1
Аллаһу тәгаләнең әмере килде, ягъни кыямәтнең кайчан булачагы һәм кемгә һидәят вә кемгә ґәзаб булачагы да хөкем ителде, Аллаһуның хөкемнәрен ашыктырмагыз! Ягъни кәферләр кыямәт кайчан була, яки безгә ґәзаб кайчан була, тизрәк булсын, дип, көлеп әйттеләр, Аллаһу тәгалә мөшрикләр сыйфатлый торган мәхлуклар сыйфатыннан бик пакь, кимчелектән югары һәм олугъ.
2
Аллаһу тәгалә колларыннан үзе теләгән бәндәләренә үзенең әмере белән үлгән күңелләрне тергезүче шәригать белән фәрештәләрне иңдерә, Аллаһудан башка Илаһә юк, фәкать Мин генә дип хәбәр бирмәк өчен, Миннән куркыгыз!
3
Аллаһ җир вә күкләрне хак төзү белән төзеде, Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшлек сыйфатларыннан пакь.
4
Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кыла. Вә шул кеше ачык дошманлык белән Аллаһуга каршы бәхәсләшә.
5
Вә хайваннарны халык кылды, ул хайваннардан сезгә сөт, йон вә башка файдалар бар вә бугазлап итләрен ашыйсыз.
6
Ул хайваннарны иртә белән кырга чыгарганда вә кич белән өегезгә кайтарганда сезгә зиннәт вә шатлыктыр.
7
Вә ул хайваннарга йөкләр төяп ерак шәһәрләргә зур мәшәкать белән төрле әйберләр илтәсез, әлбәттә, Раббыгыз сезгә шәфкатьле вә рәхимле.
8
Янә сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла. Димәк, ат, качыр, ишәк – бу хайваннарны Аллаһ хезмәт өчен халык кылган, бугазлап ашар өчен түгел, шул сәбәпле аларның итен мөселманнар ашамыйлар.
9
Туры юлны бәян кылмак вә күрсәтмәк Аллаһ эшедер, чөнки адаштыра торган караңгы юллар бар, әгәр Аллаһ теләсә иде барчагызны да туры юлга салган булыр иде. Ягъни Коръән белән тәрбияләнгән кеше туры юлны күрүчедер, вә Коръән диндә туры юл вә туры юлга яктылыктыр. Әмма Коръән белән тәрбияләнмәгән вә Коръән юлына кермәгән кеше сукыр һәм юлсыз.
10
Аллаһ күктән яңгыр яудырып сезгә елгалар бар итте, вә агачлар үстерде, вә шулардан хайваннарыгызны ашатыр вә эчертер булдыгыз.
11
Вә ул су белән безгә иген, зәйтүн агачы, хөрмә агачы, йөзем агачлары вә башка төрле җимешләрне үстерер, фикерли белгән кешеләр өчен бу әйтелгән нәрсәләр вә Аллаһуны тану өчен дәресләр бар.
12
Вә сезнең файдагызга кичне вә көнне һәм ай вә кояшны бар кылды һәм хәрәкәтләндерде, сез алардан файдаланасыз, вә йолдызлар Аллаһ әмере буенча хәрәкәт итәрләр, гакылын эшләтә белгән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә, тирән дәресләр бар.
13
Вә җирдә сезнең өчен хайваннарның вә үсемлекләрнең төрле төстәгесен бар кылды, әлбәттә, җирдәге төрле байлык вә төрле матурлыклар да табигатьнең хәл теле белән вәгазьләнүеннән вәгазьләнә белгән чын кешеләргә хакыйкый могҗизалар бар.
14
Вә Ул – Аллаһ, җир өстеңдә диңгезләрне бар кылды да файдаланырга сезгә имкәният бирде ул диңгезләрнең яхшы балыкларын ашамаклыгыгыз өчен вә аннан энҗе мәрҗәннәр чыгарып зиннәтләнмәклегегез өчен, вә корабларның диңгезне ярып йөргәннәрен күрерсең, вә сез мөэминнәр шул кораблар белән Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итсәгез, шаять бу нигъмәтләр өчен Аллаһуга шөкер итәрсез!
15
Вә Ул тетрәмәсен өчен җир өстенә мәхкәм тауларны ыргытты вә сезгә елгалар бар кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте, шаять Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!
