Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Kehf 1 / 110
1
Үзенең колы Мухәммәд г-мгә Коръән исемле китап иңдергән Аллаһу тәгаләгәдер чын мактау. Ул Коръәндә һич ихтыйлаф вә кимчелек кылмаган хәлдә.
Nugman 18:1
2
Һәр сүзе дөрес булган хәлдә Аллаһ тарафыннан булачак каты ґәзаб белән Коръән белән гамәл кылмаучыларны куркытмак өчен һәм Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырмак өчен иңдерде, ул мөэминнәргә олугъ вә күркәм әҗерләр бар, дип хәбәр бирәдер.
Nugman 18:2
3
Алар Коръән белән гамәл кылганнары өчен җәннәт нигъмәтләрендә мәңге калучылар.
Nugman 18:3
4
Һәм Аллаһ бала тудырды дигән кәферләрне куркытмак өчен иңдерде.
Nugman 18:4
5
Аллаһуның баласы бар, – дип дәлилсез наданлык белән әйтәләр һәм болардан элек бу сүзләрне әйтүче аталарының да дәлилләре вә белемнәре юк, Аллаһуның баласы бар дип авызларыннан чыккан сүз, әлбәттә, бик олугъ кабахәт сүз. Алар ул кабахәт сүзләрен фәкать ялганлап сөйлиләр.
Nugman 18:5
6
Ий Мухәммәд г-м! Кәферләрнең синнән бизгәннәре өчен бәлки үзеңне шелтәли торгансың, бик нык тырышып та, хак булган Коръәнгә ышанмауларына хәсрәтләнеп.
Nugman 18:6
7
Дөреслектә, Без җир өстендәге барча нәрсәне җиргә зиннәт өчен яраттык, кешеләрдән кайсылары бу төзелешне Аллаһудан дип белер һәм яхшы эшләрне, изге гамәлләрне күбрәк кылыр дип кешеләрне сынамак өчен дөньяны төзедек һәм зиннәтләдек.
Nugman 18:7
8
Дәхи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп парча-парча кылачакбыз.
Nugman 18:8
9
Әйә син хисаб итәсеңме тау тишегенең кешеләре һәм исемнәре язылмыш такта Безнең ґәҗәеб галәмәтләребездән булды дип? Ягъни тау тишеге кешеләренең хәленнән башка галәмәтләребез ґәҗәебле түгел дип уйлыйсыңмы?
Nugman 18:9
10
Шуны хәтерлә: яшь егетләр кәферләрдән куркып тау тишегенә керделәр һәм әйттеләр: "Ий Раббыбыз, үз тарафыңнан безгә рәхмәт бир вә барча эшебезне хаклыкка сал, хаклык белән туры юлны табарбыз".
Nugman 18:10
11
Тау тишегендә Без аларга ничә еллар каты йокы бирдек ки, алар каты йокы сәбәпле бернинди тавышны ишетмәс булдылар.
Nugman 18:11
12
Соңра аларны каты йокыдан уяттык, күпме вакыт ятулары хакында бәхәсләшкән фирканың кайсы белүчерәк икәнне ачык итмәк өчен.
Nugman 18:12
13
Ий Мухәммәд г-м! Без аларның хәбәрен сиңа хаклык белән сөйләячәкбез. Ул егетләр Раббыларына иман китерделәр вә Без аларның хаклыкка күнелүләрен арттырдык.
Nugman 18:13
14
Без аларның күңелләренә хак сүзне куәтле кылдык ата-аналарыннан вә якын кардәшләреннән аерылуга сабыр иттеләр вә әйттеләр: "Безнең Раббыбыз җир һәм күкләр Раббысы. Ул – Аллаһудан башканы Илаһә итеп һич гыйбадәт кылмабыз, әгәр Аллаһудан башканы Илаһә дисәк, ул вакытта бик яман сүзне әйткән булырбыз" – дип.
Nugman 18:14
15
Әйттеләр: "Безнең кавемебез Аллаһудан башканы Илаһә тотып аңа гыйбадәт кылдылар, үзләре Аллаһудан башкага гыйбадәт кылуның дөреслегенә ачык дәлил дә китермиләр, Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы".
Nugman 18:15
16
Янә араларыннан берсе әйтте: "Имансыз кавемегездән аерылгач Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмас булсагыз, кире тау тишегенә керегез! Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә дөнья, ахирәт киңлек бирер һәм эшләрегездә җиңеллек белән ризыкны мөйәссәр итәр".
Nugman 18:16
17
Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.
Nugman 18:17
18
Әгәр тау тишегендә йоклаучыларны күрсәң, күзләре ачык булу сәбәпле, йокламыйлар, дип уйлар идең вәхалән ки, алар йоклыйлардыр вә Без аларны йоклаган вакытларында, уңга һәм сулга өйләндерәбез тәмнәре бозылмасын өчен, вә аларның этләре дә ишек бусагасында ике аягын түшәп йоклыйлар. Әгәр син аларга карасаң, әлбәттә, алардан куркып качар идең вә алардан курку белән күкрәгең тулыр иде.
