1
Ошбу сүрә – Без аны иңдердек, вә андагы хөкемнәрне сезгә фарыз иттек, вә ул сүрәдә иңдердек мәгънәсе ачык булган аятьләрне – шаять вәгазьләнерсез!
2
Зина кыйлучы хатын вә зина кылучы ир – аларның һәр икесенә йөзәр мәртәбә сугыгыз. "Бу хөкем ирсез хатынга вә хатынсыз иргәдер". Аларны сукканда сезне шәфкать тотмасын Аллаһ динендә, әгәр Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаныр булсагыз. Аларның ґәзабына мөэминнәрдән бер җәмәгать килеп карап торсын аларга хурлык күбрәк булсын өчен.
3
Зина кылучы ир никахланмас, мәгәр зина кылучы хатынга яки мөшрикә хатынга никахланыр, вә зина кылучы хатынны һичкем никахламас, мәгәр зина итүче ир яки мөшрик ир никахланыр. Зиначыларның никахы мөэминнәргә хәрам ителде.
4
Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһидне китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз, вә аларның шаһид булуларын мәңге кабул итмәгез, алар – фасыйклардыр.
5
Мәгәр зинадан пакь хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр хөкемгә чаклы тәүбә итеп гафу сорап өлгерсәләр вә үзләрен төзәтсәләр, шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә бәндәләренә рәхимле.
6
Үз хатыннарын зиначы дип сүгүче ирләр, ләкин сүзләрен дөресләргә шаһидләре юк, мәгәр үзләре генә, аларның берсенә шәһадәт бирү ваҗебдер, хатынын зиначы дип сүгүче ир дүрт мәртәбә әйтер: "Биллаһи хатыным зина кылучы, мин дөрес сөйлим", – дип.
7
Аннары бишенче Шәһадәтендә: "Әгәр мин ялган шәһадәт бирүчеләрдән булсам, миңа Аллаһуның ләгънәте булсын", – дияр.
8
Ул хатынны сугылудан коткарыр дүрт мәртәбә шәһадәт бирүе, дүрт мәртәбә әйтер: "Биллаһи ирем мине зиначы дип сүгүендә ялганчылардан", – дип.
9
Аннары бишенче Шәһадәтеңдә әйтер: "Әгәр ирем дөрес сөйләүчеләрдән булса, Аллаһуның ачуы миңа булсын", – дип.
10
Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, хөкемен ашыктырыр иде, бит Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче хикмәт иясе.
11
Сездән бер җәмәгать синең алдыңа: "Гаишә разыйәллаһу ґәнһә зина кылды", – дип зур ифтира белән килде. Ий Мухәммәд г-м вә Гаишә: сез бу ифтираны үзегезгә зарарлы дип уйламагыз, бәлки сезнең өчен хәерледер. Ул ифтира итүче җәмәгатьнең һәр берсенә булачактыр кәсеп иткәннәре хәтле гөнаһ. Алардан олугъ ифтираны башлап сөйләүчегә ахирәттә олугъ ґәзаб булыр.
12
Ни өчен ул хәбәрне ишеткәч күңелегездән яхшы уй уйламадыгыз, мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар үзләре хакында яхшылыкны уйлаганнары кеби, вә ни өчен бу хәбәр ачык ялган дип әйтмәдегез.
13
Гаишә зина кыйлды диючеләр дүрт шаһид китерсәләр иде, әгәр дүрт шаһид китермәсәләр, алар Аллаһ хозурында ялганчылардыр.
14
Әгәр сезгә дөньяда вә ахирәттә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ий сез ялган сөйләүчеләр төшкән гөнаһыгыз сәбәпле сезне олугъ ґәзаб тотар иде.
15
Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез, ләкин ул хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма Аллаһ хозурында ул зур эшдер, ґәзабы каты булыр.
16
Ул хәбәрне ишеткәч ни өчен әйтмәдегез, андый сүзне сөйләү безгә лаек түгел, сөбхәналлаһ ошбу сүз бик олугъ боһтандыр, дип.
