Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Sebe 1 / 54
1
Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсәгә хуҗа булган Аллаһуга хастыр мактау, ахирәттә дә мактау Аллаһуга хастыр, Ул – Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә эшләрен хикмәт илә кылыр вә һәрнәрсәне яхшы белер.
Nugman 34:1
2
Аллаһ җир астына кергән нәрсәләрне һәм җирдән чыккан нәрсәләрне белер, вә күктән иңгән яңгыр, кар вә башкаларын белер, һәм күккә менгән фәрештәләрне, җеннәрне һәм кешеләрне белер, Ул рәхимле вә ярлыкаучыдыр.
Nugman 34:2
3
Кәферләр безнең өстебезгә кыямәт килмәс диделәр. Син аларга әйт: "Бәлки, әлбәттә, килер, һәр яшерен нәрсәне белүче Раббым исеме белән ант итеп әйтәмен, кыямәт килүчедер сезнең өстегезгә, бер орлык хәтле нәрсә кирәк җирдә булсын, кирәк күктә булсын, Аллаһуга беленмичә калмас, ул нәрсә кирәк орлыктан кечкенә булсын, кирәк орлыктан зур булсын, Ләүхүл Мәхфузъда язылмыштыр.
Nugman 34:3
4
Кыямәтнең килүе иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә хәерле җәза бирмәк өчендер, аларга ярлыкау һәм җәннәтнең яхшы нигъмәтләре булыр.
Nugman 34:4
5
Әмма Безнең аятьләребезне ялганга чыгару өчен вә кешеләрне Коръән белән гамәл кылудан туктату өчен тырышучы залим кешеләр, аларга ґәзабтан рәнҗетүче ґәзаб булыр.
Nugman 34:5
6
Сиңа иңдерелгән Коръән Раббыңнан килгән хак китап икәнлеген белем ияләре белерләр, вә ул Коръән һәр эштә галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына күндерүче икәнен дә белерләр.
Nugman 34:6
7
Кәферләр әйттеләр: "Әйә без сезгә бер ирдән, ягъни Мухәммәд г-мнән хәбәр бирикме, ул сезгә череп таралып беткәч яңадан терелеп каберләрегездән чыгасыз, дип әйтүне
Nugman 34:7
8
белмибез, ифтира кылып Аллаһ исеменнән ялган сөйлиме, яки җенләнеп саташып сөйлиме", – диделәр. Бәлки терелеп кубарылуга ышанмаучы кәферләр хактан бик ерак адашучылардыр, вә алар Аллаһ ґәзабына төшәчәкләрдер.
Nugman 34:8
9
Әйә алар аяк асларындагы җиргә вә өсләрендәге күккә игътибар илә карамыйлармы, әгәр теләсәк Без аларны җиргә батырыр идек, яки күктән өсләренә ут кисәкләрен яудырыр идек. Аллаһуның әйткән бу сүзләрендә, әлбәттә, тәүбә һәм итәгать белән Аллаһуга кайткан инсафлы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.
Nugman 34:9
10
Без Дауд пәйгамбәргә үз юмартлыгыбыздан башка кешеләргә караганда артыклыкны бирдек, тавышы матур иде тимер аның кулында камыр кеби йомшарыр иде. Аллаһ әйтте: "Ий таулар һәм кошлар, Дауд белән бергә тәсбихләр әйтегез". Без аның кулында тимерне йомшак кылдык, утсыз ни теләсә тимердән шуны ясыйдыр иде.
Nugman 34:10
11
Ий Дауд, Ислам гаскәрләренә тимердән сугыш киемнәрен яса, вә ул киемнәрне һәрбер ирнең тәненә яраклаштырып яса һәм ий мөселманнар, һәммәләрегез дә изге гамәлләр кылыгыз, вә яхшы эшләрне эшләгез! Әлбәттә, Мин сезнең кылган эшләрегезне күрүчемен.
Nugman 34:11
12
Вә Без Сөләйман пәйгамбәргә җилне ирекле иттек, ул җил белән бер көндә бер айлык юлны вә бер төндә бер айлык юлны китәр иде, вә Без аңа эрегән бакыр чишмәсен агыздык, вә Без җеннәрдән бер таифәне Сөләйманга хезмәт итәргә бирдек, алар Раббиларының әмере буенча шул бакырдан Сөләйман ни әйтсә, шуны эшләр булдылар. Әгәр ул җеннәрдән берсе Без әйткәнчә Сөләйманга итагать итмәсә, Без ул җенгә ахирәттә ут ґәзабын татытырбыз.
Nugman 34:12
13
Ул җеннәр Сөләйман теләгәнчә бөек-бөек өйләр ясый иделәр, дәхи бакыр, пыяла, вә җизләрдән фәрештәләр һәм пәйгамбәрләрнең намаз укыгандагы сурәтләрен ясар иделәр, дәхи өй зурлыгында табак, тас һәм аяклы казаннар ясый иделәр, ий Дауд балалары, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итеп Аңа итагать итегез! Биргән нигъмәтләрегезгә чынлап шөкер итүче кешеләр бәндәләребездән аздыр.
