1
Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез белән йөреттек ґәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер.
2
Муса пәйгамбәргә Тәүратны бирдек вә ул Тәүратны Ягъкуб балаларына һидәят кыйлдык, Миннән башка Илаһә дип әйтмәскә боердык ул Тәүрат белән.
3
Нух г-м белән бергә көймәдә Без күтәргән кешеләрнең балаларын (Гыйса вә Гозәерләрне) Аллаһ угълы дип әйтмәгез, дидек. Тәхкыйк Нух, шөкер итеп, Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлучы булды.
4
Тәүратта Ягькуб балаларына хәбәр бирдек: "Әлбәттә сез җир өстендә ике мәртәбә фәсәд кыйлырсыз һәм халыкка каты золым кыйлу белән золым кыйлырсыз".
5
Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык кыйлганда, гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең йорт араларыгызда йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл башыгызга килер.
6
Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән кешеләргә, үзегез өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ярдәм бирдек вә сезне күп гаскәр кыйлдык. "Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәрен җиңде һәм Җалут үтерелде. Моннан соң Ягъкуб балалары тагын иркенлектә яши башладылар".
7
Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә).
8
Өметледер ки, бу фетнәләрдән соң Аллаһуның сезгә рәхмәт кыйлмаклыгы, рәхмәт йөзеннән пәйгамбәрләр җибәрде, әгәр өченче мәртәбә фәсәд, золым кыйлсагыз, Без дә сезгә бер залимне җибәреп золым иттерербез. Җәһәннәмне, кәферләрне чорнап алырлык төрмә кыйлдык.
9
Бу Коръән Кәрим аның белән гамәл кыйлучыны, әлбәттә, бик таза вә куәтле вә иң туры юлга күндерер, вә Ул Коръән аның белән гамәл итеп, изге эшләрне эшләүче мөэминнәрне сезгә ахирәттә бөек дәрәҗәләр вә җәннәтләр булыр, дип шатландырадыр.
10
Әмма ахирәт көненә ышанмаган кәферләргә рәнҗеткүче ґәзаблар хәзерләп куйдык.
11
Адәм баласы, үзенә файданы сорап дога кыйлган кеби, җаһиллеге белән, үзенә зарарны сорап та дога кыйлып җибәрәдер, чөнки адәм баласы ашыгучан булып халык ителде.
12
Төнне вә көндезне ике галәмәт кыйлдык. Ай, йолдызлар – төн галәмәте, кояш көн галәмәтедер, яки караңгылык -төн галәмәте, яктылык – көн галәмәтедер, төн галәмәте булган караңгылыкны җибәрәбез дә, көн галәмәте булган яктылыкны китерәбез, Раббыгызның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итмәклегегез өчен, дәхи ай, еллар хисабын белмәклегегез өчендер, вә һәр нәрсәне ачык бәян кыйлдык игътибарлагыз!
13
Вә һәр кешенең эшләгән эшләрен үз муенына чорнап куйдык, вә кыямәт көнне һәр кешегә үзенең гамәлләре язылган китабын бирербез, китабы ачык хәлендә аңа юлыгыр.
14
Гамәлләрең язылган китабыңны укыгыл! Менә бүген үз-үзеңне хисап итәргә шул гамәл дәфтәрең җитәдер. "Гамәл дәфтәреңә карагач, үзеңне танырсың һәм кайда барачагыңны да белерсең!"
15
Бер кеше һидәятле булса, һидәяте фәкать үзе өчен генәдер, вә бер кеше адашса, үзе өчен генә адашты, дәхи Аллаһ алдына үз гөнаһын йөкләп баручы кеше башка һичбер кешенең гөнаһын йөкләп бармас. Пәйгамбәр җибәреп шәригать хөкемнәрен өйрәтмичә, һичбер каумне ґәзаб кылыр булмадык. Шәригать хөкемнәрен ишеткәннән соң аны үтәмәүчеләрне Аллаһ ґәзаб кыйладыр.
16
Әгәр бер шәһәрне һәлак итәргә теләсәк, ул шәһәрнең хуҗаларына бозыклык кыйлырга кушарбыз, алар золым вә бозыклык кыйлырлар, ул шәһәрдә шуннан соң аларга ґәзаб сүзе тиешле буладыр, ул шәһәрне тәмам һәлак итеп бетерәбез.
17
Нух г-мнән соң да күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек. Аллаһу тәгалә бәндәләренең гөнаһларын белеп күреп торырга үзе җитәдер.
18
Әгәр бер кеше дөньяны гына теләп, дөнья кирәген ашыктырса, Без дә ашыктырырбыз дөнья кирәген алардан үзебез теләгән кешегә үзебез теләгән хәтле, соңра аны җәһәннәмлек кыйлырбыз, ул кеше керер анда һәлак булганы вә үз-үзенә ләгънәт әйтеп хур булганы хәлдә.
19
Вә бер кеше ахирәтне теләп, ахирәт өчен тырышса, аларның ахирәт өчен тырышулары җәннәт нигъмәтләре белән түләнер, иманнары һәм диннәре дә дөрес булып тырышулары да камил булганы өчен.
20
Ахирәт өчен тырышучыга да һәм дөньяны гына кәсеп итүчегә дә дөньяда ризыкны бирәбез, дөньяда вакытта Раббыңның ризык бирүе һичкемнән туктатылмады.
21
Карагыл, ничек Без кешеләрне кайберләрен байлыкта артык кыйлдык, әмма ахирәт дәрәҗәләре дөнья дәрәҗәләреннән олугъ вә байлыгы да артыкдыр.
22
Ахирәт дәрәҗәләренә ирешергә теләсәң, Аллаһуның тиңдәше бар, дип, игътикат итмә! Әгәр мөшрик булсаң, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәмдә рисвай булып утырырсың.
23
Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!
24
Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: "Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!"
25
Күңелләрегездә нинди ниятләр вә теләкләр барын Аллаһ белә, әгәр күңелләрегез яхшы булса, Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итәдер.
26
Дәхи якын кардәшләрнең вә мескеннәрнең вә мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә!
27
Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына кәфер булды.
28
Мохтаҗ кешеләр килеп синнән ярдәм сораганда синең бирергә һичнәрсәң булмаса, Раббым рәхмәт итеп нигъмәт бирсә сезгә дә бирер идем, дип, алардан йөз дүндерсәң, ул вакытта йомшак сүзләр әйтеп күңелләрен табарга тырыш!
29
Мохтаҗларга садака бирүдә кулыңны муеныңа баглап куйма, сараннар кыяфәтеңдә шулай ук кулыңны бөтенләй ачып җибәрмә, ягъни үзеңә калдырмыйча биреп бетермә, әгәр киемеңә хәтле биреп бетерсәң, ул вакытта ялангач хәлендә үзеңне шелтәләп, хәсрәтләнеп утырырсың.
30
Тәхкыйк Раббың теләгән -кешесенә киң ризык биреп бай кыйлыр вә теләгән кешесен фәкыйрь кыйлыр, әлбәттә, Ул бәндәләрен күрә вә хәлләрен беләдер. Шуның өчен фәкыйрь кеше хәсрәтләнмәсен, сабыр итсен!
Sonraki 30 ayet →