2
Румнар сугышта Фарсыйларга җиңелделәр. Румнар китабий кәферләр булып, Фарсыйлар китапсыз мәҗүсиләр иде. Мәккә кәферләре дә китапсыз мәҗүсий иделәр, шул сәбәпле китаби кәферләрне мәҗүсиләр җиңгәч, шатландылар һәм Фарсыйлар кеби без дә мөселманнарны җиңәрбез, диделәр.
3
Ґәрәб җиренең Румга якын җирендә, ул Румнар җиңелгәннәре соңында тиздән Фарсыйларны җиңәчәкләр.
4
Өч ел белән тугыз ел арасында. Башта Фарсыйларның Румнарны җиңүе, соңра Румнарның Фарсыйларны җиңүе, Аллаһуның теләге вә ярдәме беләндер, вә Румнар Фарсыйларны җиңгән көндә мөэминнәр шатланырлар, чөнки Аллаһуның вәгъдәсе вә пәйгамбәрнең сүзе дөресләнгән буладыр, һәм Мәккә мөшрикләренең: "Румнар җиңәчәк дигән сүзегез ялган", – дигән сүзләре юкка чыгачактыр.
5
Мөселманнарны шатландыру өчен Румнарның җиңүе Аллаһ ярдәме белән булды, Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә ярдәм бирер, Ул дошманнарын җиңүче вә мөэминнәргә рәхимле.
6
Аллаһ Румнарның җиңүен вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсенә хыйлафлык кылмас, ләкин күбрәк кешеләр Аның вәгъдәсен – белмәсләр.
7
Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны белерләр, ләкин алар ахирәттән гафилләр, анда нәрсә кирәк булачагын белмиләр.
8
Әйә алар үз хәлләрен уйлап карамыйлармы, бәлки гафләттән уяныр иделәр, дәхи алар фикерләп карамыйлармы Аллаһуның җир вә күкләрне һәм җир күкләр арасында булган нәрсәләрне хаклык белән халык кылганын һәм үзләренә Аллаһудан әҗәл билгеләнүне. Тәхкыйк кешеләрнең күбрәге терелеп Аллаһу хозурына баруга ышанмыйлар.
9
Әйә алар җир өстендә йөрмиләрме, вә үзләреннән элек һәлак булган кәферләрнең хәленә карамыйлармы, алар куәттә болардан артык иделәр, җирне сөрделәр вә биналарны мәхкәм итеп күп төзеделәр боларныкыннан артык итеп, вә аларга пәйгамбәрләре могҗизалар вә ачык аңлатмалар белән килделәр, Аллаһ аларны золым итмәде, ләкин алар Аллаһуга каршы барып үзләренә золым иттеләр.
10
Соңра явызларның ахыр хәле барачак җире бик явыз җәһәннәм булды, алар Аллаһуның аятьләрен ялганга тоттылар һәм аятьләрдән көләр булдылар.
11
Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәч, тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, соңра хөкем ителер өчен Аллаһуга кайтарылырсыз.
12
Кыямәт көне булгач, кәферләр Аллаһуның рәхмәтеннән өмет, өзеп сөйләшмичә тик торырлар.
13
Аллаһудан башканы Илаһә тоткан нәрсәләре ул көндә аларны ґәзабтан коткарырга шәфәгатьче булмаслар, вә ул мөшрикләр Аллаһуга шәрик иткән нәрсәләрен инкяр итәрләр.
14
Кыямәт көнне җәннәткә керәсе мөэминнәр, җәһәннәмгә керәсе кешеләрдән аерылырлар.
15
Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә шатланып йөрерләр.
16
Вә әмма аятьләребезне һәм терелеп ахирәттә Безгә юлыгуны инкяр итеп кәфер булган кешеләр, ґәзабка хафыйз ителерләр.
17
Аллаһ һәр эшендә кимчелектән пакь, кичкә кергәндә вә таңга кергәндә намазлар укып Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтегез!
18
Җирдә вә күкләрдә Аллаһуны мактап тәсбихләр әйтеләдер, кичкә хәтле икенде намазын вә төш вакыты авышкач, өйлә намазын укып, Аллаһуны мактап, тәсбихләр әйтегез!
