1
Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә.
2
Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора.
3
Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне.
4
Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе.
5
Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел.
6
Аллаһ сезне аналарыгыз карынында үзе теләгәнчә сурәтләр. Барча вөҗүдкә хуҗа һәм бөтен мәхлукка мәгъбуд булырдай Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул кодрәт иясе һәм көчле хәким.
7
Ий Мухәммәд ґәләйһис-сәләм! Ул тиңдәше булмаган Аллаһ сиңа китап иңдерде, ул Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннең төп нигезе. Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды. Әмма күңелләре хактан батылга авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык түгел аятьләргә иярерләр, кәфер булуны өстәп, яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп, һәм нәфесләренә моафыйк мәгънәләр бирмәкне теләп, тәэвил ясарлар. Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер. Әмма күңелләре хаклык ягына авышкан хакыйкый галимнәр: "Коръәннең һәр сүзенә ышандык, барчасы да Раббыбыздан килгән хак сүзләр, мәгънәсе ачык булган аятьләр белән гамәл кылабыз, мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләрне Аллаһуга тапшырабыз", – диләр. Кешеләр һәммәсе дә вәгазьләнмәс, фәкать саф күңелле, камил гакыллы кешеләр генә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылырлар.
8
Алар: "Ий Раббыбыз безне туры юлга күндергәнеңнән соң күңелләребезне дөреслектән ялган якка авыштырма һәм шәфкать кылып, безгә рәхмәтеңне бир! Әлбәттә, Син сорап та, сорамыйча да бирүчесең", – диләр.
9
Ий Раббыбыз, шиксез булачак кыямәт көнендә барча кешеләрне хисап өчен бер урынга җыячаксың. Аллаһ, әлбәттә, вәгъдәсенә хыйлафлык кылмый.
10
Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне, маллары һәм балалары Аллаһ ґәзабыннан коткармас, алар җәһәннәм утында булачаклар.
11
Аларның мисалы: Тәүратны инкяр итүче Фиргаун кавеме кеби, һәм Фиргаун кавеменнән әүвәлге инкяр итүче кебиләр. Аларны Аллаһ ґәзаб белән тотты, Аллаһ, үзенә баш имәгән кешеләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.
12
Кәферләргә әйт: "Тиздән җиңелерсез, капланырсыз, аннары кубарылып җәһәннәмгә сөрелерсез. Нинди яман кайтачак урын ул җәһәннәм".
13
Ий кешеләр! Шиксез, сезгә бәдер сугышында галәмәт бардыр ике гаскәрнең бергә юлышкан вакытында. Ул гаскәрләрнең берсе Аллаһ юлыңда сугышучы мөэминнәр, икенчесе – Аллаһуга каршы сугышучы кәферләр иде, кәферләр мөэминнәрне үзләренә караганда ике өлеш күбрәк итеп күрделәр. Әмма дөреслектә мөэминнәр өч йөз булып, кәферләр бер мең иделәр. Аллаһ теләгән бәндәсен үзенең ярдәме белән куәтләр. Бәдер сугышында аз санда булган мөэминнәрнең күп санда булган кәферләрне җиңүләрендә күңел күзләре сукыр булмаган кешеләр өчен зур гыйбрәт бар.
14
Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кеби дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кеби нәрсәләр Аллаһудан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһуга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, хәзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһу хозурында.
15
Сез сөйгән нәрсәләрдән артыграк яхшы нәрсә белән сезгә хәбәр биримме? Дөреслектә, Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә Раббылары хозурында җәннәтләр хәзерләнгән, асларыннан елгалар агар, алар анда мәңге калырлар, алар өчен анда пакь хатыннар булыр һәм аларга Аллаһуның ризалыгы булыр. Аллаһ үзенең бәндәләрен һәм аларның барча хәлләрен белүче.
16
Җәннәтләргә кертеләчәк мөэминнәр әйтәләр: "Ий Раббыбыз, без, әлбәттә, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безләрне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!"
