1
Әлиф лам мим. Мәгънәсен Аллаһ белә.
2
Әйә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы?
3
Тәхкыйк болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белмәк өчен Аллаһ мөселманнарны төрле авырлыкларга салды.
4
Әйә Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга дошман булган кешеләр, Аллаһуның алардан үч алырга көче җитмәс дип уйлыйлармы, аларның Аллаһ безне ґәзап кылмас дип уйлаулары нинди яман хөкемдер.
5
Берәү Аллаһуга җәннәттә юлыгуны өмет итсә, Коръән белән гамәл кылып хәзерләнсен, бит Аллаһуның юлыгачак көне киләчәктер, Ул сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүчедер.
6
Берәү үзенең нәфесе һәм шайтан белән Аллаһ юлыңда сугыш кылса, үз файдасына сугыш кылган булыр, тәхкыйк Аллаһ галәмнәр өстендә байдыр, һичбер затка ихтыяҗы юктыр.
7
Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрнең начарлыкларын яхшылыклары белән җуячакбыз, дәхи аларның кыйлган изге гамәлләренең яхшырагы белән җәзаландырырбыз.
8
Без кеше затына ата вә анага изгелек итәргә әмер бирдек, әгәр ата һәм анаң син Аллаһ дип танымаган Аллаһудан башка бер нәрсәне Аллаһ дип танырга көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмә, бит кайтарылмагыгыз Миңадыр, кыйлган эшләрегездән хәбәр бирермен һәм җәза кыйлырмын.
9
Иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне, әлбәттә, изге бәндәләрем арасына кертәчәкмен.
10
Кешеләрдән шундый кешеләр дә бардыр, ягыш монафикълар, әгәр алар Аллаһ юлында аз гына авырлык күрсәләр, кешеләрдән ирешкән рәнҗетелүне ахирәттәге Аллаһ ґәзабы кеби зур ґәзаптан санарлар, әгәр мөэминнәргә Аллаһ ярдәме белән табыш малы килсә, әлбәттә, алар әйтәләр, шиксез, без дә сезнең белән бергә Ислам динендәбез, безгә дә табыш малын бирегез, дип. Әйә Аллаһ барча дөнья кешеләренең күңелләрендә иман йә монафикълык яки мөшриклек сырхавы бар икәнне белмәсме?
11
Аллаһ ныклап иман китергән хакыйкый мөэминнәрне дә вә шайтанга иман китергән монафикъларны да белә.
12
Имансызлар иман китергән мөэминнәргә әйттеләр: "Сез дә безнең динебезгә керегез, әгәр безнең дингә кергәнегез өчен гөнаһлы булсагыз, ахирәттә ул гөнаһларыбызны өстебезгә йөкләп алырбыз", – дип. Ләкин ул имансызлар үзләренә ияргән кешеләрнең гөнаһларыннан аз гына өлешне дә күтәрә алмаячаклар, әлбәттә, имансызлар ялганчылардыр. Ягъни аларга ияргән мөселманнарның гөнаһларын өсләренә алмаслар.
13
Мөшрикләр үзләренең гөнаһларын вә үзләренә ияртеп адашу юлына, батыл диннәренә алып кергән иярченнәренең дә гөнаһларын йөкләрләр, ләкин иярүчеләрнең гөнаһы киметелмәс: вә алар кыямәт көнендә Аллаһуга ялганны ифтира итеп кылган барча кабахәт эшләреннән, әлбәттә, соралырлар
14
Тәхкыйк Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул кавеме эчендә аларны дингә өндәп тугыз йөз илле ел торды, кавеме исә иман китермичә залим булдылар һәм аларны Туфан суы тотты.
15
Әмма Нухны вә аның белән бергә көймәдә булган мөэминнәрне Туфан суыннан коткардык, вә Без бу эшне бөтен галәмгә зур гыйбрәт кылдык.
16
Вә Ибраһим г-м кавеменә: "Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, вә Аллаһудан куркыгыз, бу әйткәннәрне кылсагыз үзегез өчен хәерледер әгәр белсәгез", – диде.
