Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Müminun 1 / 118
1
Тәхкыйк хак мөэминнәр ґәзабтан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр.
Nugman 23:1
2
Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр.
Nugman 23:2
3
Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар.
Nugman 23:3
4
Вә малларының зәкятен бирерләр.
Nugman 23:4
5
Вә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар.
Nugman 23:5
6
Мәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җария хатыннан сакланмаслар моның өчен алар шелтә ителмәсләр.
Nugman 23:6
7
Берәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы эстәсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән хәрамга үтүчеләрдер.
Nugman 23:7
8
Янә алар тапшырылган әманәтләргә вә биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр.
Nugman 23:8
9
Вә намазларын вакытында укырлар.
Nugman 23:9
10
Ошбу кешеләр хокукый җәннәт варисларыдыр.
Nugman 23:10
11
Алар Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңге калырлар.
Nugman 23:11
12
Тәхкыйк Без Адәмне саф балчыктан яраттык.
Nugman 23:12
13
Соңра Адәмнең нәселен ана карынында мәни кылдык.
Nugman 23:13
14
Соңра мәнине каты кан итеп яраттык, соңра ул каты канны чәйнәлгән ит кеби кыйлдык, соңра ул итне сөяк иттек, соңра ул сөяккә ит кидердек, соңра аны икенче төрле халык иттек ягъни, аңа җан бирдек, яратучыларның күркәмрәге булган Аллаһ олугъ булды.
Nugman 23:14
15
Соңра бармагыз да әҗәлегез җитеп мәет булырсыз.
Nugman 23:15
16
Соңра кыямәт көнне терелеп кубарылырсыз.
Nugman 23:16
17
Тәхкыйк өстегездә җиде күкне яраттык ул фәрештәләр юлыдыр, Без яраткан нәрсәләребездән гафил булмадык.
Nugman 23:17
18
Янә Без кирәк хәтле итеп күктән су иңдердек, соңра ул суны җирнең чокырларында тотарбыз яңгыр яумаганда кешеләр файдалансын өчен, ул суны юк итәргә дә көчебез җитәдер.
Nugman 23:18
19
Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда куп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз.
Nugman 23:19
20
Дәхи Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын кылдык, ул агач ашаучылар өчен май һәм ризыкның төсен үзгәртә торган буяу чыгарадыр.
Nugman 23:20
21
Дөреслектә дөя, сыер, куй, кәҗә хайваннарында сезнең өчен гыйбрәтләр бар, аларның корсакларындагы нәрсәдән сезне эчерәбез, аларның йон вә тиреләреннән дә сезгә күп файдалар бар вә аларның итләрен дә ашыйсыз.
Nugman 23:21
22
Корыда дөяләргә суда корабларга йөкләнәсез.
Nugman 23:22
23
Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул әйтте: "Ий кавемем Аллаһуга гыйбадәт кыйлыгыз Аңардан башка сезгә Илаһә юк мәгәр Аллаһ үзе генәдер, башкага гыйбадәт кыйлганыгыз өчен Аллаһудан курыкмыйсызмы?
Nugman 23:23
24
Кавеменең имансыз олугълары әйттеләр: "Бу Нух сезнең кеби бер адәм генәдер, сездән артык булып баш булырга телидер, әгәр Аллаһ теләсә, әлбәттә сезгә фәрештәләрдән расүл җибәрер иде, бу Нух сөйләгән сүзләрне без аталарыбыздан, әүвәлгеләрдән ишетмәдек", – дип.
Nugman 23:24
25
Ул Нух түгел, мәгәр җенле бер ирдер, җененнән аерылганын көтегез.
Nugman 23:25
26
Нух әйтте: "Ий Раббым! Кавемем мине ялганга тотканнары өчен аларга каршы миңа ярдәм бир".
Nugman 23:26
27
Нух г-мгә вәхий иттек Безнең әмер вә саклавыбыз илә бер көймә ясарга, аларны һәлак итү белән Безнең әмер килсә вә мичтә су кайнаса, ул көймәгә һәр җенестән бер ата, бер ана хайван алып кергел, вә өй әһелеңне һәм үзеңә ияргән мөселманнарны алып кергел, мәгәр шуны алып кермә – аның ґәзаблы булачагына Безнең сүзебез булган иде ки, хатыны вә бер угълыдыр, галимнәрне коткару хакында миңа сүз кушма, әлбәттә алар Туфанга батып һәлак булачаклар!
Nugman 23:27
28
Ий Нух син вә сиңа ияреп мөселман булган кешеләр каймага кереп утырсагыз: "Мактау безне залим кавемнәрдән коткаручы Аллаһугадыр", – дип әйт!
Nugman 23:28
29
Көймәдән төшкәч әйт: "Йә Рабби, мине мөбарәк булган урынга хәерле иңдерү илә иңдер, Син – иңдерүчеләрнең иң хәерлесесең!
Nugman 23:29
30
Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрнең әнә шулай котылуларында һәм залимнәрнең һәлак булуында гыйбрәтләр бар, Без аларны Нухны җибәреп имтихан кылдык.
Nugman 23:30