Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Hac 1 / 78
1
Ий кешеләр, Раббыгыздан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Дөреслектә кыямәт зәлзәләсе олугъ куркыныч эштер.
Nugman 22:1
2
Ул көнне күргән һәр имезүче хатын имезә торган баласын онытыр, вә һәр йөкле хатын йөген вакытсыз төшерер, вә ул көндә кешеләрне исерек күрерсең, алар хәмер эчеп исерек түгел, ләкин Аллаһ ґәзабы катыдыр, куркып гакыллары китәр.
Nugman 22:2
3
Кайбер кешеләр, Аллаһ хакында яки Аның, дине хакында дәлилсез Коръән юлында булган хак мөэминнәр белән тартышыр, вә диннән чыккан шайтанга иярер.
Nugman 22:3
4
Берәү шайтанга яки кәфергә иярсә, әлбәттә ул кешене шайтан адаштырыр, һәм җәһәннәм ґәзабына алып китәр дип хөкем ителде.
Nugman 22:4
5
Ий кешеләр, әгәр каберләрдән терелеп кубарылудан шикләнсәгез, фикерләп карагыз төп атагыз Адәмне балчыктан халык кыйлдык, соңра нәселегезне үрчетер өчен бер тамчы мәни суыннан, соңра ул – суны оешкан кан кылдык, соңра ул канны ит кисәге кылдык, кирәк – ул сурәтләнгән булсын, кирәк – сурәтләнмәгән булсын, шул эшебез белән сезгә кодрәтебезне белдермәк өчен. Вә аналар карынында үзебез теләгәнчә билгеле вакыт тотабыз, соңра бала булганыгыз хәлдә чыгарабыз, соңра камил гакылга вә куәткә ирештерәбез. Сезнең кайберегез яшьли үләдер, вә кайберегез каты картлык загыйфьлегенә ирешәдер, хәтта белгәннәрен онытып бетерәдер. Җирне күрерсең язгы якта үләнсез такыр хәлдә, әгәр су иңдерсәк терелеп хәрәкәтләнер вә кабарып күтәрелер һәм үстерер һәрбер үсемлектән ирле-хатынлы яхшы үсемлекләрне.
Nugman 22:5
6
Бу эшләр Аллаһ үзе вә Аның һәр эше хак булган өчен. Ул кыямәт көнне үлекләрне тергезер, вә Ул һәр нәрсәгә кадир.
Nugman 22:6
7
Тәхкыйк кыямәт килүчедер, аның килүендә һич шик юк, әлбәттә, Аллаһ кабердәге үлекләрне кубарыр.
Nugman 22:7
8
Бәгъзе кешеләр үзе һидәяттә булмаганы хәлдә дәлилсез һәм хакыйкать яктылыгы булган Коръәннән башка кешеләр белән тартышыр.
Nugman 22:8
9
Тәкәбберләнеп Аллаһуның Коръән юлына чакыруын инкяр иткән хәлдә кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырырга тырышыр, ул кешегә дөньяда ләгънәт вә хурлыктыр, вә Без аны ахирәттә яндыручы ґәзабка тартырбыз.
Nugman 22:9
10
Бу ґәзаб сиңа ике кулың белән кәсеп иткән динсезлегең сәбәпледер, бит Аллаһ колларына золым итүче түгел.
Nugman 22:10
11
Бәгъзе кешеләр, шикләнеп, ышаныр-ышанмас кына Аллаһуга гыйбадәт кылалар, әгәр аларга дөнья уңышы килсә, аңа күңелләре карарланып шатланалар, әгәр аларга бәла-каза килсә, мөртәт булып имансызлык якка китәләр, андый кеше дөньяда вә ахирәттә бәхетсез булып хәсрәттә, бу хәсрәт ачык олугъ хәсрәттер.
Nugman 22:11
12
Зарар да, файда да итә алмый торган Аллаһудан башка нәрсәдән ярдәм сорар, бу эш хактан бик ерак адашудыр.
Nugman 22:12
13
Файдасына караганда зарары якынрак нәрсәгә гыйбадәт кыйлыр, Аллаһ урнына тотылган ул нәрсә ни явыз ярдәмче, вә ни явыз иптәштер.
Nugman 22:13
14
Дөреслектә Аллаһ, иман китереп Аңа итагать итеп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне төрле татлы елгалар агучы җәннәтләргә кертер, әлбәттә, Аллаһ теләгәнен эшләүче.
Nugman 22:14
15
Берәү зан итсә ягъни Аллаһ, Мухәммәд г-мгә дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирмәс дип әйтер булса, ул кеше көче җитсә, аркан сузып күккә менсен, аннары Мухәммәд г-мгә килә торган вәхийны яки ярдәмне киссен, соңра карасын бу хәйләсе аның ачуын китерерме? Ягъни ничек кенә ачуланса да, ни генә кылса да, аның Аллаһ эшенә каршы тора алмас.
