Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Neml 1 / 93
1
Та син. Мәгънәсе мәгълүм түгел. Ошбу сүзләр Коръән аятьләредер вә хак белән батылны аеручы хак китаптыр.
Nugman 27:1
2
Вә бу китап туры юлга күндерүче һәм туры юлга күнелгән мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручыдыр.
Nugman 27:2
3
Ул мөэминнәр намазларын вакытында укырлар, вә зәкәтләрен бирерләр, вә ахирәтнең булачагын белеп аңа хәзерләнерләр.
Nugman 27:3
4
Ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең кабахәт эшләрен үзләренә яхшы итеп күрсәттек, алар азгынлыктан чыга алмыйча, хәйран булып йөрерләр.
Nugman 27:4
5
Аларга дөньяда нинди булса да ґәзаб булыр, вә ахирәттә иң нык хәсрәтләнүче кешеләрдән булырлар.
Nugman 27:5
6
Ий Мухәммәд г-м, сиңа хикмәт вә белем иясе булган Аллаһудан Коръән бирелмешдер.
Nugman 27:6
7
Муса Мәдйәннән Мысырга барганда кичкә калып, караңгыда юлдан адаштылар, шул вакытта Муса хатынына әйтте: "Мин еракта бер ут күрдем, шул ут янына барып андагы кешеләрдән юлны сорашып тиз әйләнеп килермен, яки сезгә агач кисәге башына ут кабызып алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз.
Nugman 27:7
8
Муса ут янына килгәч, Аллаһудан дәшелмеш булды, ут янына килгән Мусаны вә ут тирәсендәге фәрештәләрне Аллаһ мөбарәк кылды. Галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды.
Nugman 27:8
9
Ий Муса, Мин хикмәт иясе, дошманнардан үч ачучы Аллаһмын.
Nugman 27:9
10
Таягыңны җиргә ташлагыл, таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, таяк янына килмәде, артка китте, ий Муса, курыкмагыл, тәхкыйк Минем хозурымда пәйгамбәрләрнең курыкмаклыклары лаек түгелдер.
Nugman 27:10
11
Мәгәр пәйгамбәрләрдән берәү Аллаһуның бер хөкемен бозып үзенә золым итсә, нәрсәдәндер куркыр, мәгәр тәүбә итеп начар эшен яхшы эшкә алыштырса, Мин әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимлемен.
Nugman 27:11
12
Ий Муса, кулыңны киемең астына култыгыңа керт, аннары ул кулың гаепсез, зарарсыз ак нурлы булып чыгар, тугыз могҗиза белән Фиргаунне хак дингә өндәргә бар һәм аның кавемен хак дингә өндә, тәхкыйк алар азган фасыйк кавем булдылар.
Nugman 27:12
13
Аларга Безнең ачык аятьләребез, күренеп торган могъҗизаларыбыз килсә, болар ачык сихер диделәр.
Nugman 27:13
14
Алар бу могҗизаларның Аллаһудан икәнен күңелләре белән белсәләр дә, телләре белән инкяр иттеләр, золымлык вә тәкәбберлек белән. Карагыл, явызлык кылучы фасыйкларның ахыр хәле ничек булды.
Nugman 27:14
15
Даудка вә угълы Сөләйманга хикмәтле белем бирдек, вә алар әйттеләр: "Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһуга мактау хасдыр".
Nugman 27:15
16
Сөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: "Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр.
Nugman 27:16
17
Сөләйман гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан җыелдылар һәм барысы да җыелганчы туктап тордылар.
Nugman 27:17
18
Сәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: "Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз", – дип.
Nugman 27:18
19
Сөләйман кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: "Ий Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә мина илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт!
Nugman 27:19
20
Сөләйман шул арада һүд-һүд кошын югалтты һәм әйтте: "Миңа ни булды һүд-һүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?"
Nugman 27:20
21
Сөләйман һүд-һүдкә ачуланды сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты ґәзаб кылырмын, яки бугазлармын китүенә гозер күрсәткәненә чаклы. (Һүд-һүд кошы, әлбәттә, Аллаһ әмере белән киткән иде.)
Nugman 27:21
22
Аз гына вакыт үткәч, һүд-һүд гаепле кеше кеби башын иеп түбәнчелек белән Сөләйман янына килде, вә әйтте: "Ий патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем, вә Сәба шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем.
Nugman 27:22
23
Мин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым, вә ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бардыр.
Nugman 27:23
24
Вә ул хатынны һәм кавемене Аллаһудан башка кояшка сәҗдә кылучылар таптым, шайтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шайтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр.
Nugman 27:24
25
Янә һүд-һүд әйтте: "Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер.
Nugman 27:25
26
Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр", – дип. 26а. Сөләйман әйтте: "Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы."
Nugman 27:26
27
Сөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде.
Nugman 27:27
28
Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды.
Nugman 27:28
29
Бәлкыйс хатны алгач әйтте: "Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды.
Nugman 27:29
30
Ул хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен.
Nugman 27:30