17
Ул тәкъва мөэминнәр: Аллаһ юлында чыдамлылар, Аллаһуга вә Рәсүлгә итагать итүчеләр, мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына садака бирүчеләр, вә сәхәрләрдә намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сораучылар.
18
Аллаһ үзе вә фәрештәләр һәм хакыйкый чын галимнәр: "Кол булырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә", – дип дөреслек белән һәм көчле исбатлау белән шәһадәт бирәләр. Юк һичбер Илаһә, мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә. Ул барча эштә җиңүче, хикмәт белән эш кылучы.
19
Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин. Кешеләрнең ислам динен үзгәртеп бозулары Аллаһудан аларга китап иңмәгәннән вә расүл килмәгәннән түгел, бәлки китап иңдерелеп, расүл күндерелеп, ислам дине тулысынча ачык итеп аңлатылганнан соң инсафсыз галимнәр бер-берсенә хөседләнеп, дошманлашып Аллаһ хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар, ислам динен бозып бетерделәр. Берәү нәфесе теләгәнне яки бидеґәт гамәлләрне яклап, Аллаһ аятьләрен инкяр итсә, Аллаһ, андыйларга дөньяда адашуны, ахирәттә ґәзаб була чакны бик тиз тәкъдир итүче.
20
Әгәр явыз кешеләр хакны инкяр итеп, батылны яклап синең белән һаман бәхәсләшсәләр, син аларга әйт: "Үземне һәм миңа ияргән мөэминнәрне Аллаһуга тапшырдым, без Аңа буйсындык". Янә әйт: "Ий сез китабий кәферләр һәм укый-яза белмәгән кешеләр, Аллаһуга иман китереп, ислам динен кабул итеп мөселман булдыгызмы?" Әгәр исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылсалар, шиксез, туры юлга күнелделәр. Әмма баш тартсалар, туры юлны тапмаслар. Синең бурычың: Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генәдер. Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең эшләрен күрүче.
21
Аллаһу тәгаләнең аятьләрен инкяр итүче кәферләр, пәйгамбәрләрне һәм ислам диненә, хаклыкка чакыручы мөселманнарны хаксыз үтерәләр. Аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир!
22
Хаксыз мөселманнарны үтерүче кәферләрнең дөньяда һәм ахирәттә барча эшләре юкка чыкты, һәм аларга ахирәттә ярдәмче булмас.
23
Күрәсеңме китаптан өлеш бирелгән кәферләрне? Алар Коръән белән гамәл кылырга һәм дә үзара барча эшләрен Коръән белән генә хәл итәргә чакырылалар, ләкин бу чакыруны инкяр итеп, артларына дүнәләр. Алар Аллаһуга каршылык күрсәтүчеләр.
24
Кәферләрнең безне җәһәннәм уты тотса да берничә көн генә тотар дип әйтүләре ислам динен вә Коръән хөкемнәрен кабул итмәүләренә сәбәп булды һәм батыл диннәрендә Аллаһуга ялганны ифтира итүләре аларны алдады.
25
Шиксез булачак кыямәт көнендә аларны хөкемгә җыеп китерсәк, ничек булыр хәлләре? Вә золым ителмичә һәр кеше үзенең кылган гамәле буенча гына тиешле җәзаны алганда, Коръән белән гамәл кылмаучыларның хәле ничек булыр?
26
Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып хөрмәтле итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәйриәт синең кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт.
27
Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм терекне үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.
28
Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. "Чөнки аларга дус булу ахырда кәфер булуга сәбәптер". Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус булса, аңа Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары булганда тыштан гына дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия белән генә үтәргә мөмкин була. Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта, әлбәттә, куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ хозурында.
29
Әйт: "Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк – яшерегез, кирәк – белдерегез Аллаһ аны беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.
30
Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына куелганын табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр, ләкин явыз эшләре үзе белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта. Ґәзабыннан куркып, Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул миһербанлы.
Sonraki 30 ayet →