Nugman 22:15
16
Әнә шулай Коръәнне иңдердек һәрнәрсәне ачык баян итүне аятьләр белән, Аллаһ ул Коръән белән теләгән кешесен хак юлга күндерер.
Nugman 22:16
17
Дөреслектә иманлы мөэминнәр, яһудиләр, йолдызларга табынучылар, насараләр, төрле нәрсәгә табынучылар һәм ислам динендә булып та мөшрик булган кешеләр, Аллаһ аларны кыямәт көнендә, әлбәттә аерыр, һәркайсына тиешле җәза бирмәк өчен. Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүче.
Nugman 22:17
18
Беләсеңме, дөреслектә Аллаһуга җирдә һәм күкләрдә булган мәхлуклар сәҗдә кылалар: кояш, ай, йолдызлар, таулар, агачлар, хайваннар, һәм күп кешеләр, вә кешеләрнең күбрәгенә динсез булганнары өчен ґәзаб лязем булды! Аллаһ, берәүне хур итсә, ул кешегә хөрмәт булмас. Әлбәттә, Аллаһ теләгән эшен эшләүче.
Nugman 22:18
19
Ошбу мөэминнәр фиркасы илә кәферләр фиркасы Раббиларының дине хакында низагълаштылар, ислам динен тотмаган кешеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһәннәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр.
Nugman 22:19
20
Ул суның кайнарлыгыныннан аларның карыннарында булган нәрсәләр һәм тиреләре эрер.
Nugman 22:20
21
Вә алар өчен тимердән камчылар булыр, аның белән сугылырлар.
Nugman 22:21
22
Һәркайчан ул уттан чыгарга теләсәләр үзләренә ирешкән хәсрәттән котылмас өчен, утка кире кайтарылырлар һәм яндыручы ґәзабны татыгыз, диелер.
Nugman 22:22
23
Аллаһ, иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәрне асларыннан татлы елгалар агучы җәннәтләргә кертер, алар анда алтын беләзекләр вә лүэ-лүэ (энҗе) ташлары белән бизәнерләр вә киемнәре яшел ефәктән булыр.
Nugman 22:23
24
Алар сүзнең пакь яхшы булганына күндерелделәр ул "Ля Илаһә ил лаллаһ" сүзедер, янә алар Аллаһуның мактаулы юлына күндерелделәр, ул юл "Ислам" динедер.
Nugman 22:24
25
Дөреслектә кәферләр, кешеләрне Аллаһ юлыннан һәм дә мәсҗид Хәрам юлыннан тыялар, ул Мәсҗидне кешеләр өчен гыйбадәт йорты кыйлдык, анда торучыга да, ягадан китүчегә дә бертигез булганы хәлдә, берәү ул Мәсҗидтә золым белән гөнаһ эшләргә теләсә, Без аны рәнҗеткүче ґәзабтан татытырбыз.
Nugman 22:25
26
Дәхи хәтерләгез, Ибраһимга Кәгъбәнең урынын бәян иттек, вә аңа әйттек: "Миңа һичнәрсәне тиңдәш итмәгел, вә Минем өемне ягадан килеп таваф итүчеләргә, вә анда торучыларга, вә намаз укучыларга пакьләгел, анда ислам диненә хыйлаф бер гамәл дә булмасын.
Nugman 22:26
27
Кешеләрне хаҗга чакырып кычкыр, җәяү йөреп сиңа килерләр, вә арык дөяләргә атланып килерләр, ул дөяләр ерак юлларның һәрбереннән килерләр.
Nugman 22:27
28
Хаҗиларның дөньяларына вә диннәренә файда китерсеннәр өчен, һәм тәшрыйк кеби билгеле бәйрәм көннәрендә Аллаһ исемен күп зекер итсеннәр өчен дөя, сыер вә куйлар белен ризыкландыруына шөкер итеп, хаҗда салган корбан итләрен атагыз һәм каты фәкыйрьгә ашатыгыз.
Nugman 22:28
29
Соңра чәч, мыек, тырнак кебиләрне кисеп артыгын бетерсеннәр, вә нәзерләрен үтәсеннәр, вә Минем иске өем Кәгъбәне таваф итсеннәр.
Nugman 22:29
30
Зекер ителгәннәр хаҗ гамәлләредер, берәү Аллаһ хөкемнәрен вә Кәгъбәне зурласа, аның зурлавы Аллаһ хозурында, аның өчен хәерледер. Сезгә дөя, сыер вә куй, кәҗә хәләл булды, мәгәр Коръәндә хәрамлыгы зекер ителгән нәрсәләр хәләл түгел, тәреләрдән сакланыгыз нәҗестән сакланган кеби һәм ялган, боһтан һәм пычрак сүзләрдән сакланыгыз!
Nugman 22:30