Nugman 18:18
19
Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: "Тау тишегендә күпме тордыгыз", – дип сорады. Әйттедер: "Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык". Әйттеләр: "Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен!
Nugman 18:19
20
Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз", – диделәр.
Nugman 18:20
21
Каты йокыларыннан уятканыбыз кеби шул вакыттагы патшага һәм кавеменә ул егетләрнең хәлен күрсәттек, ачык бәян кылдык, аларның хәле белән танышкан кешеләр, Аллаһуның кыямәт илә кылган вәгъдәсе хак икәнен вә кыямәтнең булачагында һич шик юк икәнен белсеннәр өчен. "Егетләр тау тишегенә керделәр аннары тишек ябылды һәм егетләр җан тәслим иттеләр. Бу хәлне патша һәм кавеме күрделәр". Боларның хәлен күргән кешеләр шул тау өстенә истәлек өчен нәрсә булса да төзү хакында низагълаштылар. Алардан бер таифә: "Тау өстенә йортлар салыйк", – диде. Бер таифә әйтте: "Аларның хәлен Аллаһ белә". Вә аларның хәлен яхшырак белгән таифә әйтте: "Алар өстенә, әлбәттә, тәбрикләп мәсҗид бина кылабыз", – дип.
Nugman 18:21
22
Тау тишегендә калган егетләрнең саны хакында бәгъзеләр әйттеләр: "Ул егетләр өчәү булып, дүртенчесе этләре иде", – дип. Вә бәгъзеләре әйтерләр: "Ул егетләр биш булып алтынчысы этләре иде", – дип. Ләкин шулай әйтүләре белеп түгел, бәлки зан гынадыр. Вә мөселманнар әйтерләр: "Ул егетләр җиде булып, сигезенчесе этләре иде", – дип. Әйт "Ул егетләрнең санын Раббым белә, аларның хәлен аз кешеләр белер". Син алар хакында кешеләр белән бәхәсләшмә, мәгәр Коръәндә әйтелгәннәрне генә әйт вә аларның хәлен һичкемнән сорама.
Nugman 18:22
23
Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: "Мин иртәгә бу эшне эшләрмен", – димә.
Nugman 18:23
24
Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен, – дип әйт! "Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә", – дип әйтергә онытсаң, хәтереңә килгәч тә: "Аллаһ теләсә", – дип әйт! Янә әйт: "Бу егетләрнең барча хәлләрен Раббымның миңа белдермәге өметледер".
Nugman 18:24
25
Тәхкыйк егетләр тау тишегендә төгәл өч йөз ел (300) тордылар, ләкин китабий кяферлар ялганлап тугыз ел арттырдылар.
Nugman 18:25
26
Әйт: "Аларның тау тишегендә күпме торганнарын Аллаһ белүчерәк, җирдә вә күкләрдә һәркемгә яшерен булган нәрсәләрне фәкать Аллаһу тәгалә генә белүче. Аллаһ һәрнәрсәне ґәҗәб күрү белән күрер вә ґәҗәб ишетү илә ишетер, җир вә күкләрдә булган затлар өчен Аллаһудан башка ярдәмче хуҗа юк, вә Ул – Аллаһ үзенең эшләрендә һичберәүне тиңдәш иптәш итмәде".
Nugman 18:26
27
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сиңа вәхий кылган Коръәнне кешеләргә укы! Коръәндәге Аллаһ сүзләрен, Аның хөкемнәрен үзгәртергә көче җитүче зат юк. Әлбәттә, Коръәннән башка тотынырлык мәхкам нәрсәне тапмассың.
Nugman 18:27
28
Сабыр кыл, нәфесеңне авызлыклап тезгенен таза тот, Аллаһуны зекер ит, иртә-кич ялварып Раббиларына дога кылучылар белән бергә ул мөселманнар Раббыларының ризалыгын эстиләр, вә ул фәкыйрь мөселманнардан күзләреңне читкә бормагыл дөньяның байлыгын вә зиннәтен эстәгәнең хәлдә, вә һәм Без Коръән тәрбиясеннән күңелен гафил буш кылган кешегә итагать итмә, аңа иярмә, чөнки ул кеше нәфес һавасына ияреп азды вә ул азган кешенең эше хакны аркасына ыргыту булды.
Nugman 18:28
29
Янә әйт: "Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын вә теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмасын да кәфер булсын! Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлектер вә ул урын нинди кабахәт урындыр.
Nugman 18:29
30
Тәхкыйк гакыллы кешеләр иман китерделәр һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылдылар, әлбәттә, Без изгелекне күркәмрәк итеп кылучының әҗерен җуймыйбыз.
Nugman 18:30