17
Аллаһ сезне вәгәзьлидер бу кеби сүзгә мәңге кайтмагыз вә сөйләмәгез, әгәр мөэмин булсагыз, дип.
18
Аллаһ сезгә аятьләрен бәян итәдер, шаять вәгазьләнерсез, Аллаһ белүче вә хөкем итүче.
19
Мөэминнәр арасында фәхеш эшнең фаш булуын сөйләүчеләргә дөньяда вә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр, Аллаһ күңелләрдә булган нәрсәне белер, әмма сез белмәссез.
20
Әгәр сезгә Аллаһның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, дөньяда ґәзаб кылыр иде, тәхкыйк Аллаһ бәндәләренә йомшак вә рәхимле.
21
Ий мөэминнәр, шайтанның фәхеш гөнаһлы эшләрне яхшы итеп күрсәтүенә иярмәгез, берәү шайтан юлына керсә, шайтан үзенә ияргән кешене фәхеш вә гөнаһлы эшләрне эшләргә өндәр, шулай итеп үзенә ияргән кешене алдар. Әгәр сезгә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, Сезләрдән һичберегез гөнаһыннан мәңге пакьләнуче булмас иде, ләкин Аллаһ үзе теләгән кешесен тәүбәсен кабул итү белән гөнаһтан пакьләр Аллаһ сүзләрне ишетүче вә куңелләрне белүче.
22
Ий мөэминнәр, сездән һичкем якын кардәшләренә, мескеннәргә һәм Аллаһ ризасы өчен диннең дөрес җиренә күчеп килгәннәргә мал бирмәскә, ярдәм итмәскә ант итмәсен, бәлки кимчелекләрен гафу итегез вә хаталарын кичерегез, Аллаһу тәгаләнең үзегезне ярлыкавын әллә сөймисезме? Аллаһ белеп ярлыкаучы вә белеп рәхмәт итүче.
23
Зина кылудан гафил вә пакь мөэминә хатыннарны зиначы дип сүгүче кешеләр дөньяда һәм ахирәттә ләгънәт ителделәр һәм аларга олугъ ґәзаб булыр.
24
Кыямәт көнендә ул пакь хатыннарны сүгүче кешеләрнең телләре вә куллары һәм аяклары кылган эшләре белән шәһадәт бирерләр.
25
Ул көндә Аллаһ аларга тиешле җәзаларын бирер һәм алар Аллаһуның хаклыгын белерләр хак белү белән.
26
Пычрак хатыннар – пычрак ирләргәдер, вә пычрак ирләр – пычрак хатыннаргадыр, вә пакь хатыннар – пак ирләр өчендер, вә пакь ирләр – пакь хатыннар өчендер. Гаишә вә Сафван алар әйткән зинадан пакьлардыр. Алар өчен ярлыкау һәм күркәм булган җәннәт нигъмәтләре бардыр.
27
Ий мөэминнәр, үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча һәм сәлам бирмичә кермәгез, рөхсәт сорагыз һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез. Әнә шулай эшләсәгез сезнең өчен хәерледер, шаять вәгазьләнерсез!
28
Әгәр ул өйдә һичкем булмаса яки кеше булып та керергә рөхсәт бирелмәсә, ул өйгә кермәгез, әгәр сезгә кайтыгыз дип әйтелсә, кайтыгыз, кайтып китүегез сезнең өчен гөнаһтан пакьрәктер. Аллаһ сезнең эшләрегезне белер, шуңа карата җәза бирер.
29
Кеше тормый торган өйгә кереп файдаланып чыгуыгызда сезгә гөнаһ юктыр. Аллаһ сезнең күрсәтеп эшләгән эшләрегезне дә вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләдер.
30
Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне эшләү аларга пакьлектер. Дөреслектә Аллаһ аларның кыйлган эшләреннән хәбәрдар.
Sonraki 30 ayet →