Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
İbrahim 1 / 52
1
Әлиф ләм ра. Ошбу китапны сиңа иңдердек кешеләрне батыл ялган дин караңгылыгыннан чыгарып, хак дин яктылыгына кертмәклегең өчен Раббыларының теләге белән галиб вә мактаулы булган Аллаһ юлына.
Nugman 14:1
2
Җир вә күкләр мөлке Аның кулында булучы Аллаһу тәгаләдер. Кәферләргә каты ґәзаб белән ни зур һәлакәтлек.
Nugman 14:2
3
Ул кәферләр ахирәтне ташлап дөньяны гына яратып кәсеп итәләр вә кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар һәм ислам диненең зәгыйфьләнүен яки алар ягына үзгәрүен телиләр, алар хактан бик ерак адашканлар.
Nugman 14:3
4
Пәйгамбәрләрне һәр заманада үз каумләреннән җибәрдек шәригать хөкемләрене үз телләрендә бәян итсеннәр өчен. Аллаһ үзе теләгән кешене һидәяткә салыр вә үзе теләгән кешене хак юлдан адаштырыр, Ул – Аллаһ көчле вә хөкемче.
Nugman 14:4
5
Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар.
Nugman 14:5
6
Муса әйтте: "Ий каумем, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Аллаһ сезне Фиргаун кауменнән коткарды, алар сезне каты ґәзаблыйлар иде вә алар сезнең кыз балаларыгызны калдырып ир балаларыгызны бугазлыйлар иде, вә аларның бу эшләрендә Раббыгыздан сезгә зур бәла бар иде.
Nugman 14:6
7
Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: "Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем ґәзабым бик каты", – дип.
Nugman 14:7
8
Муса г-м әйтте: "Сез һәм җир өстендәге барча кешеләр кәфер булсагыз, Аллаһ бай, сезгә ихтыяҗе юк вә Ул мактаулы".
Nugman 14:8
9
Әйә сезгә килмәдеме? Сездән элек килеп киткән Нух, Гад вә Сәмуд каумләренең хәбәрләре, Аллаһ аларны хәбәр итте вә алардан соң килгән каумләрнең дә хәбәре килмәдеме? Ул соңгы һәлак булган каумнең санын Аллаһудан башка зат белмәс, аларның рәсүлләре дәлилләр вә могҗизалар белән килде, алар рәсүлләренә ачуланып бармакларын тешләделәр һәм әйттеләр: "Сезгә җибәрелгән аятьләргә, әлбәттә, ышанмыйбыз вә сез Аңа гыйбадәт кылырга өндәгән Аллаһ хакында шикләнәбез".
Nugman 14:9
10
Аларның рәсүлләре әйтте: "Әйә сез җирне вә күкләрне тезүче Аллаһуга шик тотасызмы? сезне иманга чакырадыр гөнаһларыгызны ярлыкар өчен һәм билгеләнгән әҗәлегезгә хәтле яшәтер өчен. Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез безнең кеби кешеләрсез, артык җирегез юк, аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымларыбыздан туктатырга телисез, безгә ачык ґәламәтләр китерегез".
Nugman 14:10
11
Аларга рәсүлләре әйтте: "Дөрес без сезнең кеби кешеләрбез, ләкин Аллаһу тәгалә бәндәләре арасыннан үзе теләгәненә ислам динен, ягъни пәйгамбәрлекне ингам кыла, безгә һич дөрес булмый, сезгә могҗиза күрсәтергә, мәгәр Аллаһ теләге белән генә күрсәтәбез, шулай булгач, мөэминләр Аллаһуга гына тәвәккәл кылсынлар!
Nugman 14:11
12
Безгә Аллаһуга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк Ул безне туры юлга күндерде, вә безгә кылган җәбер-золымларыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, тәвәккәл итүчеләр фәкать Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!
Nugman 14:12
13
Кәферләре рәсүлләренә әйттеләр: "Әлбәттә, без сезне җиребездән куып чыгарырбыз яки безнең динебезгә кайтырсыз. Ул рәсүлләргә Раббылары вәхий кылды, әлбәттә, Без ул залим кәферләрне һәлак итәрбез.
Nugman 14:13
14
Алардан соң, әлбәттә, сезне алар җиренә урынлаштырачакбыз, Минем бу вәгъдәм җавап бирү өчен кыямәт көнендә. Минем алдымда басып торудан вә һәм Минем ґәзаб белән кылган вәгъдәмдән курыккан кешеләргә.