16
Дәхи юлларны белергә галәмәтләр – маяклар бар иттек, вә кораблар белән диңгездә йөрегәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар.
17
Барча вөҗүдне халык кылучы Аллаһ һичнәрсәне төзергә (хәленнән килмәгән сынымнар белән тигез булырмы? Шуны да фәһемли алмыйсызмы?
18
Әгәр Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап карасагыз, һич санап бетерә алмассыз. Шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле.
19
Аллаһу тәгалә сезнең барча эшегезне әшкәрәләрен дә вә яшереннәрен дә белә.
20
Әмма мөшрикләрнең Аллаһудан башка гыйбадәт кыла торган нәрсәләре һичнәрсәне халык кыла алмый, бәлки ул сынымнар үзләре ясалган нәрсәләр.
21
Ул сынымнар һич терелми торган үлекләр, вә ул сынымнар кешеләрнең, ягъни үзләренә табынучыларның кайчан кубарылачакларын да белмиләр.
22
Сезнең Илаһәгезнең һич тиңдәше юк, бер генә Аллаһ, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләре Аллаһуның берлеген инкяр итә, алар тәкәбберләнеп хактан качалар.
23
Шиксез, Аллаһ беләдер аларның күрсәтеп һәм яшереп эшләгән явыз эшләрен. Шиксез, Аллаһ зураеп тәкәбберлек кылучыларны яратмыйдыр.
24
Әгәр ул кәферләрдән соралса: "Раббыгыз Мухәммәдкә нәрсә иңдерде?" – дип, алар җавапта әйттеләр: "Әүвәлге өммәтләрнең әкиятен иңдерде", – дип.
25
Алар бу сүзләрне сөйлиләр кыямәт көнне авыр җәзасын күтәрер өчен, дәхи дәлилсез ялган сүзләр белән үзләренә ияртеп аздырган кешеләрнең дә гөнаһларының җәзасын күтәрерләр, әгаһ булсыннар, белеп торсыннар күтәрәчәк җәзалары нинди кабахәттер.
26
Әүвәлге кәферләр дә Аллаһуга каршы мәкерлек кылдылар, хәтта ләгънәт ителгән вә һәлак булган Намруд патша "Аллаһугызны атып төшерәм", дип, бөек манара ясаткан иде. Аллаһ төзегән манараларының нигезен суырып алды да, биналары өсләренә ишелеп төште, һич көтмәгәндә, алар сизмәгән җирдән өсләренә ґәзаб килде, ягъни төзегән биналары үзләрен һәлак итте.
27
Соңра ахирәттә аларны төрле ґәзаб белән рисвай кылыр һәм Аллаһ аларга әйтер: "Миңа тиңдәш кылган нәрсәләрегез кайда? Үзегез ясаган сынымнар хакында Минем мөэмин бәндәләремә катылык күрсәтә идегез, ягъни сынымнарыгызны яклап мөселманнарга дошман була идегез". Белем бирелгәннәр әйтер: "Бүген ґәзаб вә рисвайлык кәферләргә".
28
Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым кылган имансызларның җанын алган вакытта алар ґәзаб фәрештәләренә әйтерләр: "Хәзер ышандык, ислам динен кабул иттек, без начар эш кылганыбыз юк", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Бәли явызлыкны кылдыгыз, Аллаһуга вә расүлгә итагать итмәдегез һәм Коръән белән гамәл кылмадыгыз, бөтен эшегез Аллаһуга каршы булды, Аллаһ, әлбәттә, сезнең кылган явыз эшләрегезне белә".
29
Иңде керегез җәһәннәм ишекләреннән, анда мәңге калырсыз. Дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга тәкәбберләнгән кешеләрнең урыны нинди яман урын.
30
Әмма Аллаһуга тәкъвалык кылучы мөэминнәргә әйтелсә: "Раббыгыз, Мухәммәд г-мгә нәрсә иңдерде", – дип. Әйтерләр: "Раббыбыз хак булган яхшы аятьләрне иңдерде", – дип. Аллаһ әйтә: "Коръән белән дөрес гамәл кылган хак мөэминнәргә дөньяда ук яхшы тормыш булыр, ахирәт -йорты, әлбәттә, дөнья йортыннан яхшыдыр, вә тәкъва мөэминнәрнең урыны нинди яхшы урындыр".
Sonraki 30 ayet →