1
Кешеләргә Аллаһу хозурында булачак хисаб көннәре якынлашты, ләкин алар ул хисабтан гафләттәләр, хисабны уйлаудан яки Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга җавап бирергә хәзерләнүдән, баш тартмакталар.
2
Алар Раббыларыннан азлап-азлап иңә торган Коръән аятьләрен ишетерләр, мәгәр ишетсәләр дә уен-көлке юлы белән генә ишетерләр.
3
Аятьләрнең мәгънәләрен уйлаудан күңелләре гафил булган хәлдә, залимнәр яшерен киңәшләштеләр һәм әйттеләр: "Мухәммәд г-м сезнең кеби бер ир генә, әйә сез аның сихеренә иярәсезме вә сез аның сихырын күреп торасыз".
4
Мухәммәд г-м әйтте: "Минем Раббым җирдә вә күкләрдә булган сүзләрне белер, Ул сезнең сүзегезне ишетүче вә хәлегезне белүче".
5
Кәферләр әйттеләр: "Ул Коръән Мухәммәднең төшендә саташып күргән нәрсәседер, бәлки ул Коръәнне үзеннән чыгарды да Аллаһудан дип ифтира кыйла, яки Мухәммәд шагыйрь булып Коръән дә аның шигыредер! Ул безгә пәйгамбәрлегенә могҗиза китерсен, әүвәлге пәйгамбәрләр китергән кеби".
6
Бу кәферләрдән элек һичбер шәһәр кешеләре иман китермәделәр, Без аларны һәлак иттек, әйә хәзерге кәферләр иман китерерләрме?
7
Ий Мухәммәд г-м, синнән элек тә пәйгамбәр итеп ирләрне генә җибәрдек, аларга аятьләребезне вәхий итәдер идек, белгән кешеләрдән сорагыз, әгәр белмәсәгез!
8
Әүвәлге пәйгамбәрләрне дә ашамый торган тәнле кылмадык һәм дөньяда мәңге кала торган да булмадылар.
9
Соңра аларга биргән вәгъдәбезне дөрес үтәдек, вә ул пәйгамбәрләрне һәм үзебез теләгән мөэминнәрне коткардык, чиктән үтүче мөшрикләрне һәлак иттек.
10
Тәхкыйк Без сезгә, ий кешеләр, Коръән иңдердек, зекерегез, вәгазегез, иманыгыз һәм динегез шул Коръәндәдер – әллә аңламыйсызмы? Аңлаган булсагыз кабул итәр идегез.
11
Күпме шәһәрне һәлак иттек, кешеләре имансыз залим иделәр, алар урынына икенче кешеләрне урынлаштырдык.
12
Ул залимнәр Безнең ґәзабны күргәч, шәһәрләреннән ашыгып качарлар.
13
Фәрештәләр әйтте: "Качмагыз, кайтыгыз бирелгән нигъмәтләрегезгә вә тора торган өйләрегезгә, әлбәттә, барча эшләрегездән соралмыш булсагыз."
14
Ґәзаб тоткач әйтерләр: "Вәй безгә үкенеч вә һәлаклек, чөнки без залимнәр булдык.
15
Алар һәлак булдык дип әйтүдән һич туктамаслар хәтта Без аларны үрелеп оешкан иген кеби кылганыбызгача янып сүнгән күмер кеби үлгәннәре хәлдә.
16
Без җир вә күкне һәм араларында булган нәрсәләрне, уйнап бушка гына төземәдек.
17
Әгәр бушка уйнап төзүне дөрес дип тапсак, әлбәттә, үзебездән уен итеп төзегән булыр идек, ләкин уйнап эшләмибез.
18
Бәлки дөреслекне ялганнан өстен кылырбыз, дөреслек ялганны бетерер шул вакытта күрерсең, дөреслек янында ялган булмас, Аллаһуга ялганны ифтира кылганыгыз өчен сезгә – каты ґәзаб булыр.
19
Җирдә вә күкләрдә булган затлар Аллаһ мәхлукларыдыр, дәхи Аның хозурында булган фәрештәләр, Аллаһуга гыйбадәт кылудан тәкәбберләнмәсләр һәм ялыкмаслар.
20
Кичә вә көндез Аллаһуны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымаслар.
21
Әйә ул мөшрикләр, җирдән чыккан алтын, көмешләрдән үзләренә Илаһә ясадылармы, ул Илаһәләр үлекләрне тергезерләр. Аллаһ бу сүзне кәферләрне хурлап әйтте. Җансыз нәрсә үлекне тергезә аламы?
22
Әгәр Аллаһудан башка тагын бер Аллаһ булса иде, әлбәттә, җир вә күк бозылыр иде. Ґәрешнең Раббысы булган – Аллаһ, мөшрикләр ифтира кылган сыйфатлардан бик пакь.
23
Аллаһ, үзенең эшләгән эшләреннән соралмас, әмма кешеләр эшләгән эшләреннән соралырлар.
24
Әйә алар Аллаһудан башка бернәрсәне Илаһә тоттылармы? Бу эшегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез диген! Бу Коръән минем белән бергә булган өммәтемнең, китабының хәерлеседер вә элекке өммәтнең китабының хәерлеседер диген! Бәлки кешеләрнең күбрәге Коръәннең дөреслеген белмиләр, шуның өчен Коръән белән гамәл кылудан баш тарталар.
25
Ий Мухәммәд г-м, синнән элек җибәрелмәдек рәсүлләрдән, мәгәр җибәрсәк, аларга вәхий иңдердек: "Дөреслектә Миннән башка гыйбадәт кыйлырга яраклы һичбер Илаһә юк, мәгәр Мин үзем генә, Миңа гына гыйбадәт кыйлыгыз!
26
Мөшрикләр, Аллаһ бала тудырды диделәр. Аллаһ, бала тудыру кимчелегеннән ниһаять пакь! Бәлки фәрештәләр, Аллаһуның хөрмәтле колларыдыр.
27
Ул фәрештәләр, һич Аллаһ белән сүз яраштырмаслар вә алар Аллаһ әмере буенча эш кылырлар.
28
Аллаһ, кешеләрнең үткәндәге эшләгән эшләрен вә киләчәктә эшләячәк эшләрен белер, һәм фәрештәләрнең алларындагы вә артларындагы эшләрен белер, ул фәрештәләр шәфәгать итмәсләр, мәгәр Аллаһ риза булган кешегә генә шәфәгать итәрләр, шулай булса да Аллаһудан куркып түбәнчелек кылучылардыр.
29
Фәрештәләрдән берсе әйтсә: "Аллаһудан башка мин Илаһә", – дип. Аны җәһәннәм белән җәзаларбыз, залимнәрне дә әнә шулай ґәзаб кылырбыз.
30
Әйә кәферләргә белдерелмәдеме, җир һәм күкләр бергә кушылган иделәр, Без аларны аердык вә һәр терек мәхлукны судан халык кылдык. Инде шуларны белеп тә иман китермиләрме?
Sonraki 30 ayet →