Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Ta Ha 1 / 135
1
Та Һа. Мәгънәсен Аллаһ белә.
Nugman 20:1
2
Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа Коръәнне иңдермәдек коры мәшәкатьләнмәкең өчен,
Nugman 20:2
3
мәгәр иңдердек ул Коръәнне Аллаһудан куркучыларны вәгәзьләвең өчен.
Nugman 20:3
4
Ул җирне вә бөек күкләрне яратучы Аллаһудан иңдерелмеш булды.
Nugman 20:4
5
Ул – Аллаһ Ґәрешкә хуҗа булды.
Nugman 20:5
6
Җирдәге вә күкләрдәге вә җир белән күкләр арасында булган нәрсәләр һәм җир астында булган серләр – Аның байлыгыдыр.
Nugman 20:6
7
Әгәр син сүзеңне вә догаңны кычкырып әйтсәң, Ул яшерен серләрне белә, синең кычкыруыңа ихтыяҗы юк.
Nugman 20:7
8
Ул – Аллаһ, Аңардан башка илаһә һич юк, бардыр Аның – күркәм исемнәре.
Nugman 20:8
9
Сиңа Мусаның хәбәре килдеме?
Nugman 20:9
10
Хатыны белән юлда барганда караңгы кичтә еракта бер ут күрде, хатынына әйтте: "Мин ут күрдем, шул җирдә торыгыз. Шаять мин ул җирдән яктыртучы ут алып килермен, яки анда юл өйрәтүчеләрне табармын". Чөнки алар караңгыда юлларыннан адашкан иделәр.
Nugman 20:10
11
Ут янына килгәне заманда Аллаһ тарафыннан: "Ий Муса", – дип нида кылынды.
Nugman 20:11
12
Синең Раббың, әлбәттә, Минмен, башмакларыңны сал, чөнки син Тува исемле мөкатдәс чокырдасың.
Nugman 20:12
13
Мин сине пәйгамбәрлеккә ихтыяр кылдым, сиңа вәхий ителмеш сүзләрне ишет!
Nugman 20:13
14
Дөреслектә Мин – Аллаһ, юк коллык кылырга яраклы Илаһә, мәгәр Мин генә, Миңа гына гыйбадәт кыл вә Мине зекер итәр өчен намаз укы!
Nugman 20:14
15
Тәхкыйк кыямәт киләчәк, аның кайчан булачагын яшерүне телим, соңра, вакыт җиткәч, кыямәтне булдырырмын, һәрбер кеше тырышып эшләгән изге эшенең яки явыз эшенең җәзасын алсын өчен.
Nugman 20:15
16
Берәүнең кыямәт көненә ышанмавы һәм нәфесенә ияреп, явыз эшләрне эшләве сине кыямәтнең булачагына ышанудан тыймасын, ул вакытта син һәлак булырсың.
Nugman 20:16
17
Аллаһ, Мусадан сорады: "Ий Муса, синең кулында нәрсә бар".
Nugman 20:17
18
Муса әйтте: "Йә Рабби, кулымдагы нәрсә таягымдыр, шул таягыма таянып йөрим, вә ул таягым белән куйларыма агач яфракларын сугып төшерәмен һәм ул таяктан миңа башка файдалар да бар".
Nugman 20:18
19
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, таягыңны ташлагыл җиргә".
Nugman 20:19
20
Муса таякны җиргә ыргытты. Ул таяк җиргә төшү белән корсагында ашыгып йөрүче зур елан булды.
Nugman 20:20
21
Аллаһ әйтте: "Ий Муса, бу еланны тотып ал, курыкма, Без аны әүвәлге халәтенә кайтарырбыз." Ягъни елан Муса кулында янә таяк булды.
Nugman 20:21
22
Инде уң кулыңны сул култык астына сук: ул кулың култыгыңнан чыгар күзне чагылдыра торган булып, үзе зарарсыз булыр – галәмәт синең пәйгамбәрлегеңә икенче галәмәт булганы хәлдә.
Nugman 20:22
23
Бу эшне кылдык синең пәйгамбәрлегеңә олугъ галәмәтне кешеләргә күрсәтмәклегебез өчен.
Nugman 20:23
24
Фиргаун янына барып аны хак дингә өндәгел, ул чиктән тыш азды, хәтта: "Мин Илаһә", – дия башлады.
Nugman 20:24
25
Муса әйтте: "Йә Рабби, күкерәгемне киң кыл залимнәрнең каршылыгына сабыр итәргә.
Nugman 20:25
26
Вә эшләремне миңа җиңел кыл.
Nugman 20:26
27
Вә телемнән төенне чиш, сөйләшүдә тотлыгуымны бетер.
Nugman 20:27
28
Тыңлаган кешеләр сүземне аңласыннар өчен Муса сабый чагында авызына утлы күмер капкан, шул сәбәпле тотлыгып сөйләшә торган булган.
Nugman 20:28
29
Миңа үз әһелемнән бер ярдәмче бир.
Nugman 20:29
30
Кардәшем Һарунны.
Nugman 20:30