Nugman 34:13
14
Сөләйманның Без билгеләгән гомере беткәч, мөнбәрдә басып торганы хәлдә җанын алдык, аның үлгәнен Аллаһ җеннәргә дә, кешеләргә дә белдермәде, мәгәр үлгән хәлдә таянып торган таягын кортлар ашап өзгәч, ул җиргә егылды, шул вакытта аның үлгәнен кешеләр дә, җеннәр дә белделәр әгәр җеннәр яшерен нәрсәне белә торган булсалар, әлбәттә, Сөләйманның үлгәнен белер иделәр, һәм аның үлгәнен белгән булсалар, әлбәттә, авыр эштә бер ел буена кыналып эшләп ятмаслар иде. Чөнки Сөләйман үлгәч таягына таянып бер ел торды, җеннәр безгә карап тора дип һаман эшләделәр, егылгач кына котылдык, дип, качтылар.
Nugman 34:14
15
Тәхкыйк Сәба Кавеме өчен торган шәһәрләрендә Аллаһуның кодрәтен күрсәтә торган дәлилләр бар иде, ул дәлилләр шәһәрләрен уңнан һәм сулдан әйләндереп алган бик яхшы уңыш бирә торган төрле җимеш бакчалары иде, пәйгамбәрләре аларга әйтте: "Аллаһ биргән бакчагыздан ашагыз да Аллаһуга гыйбадәт кылып шөкер итегез, ошбу бакчалы шәһәр нинди яхшы, бай, матур шәһәрдер, сезгә бакчалар бирүче Аллаһ Аңа гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрне ярлыкаучыдыр", – дип.
Nugman 34:15
16
Алар исә пәйгамбәрләренең вәгазьләреннән һәм шөкер итүдән баш тарттылар, Без алар өстенә каты яңгыр яудырдык, хәтта бакчаларын агызды, Без аларның җимеш бакчаларын аз гына ачы үлән һәм җимешсез агачлар бакчасына алмаштырдык, бакчаларында ашый торган һичнәрсә калмады.
Nugman 34:16
17
Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән җәзалыйбыз.
Nugman 34:17
18
Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".
Nugman 34:18
19
Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр.
Nugman 34:19
20
Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.
Nugman 34:20
21
Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.
Nugman 34:21
22
Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымларыгызны чакырыгыз ярдәмгә, ул сынымларыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдый һич Илаһәләре юктыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.
Nugman 34:22
23
Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
Nugman 34:23
24
Әйт "Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Җавап бирә белмәсәләр, Аллаһ ризыкландыра, диген! Дөреслектә минме туры юлда яки сезме, минме хак юлдан адашкан, яки сезме адашкан? Әлбәттә, мин Аллаһ юлындамын, әмма сез, ий кәферләр, әлбәттә, шайтан юлындасыз."
Nugman 34:24
25
Әйт: "Без кылган гөнаһтан сез соралмассыз, вә сез кылган батыл гамәлләрегездән вә кабахәт эшләрегездән без соралмабыз."
Nugman 34:25
26
Әйт: "Мәхшәр көнендә Раббыбыз безне дә вә сезне дә бер урынга җыяр, соңра арабызда хаклык белән хөкем итәр, хаклык белән Коръән юлында булганнарны Җәннәтларга кертер, әмма диннәрен бидеґәт, хорафат һәм бозык эшләр белән аралаштырып батыл динне тотучыларны һәм динсезләрне җәһәннәмнәргә кертер. Ул – Аллаһ дөреслекнең дә эчен ачучы вә ялганның да эчен ачучы вә һәрнәрсәне белүчедер."
Nugman 34:26
27
Әйт: "Миңа күрсәтегез, үзегез ясаган Илаһәләрегезне Аллаһу тәгаләгә ничек тиң итәсез? Юк, ул ясаган нәрсәләрегез һич тә Аллаһуга тиң була алмаслар. Бәлки Ул – Аллаһ барча вөҗүдне кодрәт кулында тотучы вә гадел хөкем итүчедер.
Nugman 34:27
28
Ий Мухәммәд г-м, Без сине барча дөнья кешеләренә пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга итагать иткәннәрне җәннәт белән шатландырганың хәлдә вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытканың хәлдә, ләкин күп кешеләр шуны белмиләр.
Nugman 34:28
29
Кәферләр ахмаклыкларыннан сез куркыта торган кыямәт кайчан була, әгәр дөрес сөйләсәгез, безгә әйтегез, диләр.
Nugman 34:29
30
Син аларга әйт: "Аллаһ хозурында сезнең өчен вәгъдә ителгән бер көн бар ки, ул көндә сезгә ґәзаб ирешер, ул кыямәт көне бер сәгать алдан килмәс вә соңга калмас."
Nugman 34:30