17
Аллаһудан башка сынымнарга гыйбадәт кыласыз, вә сынымнарыгызны Аллаһ дип ялган сөйлисез, бит Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыз сезгә ризык бирергә кадир түгелләр, һәм ризыкны Аллаһудан сорагыз вә Аңа гына гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа шөкер итегез, чөнки хөкем ителергә Аллаһуга кайтасыз, – диде.
18
Әгәр сине ялганга тотсалар, сездән элек булган кавемнәр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. Пәйгамбәрнең бурычы дингә көчләү түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү генәдер.
19
Әйә алар күрмиләрме Аллаһуның башлап ничек халык кылганын, соңра кыямәт көнне үлекләрне тергезеп әүвәлге хәлләрен» кайтарыр, бу эш Аллаһуга, әлбәттә, бик җиңел.
20
Әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер.
21
Теләгән бәндәсен ґәзаб кылыр вә теләгән бәндәсенә рәхмәт итәр, ахырда аңа кайтырсыз.
22
Җирдә, дә күктә дә Аллаһ сезне ґәзаб белән тотуыннан сез Аны гаҗиз итә алмассыз, бит сезгә Аллаһудан башка ґәзабтан коткаручы дус һәм ярдәмче юк.
23
Аллаһуның аятьләренә һәм ахирәттә Аллаһуга юлыгачакларына ышанмаучылар, алар Минем рәхмәтемнән өметсез булырлар, вә аларга рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
24
Ибраһимның ислам диненә өндәвенә каршы кавемнең җавабы башкача булмады мәгәр аны үтерегез яки яндырыгыз дигән сүзләре булды. Ягъни Ибраһим аларны җәһәннәм ґәзабыннан коткарып җәннәтле итәргә тырышты. Шуның өчен алар аны яндырырга карар чыгардылар. Аллаһ үзенең дусты Ибраһимны кәферләрнең утыннан сәламәт чыгарды, Ибраһимның өнә шулай Аллаһ рәхмәте белән уттан сәламәт чыгуында, әлбәттә, иман китергән кавем өчен гыйбрәт бардыр.
25
Сез Аллаһудан башка сынымнарны Илаһә тоттыгыз, дөнья тереклегендә бер-берегез белән сынымнарыгыз исеме белән сөйләштегез, соңра кыямәт көнендә бер-берегезгә ләгънәт әйтерсез, вә ул көндә бер-берегезне инкяр итәрсез, сезнең барачак җирегез утдыр, сезгә анда ярдәмче булмас.
26
Лут Ибраһимга иман китерде, Ибраһим әйтте: "Мин бу мөшрикләрне ташлап Аллаһ күрсәткән урынга күчәмен, тәхкыйк Аллаһ көчледер дошманнардан мине саклар, вә Ул хикмәт ияседер, миңа файдалы эш илә әмер итәр.
27
Ибраһимгә Исхак илә Ягъкубны бирдек, вә аның балаларыннан пәйгамбәрлек кылдык, вә китапларны да аның балаларына иңдердек, Ибраһимнән соң килгән пәйгамбәрләр һәммәсе аның нәселеннәндер, вә Безнең ризалыгыбыз өчен һиҗерәт итүенең әҗерен дөньяда ук алды аны һәр дин әһеле мактый, вә ул ахирәттә олугъ дәрәҗәле изге затлардан булачак.
28
Вә Лутның кавеменә әйткән сүзләрен укыгыз: "Тәхкыйк сез бик кабахәт эш кыласыз, ягъни ирләрнең артына барасыз, ул фәхеш эшне сездән алда дөньяда һичбер зат кылмады.
29
Әйә сез ирләргә якынлык кыйласызмы, дәхи юлчыларны басып талыйсызмы, вә җыелган җәмәгать эчендә фәхешлек кыйласызмы, янә юлдан үтүчеләргә таш аталар иде. Лутның нәсыйхәтләренә каршы җаваплары башкача булмады, мәгәр дөрес сөйли торган булсаң, бу эшләребез өчен безгә Аллаһуның ґәзабын китер, диделәр.
30
Лут әйтте: "Ий Раббым миңа ярдәм бир фәхеш эшне эшләүче кавем өстенә".
Sonraki 30 ayet →