Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Yusuf 1 / 111
1
Әлиф ләм ра. Бу – сүрәдәге аятьләр ачык мәгънәле Коръән аятьләредер.
Nugman 12:1
2
Тәхкыйк Без Җәбраилне иңдердек гарәб теле белән Коръән укымак өчен, шаять Коръәнне укып мәгънәсен аңларсыз. (Яһүдләр сорадылар: "Ягъкуб балалары ни өчен Кәнган шәһәреннән Мысырга күчеп килделәр", – дип. Бу сүрә шул сорауга җавап бирә).
Nugman 12:2
3
Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа Коръәнне вәхий итеп кыйссаларның күркәмрәген хикәять кылабыз, гәрчә башта ул кыйссалардан хәбәрсез булсаң да.
Nugman 12:3
4
Йусуф атасына әйтте: "Ий атам, мин тешемдә күрдем: унбер йолдыз һәм ай белән кояш көлеп миңа сәҗдә кылдылар".
Nugman 12:4
5
Атасы әйтте: "Ий угълым, син тешеңне агаларыңа сөйләмә! Әгәр аларга сөйләсәң, хөседләнеп сине һәлак итәр өчен хәйлә кылырлар, чөнки шайтан адәмләргә ачык дошман, агаларыңны хәйләгә котыртыр.
Nugman 12:5
6
Раббың сиңа яхшы төш күрсәткән кеби, сине пәйгамбәрлеккә дә сайлыйдыр вә сиңа төш юрауны өйрәтәдер вә сиңа һәм Ягькубның башка балаларына да нигъмәтен тәмам итеп бирер, моннан элек бабаларың Исхак белән Ибраһимгә нигъмәтен тәмам итеп биргән кеби, әлбәттә, синең Раббың кемгә нәрсә бирергә икәнлекне белүче вә кирәгенчә эш кылучы".
Nugman 12:6
7
Тәхкыйк сораучыларга Йусуф вә аның кардәшләренең, кыйссаларында, әлбәттә, гыйбрәтләр бар.
Nugman 12:7
8
Йусуфның олугъ кардәшләре әйттеләр: "Әлбәттә, Йусуфны вә аның кардәше Биняминне атабыз бездән артыграк сөя, без кәсебче вә хезмәтчеләрбез, атабызны да без тәрбиялибез, Йусуфлардан бер файда күрмәсә дә, аларны бездән артык күрәдер. Тәхкыйк атабыз безнең хакта ачык ялгышадыр".
Nugman 12:8
9
Агалары җыелып сөйләштеләр вә бәгъзеләре әйтте: "Йусуфны үтерегез, яки билгесез бер урынга илтеп ташлагыз, аннары атагызның йөзе сезгә генә калыр, башкача һич карамас, шуннан соң тәүбә итеп, яхшы кешеләрдән булырсыз".
Nugman 12:9
10
Араларыннан берсе әйтте: "Йусуфны үтермәгез! Аны кое төбенә салыгыз! Бәгъзе мосафирлар аны табып алырлар вә ерак җиргә алып китәрләр, үзегез дә тынарсыз, әгәр шул эшне кылыр булсагыз, шуннан да яхшысы булмас". Бу киңәшкә бар да риза булып, Йусуфны сорарга аталары янына килделәр.
Nugman 12:10
11
Әйттеләр: "Ий атабыз, Йусуф хакында ни өчен безгә ышанмыйсың? Без аңа фәкать яхшылык телибез.
Nugman 12:11
12
Йусуфны иртәгә безнең белән сәхрәгә җибәр, төрле җимешләр ашап, уйнап йөрер, без аны, әлбәттә, сакларбыз аңа бер зарар да ирешмәс".
Nugman 12:12
13
Аталары әйтте: "Йусуфны алып китүегез мине кайгы вә хәсрәткә төшерә, мин аңардан башка сабыр итә алмыйм, аннары аны бүре ашаудан да куркамын вә сез Йусуфтан гафил йөрерсез".
Nugman 12:13
14
Әйттеләр: "Әгәр без шул хәтле күп була торып аны бүре ашаса, ул вакытта без, әлбәттә, хәсрәттә булырбыз, Йусуфны бүредән ашатмак безгә зур кимчелек булыр".
