт кылсам, һәм Ислам динен кабул итмичә башка бер батыл диндә булсам, әлбәттә, мин ачык адашкан булырмын, ул вакытта мине туры юлга кертүче табылмас." Бу мөселман булган Хәбибүн Нәҗҗар пәйгамбәрләрне яклап, кәферләрне Ислам диненә өндәп күп кенә хак сүзләрне сөйләгәч, кәферләрнең хакка каршы ачулары кабарып, бу мөселманны ташлар белән атып һәм аяклары белән таптап үтерделәр.
25
Аның ахыр сүзе: "Ий пәйгамбәрләр ишетегез мин сезнең Раббыгызга иман китердем", – дигән сүз булды.
26
Бу мөселман шәһид булганнан соң рухына фәрештәләр тарафыннан: "Җәннәткә кер", – диелде. Һәм ул әйтте: "Кавемем минем хәлемне чын белү белән белсәләрче?!"
27
Мөселман булганым хәлдә пәйгамбәрләрне һәм Ислам динен яклап шәһид булганым өчен, Раббым мине ярлыкаганын һәм Үзе хозурында хөрмәтлеләрдән кылганын белсәләрме? Әгәр хаклыкны яклап шәһид булу белән минем мәңгелек бәхеткә ирешкәнемне белсәләр, әлбәттә, Ислам динен кабул итеп үлгәнче хаклыкта булыр иделәр", – диде. (Димәк без мөселманнарга хак Коръән белән хаклыкны табып, үлгәнче хаклыкта булырга, үлемнән курыкмаска, бәлки хата иманнан, хата диннән куркырга һәм сакланырга кирәк).
28
Пәйгамбәрләрне инкяр итеп һәм Хәбибүн Нәҗҗарны җәберләп үтергәннәреннән соң Без аларны, ягъни Интакия кәферләрен һәлак итәр өчен күктән гаскәр иңдермәдек һәм кәферләрне һәлак итү өчен күктән гаскәр иңдерү Безнең гадәтебез булмады.
29
Ул кәферләрне һәлак итүебез фәкать Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кеби һәлак булдылар.
30
Үзләрен Аллаһуның, рәхмәтенә вә җәннәтенә чакыру өчен килгән пәйгамбәрне инкяр итеп, төрлечә мәсхәрә кылучы кәферләрнең хәлләре ни үкенечле вә ни хәсрәтле һәм мәңгегә ґәзабта калудыр.
Sonraki 30 ayet →