19
Ул – Аллаһ терекне үлектән чыгарыр, ягъни үлекне тергезер, дәхи үлекне теректән чыгарыр, ягъни терене үтерер, вә җирне кыш үлгәннән соң яз яңгыр белән терелтер, сез дә әнә шулай терелеп каберләрегездән чыгарылмыш булырсыз.
20
Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт иткән нәрсәләрдән берсе асылыгыз Адәм г-мне туфрактан халык итте, соңра сез кеше булып җир йөзенә таралдыгыз.
21
Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.
22
Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр.
23
Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр кичләрен вә көндезләрен йоклап рәхәтләнүегез, вә көндезләрен Аллаһуның фазълыннан дөнья ахирәтләрегезне кәсеп итүегез, әлбәттә, бу эшләрдә игътибар белән тыңлаучыларга Аллаһуның кодрәтенә дәлилләр бардыр.
24
Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр сезгә яшенне күрсәтүе, яшеннән куркып, яңгырны өмет иткәнегез хәлдә, һәм күктән яңгыр иңдереп үлгән җирне тергезүе, Аллаһуның бу эшеңдә дә гакыллы кешеләргә дәлил бар.
25
Дәхи Аллаһуның могҗизасыннандыр җир вә күкнең терәүсез Аллаһуның кодрәте белән торулары, соңра, Исрафил фәрештә каберләрегездән чыгыгыз, дип бер мәртәбә әйтсә, шулвакыт һич кичекмичә чыгарсыз.
26
Җир вә күкләрдә булган мәхлукълар барчасы Аллаһу тәгаләнекедер, һәрберсе Аллаһуга итагать итәрләр.
27
Аллаһ башлап кешеләрне юктан бар итәр, соңра үлгәннән соң тергезеп әүвәлге хәлләренә кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдә вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең бөеклегенә мисаллар бардыр, Ул һәр эштә җиңүче вә хикмәт илә эш кылучылардыр.
28
Ий мөшрикләр, Аллаһ сезгә үзегездән бер мисал китерер, үзегезнең сатып алган колларыгыз. Без сезгә биргән байлыкта сезнең белән бертигез була алалармы, ул колларыгыз малларыгызга хуҗа булып, сезнең белән бертигез файдалана алалармы, һәм кол булмаган кешеләрнең малларыгызга хыянәт итүләреннән курыккан кеби, колларыгызның малларыгызга хыянәт итүләреннән куркасызмы? Әлбәттә, һичкайчан колларыгызны малыгызга хуҗа итәчәгегез юк. Шулай булгач, диндә бер мәхлукъны яки бер кешене ничек Аллаһуга шәрик итәсез? Без әнә шулай аятьләребезне ачык аңлатабыз, аңлый белгән кешеләр өчен.
29
Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән кешеләр дәлилсез нәфес һаваларына иярделәр, шундый кешеләрне Аллаһ адаштырганнан соң аларны кем туры юлга күндерә алыр? Аларга ахирәттә ярдәмчеләр булмас.
30
Ий Мухәммәд г-м, динеңне халис Аллаһ өчен генә кыйл, ягъни ихласлы булганың хәлдә дингә юнәлеп сәваблы эшләргә өндәүдә, вә гөнаһлы эшләрдән тыюда истикамәтле бул, ул ислам дине Аллаһуның мәхкәм туры динедер, кешеләрне шул ислам диненә яраклы итеп төзеде, ягъни кешеләрне Аллаһ ислам дине өчен генә халык кылды, димәк кешенең чын кеше булуы ислам дине беләндер, югалган кешелекне исламнан табып алыгыз! Аллаһуның диненә үзгәрмәк юктыр, бу ислам дине гаять туры, гаять көчле, кыямәткә чаклы каим диндер, ләкин күбрәк кешеләр исламның хаклыгын белмиләр. "Ий кешеләр! Исламнан сукыр булып кешесезлек белән тәрбияләнмәгез!
Sonraki 30 ayet →