Nugman 14:14
15
Пәйгамбәрләр кәферләргә ачуландылар һәм үзләренә Аллаһудан ярдәм сорадылар, шулай ук кәферләр дә, ґәзабны күргәч, котылмак өчен Аллаһудан ярдәм сорап маташтылар, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итмәгән һәр залим һәлак булды.
Nugman 14:15
16
Ул залимләрнең артында җәһәннәм ґәзабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләренең тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар.
Nugman 14:16
17
Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир булмас, һәм аңа һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу ґәзаблардан соң янә каты ґәзаб булыр.
Nugman 14:17
18
Аллаһуга кәфер булган кешеләрнең мисалы: аларның гамәлләре бик каты искән җилле көндә көл очкан кеби очып бетәчәк, кәсеп иткән эшләре белән файда китерергә һич кадир булмаслар, аларның бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотулары хаклыктан ерак адашудыр.
Nugman 14:18
19
Әйә белмисеңме Аллаһу тәгаләнең җир вә күкләрне, әлбәттә, хаклык белән бик гадел төзегәнен? Әгәр Аллаһ теләсә сезне юк итәр дә, сезнең урынга яңа халыкны китерер.
Nugman 14:19
20
Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.
Nugman 14:20
21
Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: "Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк."
Nugman 14:21
22
Хөкем тәмам булып, җәннәт кешеләре җәннәткә вә җәһәннәм кешеләре җәһәннәмгә кертелгәч, шайтан әйтер: "Тәхкыйк Аллаһ сезгә вәгъдә кылды, хак вәгъдәне дөньяда әйткәнләре бар да килде вә мин дә вәгъдә кылдым сезгә, вәгъдәмә хыйлафлык кылдым, ягъни җәннәткә керәсез, дип батыл дингә бидеґәт гамәлләргә сезне кызыктырдым, ләкин минем сүзләремнең ялган икәнлеге бүген мәгълүм булды вә минем сезгә сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем юк иде, мәгәр мин сезне ялганга өндәдем фәкать, ә сез кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, бәлки үзегезне шелтә кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз вә дөньяда мине Аллаһуга тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем. Әлбәттә, залимләргә рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
Nugman 14:22
23
Иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләр җәннәтләргә кертелерләр, ул җәннәттәге агач төпләреннән елгалар агар, алар ул җәннәтләрдә Раббыларының теләге белән мәңге калырлар, җәннәттәге кешеләрнең бер-берсенә бүләкләре сәламдер.
Nugman 14:23
24
Беләсеңме "Лә Иләһә Илләллаһ" сүзенә Аллаһ нинди гаҗәп мисал китерә, ул сүз яхшы үскән агач кеби, аның тамырлары җирдә мәхкәм, ботаклары күккә үрелгән, Раббысының әмере белән җимешене һәрвакыт биреп торыр.
Nugman 14:24
25
Аллаһ бәндәләренә шундый мисалларны китерә, гыйбадәтләнеп вәгазьләнсеннәр өчен.
Nugman 14:25
26
Вә диндә дәлилсез ялган сүзнең мисалы: тамыры белән чыгарып җир өстенә ташланган һичбер нәрсәгә яраксыз начар агач кеби ки, һичнәрсә бирми, батыл дин дә шундыйдыр.
Nugman 14:26
27
Иман китереп хак диндә булган кешеләрне Аллаһ дөньяда вә ахирәттә дәлил белән сабит булган "Лә Илаһә Илләллаһ" сүзенә беркетер, әмма иман китермәгән залимләрне Аллаһ адаштырыр, Аллаһ теләгән эшне кылыр.
Nugman 14:27
28
Күрәсеңме явыз кешеләрне, Аллаһ биргән ислам динен көфергә алыштыралар, ягъни исламны кабул итмиләр, җәһәннәмгә алып бара торган батыл динне кабул итәләр, вә үзләренә ияргән каумләрен һәлакәтлек йортына салдылар.
Nugman 14:28
29
Ул йорт җәһәннәмдер, анда керерләр, ни яман урын ул җәһәннәм.
Nugman 14:29
30
Ул мөшрикләр, кешеләрне хак юлдан адаштырыр өчен Аллаһуга тиңдәшләр ясадылар. Аларга әйт: "Хәзер файдаланып калыгыз, теләгәнчә кыланыгыз, чөнки ни кылансагыз да кайтачак урыныгыз җәһәннәм, аңда теләгәнегезне кыла алмассыз.
Nugman 14:30