Nugman 12:14
15
Кайчан Йусуфны алып киттеләр, аны кое төбенә салырга итфак кылдылар һәм күлмәген салдырып, үзен кое төбенә төшерделәр, күлмәген сорагач: "Унбер йолдыз, ай вә кояш бирсенләр" – дип көлделәр, Без Йусуфка вәхий кылдык: "Бу җәфалардан, әлбәттә, бер көнне котылырсың да сиңа кылган явызлыкларын үзләренә сөйләрсең", – дип, ләкин алар Йусуфка вәхий кылганыбызны сизмиләр.
Nugman 12:15
16
Вә шул көнне кич белән елашып аталарына килделәр.
Nugman 12:16
17
Әйттеләр: "Ий атабыз, без Йусуфны әйберләребез янында калдырып, үзебез йөгерү ярышына киткән идек, без әйләнеп килгәнче Йусуфны бүре ашаган, ий атабыз син безгә ышанмыйсың, гәрчә без дөрес сөйләсәк тә".
Nugman 12:17
18
Йусуфның күлмәген ялган канга буяп аталарына китереп бирделәр. Аталары әйтте: "Юк Йусуфны бүре ашамагандыр, бәлки нәфесегез бер хәйләне сезгә яхшы итеп күрсәткәндер дә сез аны кылгансыз, инде миңа күркәм сабырлык кирәк! Сезнең хәйләгезгә каршы Аллаһудан ярдәм сорыймын".
Nugman 12:18
19
Йусуфны салган коега якын җиргә кәрван килде, су ташучыларын коега су алырга җибәрделәр, сучы чиләген коега төшерде вә Йусуф, чиләккә ябышып, коедан чыкты, су ташучы юлдашларына әйтте: гаҗәп бер матур угылдыр, нинди сөенеч безгә. Бу бала сатлык мал, үзебез сатарбыз дип сөйләштеләр, ягъни коедан табылганлыгын бөтен кәрванга әйтмичә: "Кое янындагы кешеләр Мысырга алып барып сатар өчен бирделәр", – диделәр, аларның кылган эшләрен Аллаһ белүче.
Nugman 12:19
20
Шул вакыт Йусуфның агалары килде һәм Йусуфны аз акчага кәрван кешеләренә саттылар, Йусуфны сатканда да күңелләре һаман йомшармады, аны кызганмадылар, бәлки сатып алучыларга төрлечә яманлап сөйләделәр. Кәрванчылар Йусуфны Мысырга алып барып саттылар. Йусуфны Мысыр патшасының беренче вәзире Ґәзиз күп акчага сатып алды.
Nugman 12:20
21
Мысыр вәзире Ґәзиз хатыны Зөләйхагә әйтте: "Бу баланың урынын күркәм кыл, яхшы тәрбиялә, шаять без аңардан файда күрербез, яки аны үзебезгә бала итәрбез. Сатып алучы Ґәзизгә сөекле күрсәткәнебез кеби Йусуфны Мысыр җиренә урынлаштырдык, анда вәзир кылмак вә төш юрау белемен өйрәтмәк өчен, Аллаһ үз эшендә галибдер, җиңүчедер теләгәнчә эш кылыр, ләкин күбрәк кешеләр белмиләр Аллаһу тәгаләнең затын вә сыйфатын.
Nugman 12:21
22
Йусуф үсеп бәләгатькә ирешкәч, Без аңа хикмәт вә белем бирдек, әнә шулай яхшы эшләрне эшләүчеләргә изге җәза бирәчәкбез.
Nugman 12:22
23
Вәзир хатыны Зөләйха үз өеңдә Йусуфтан ялынып вә ялварып нәфесе теләгәнне үтәвен таләп итте вә барча ишекләрне бикләде һәм ий Йусуф, кил минем яныма, мине мәхрүм итмә диде. Йусуф әйтте: "Бу эштән Аллаһуга сыгынамын, тәхкыйк тәрбиячем Ґәзиз миңа хөрмәт күрсәтте, торачак җиремне күркәм кылды, инде мин аңар ничек хыянәт итим! Бу эшне кылсам залимләрдән булырмын бит, әлбәттә, залимләр Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар".
Nugman 12:23
24
Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та Зөләйхәгә касд кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ягъни шул вакытта Аллаһ аңа атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек Йусуфтан яман вә фәхеш эшне җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан.
Nugman 12:24
25
Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, Зөләйхә Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире Ґәзизгә очрадылар. Зөләйхә үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
Nugman 12:25
26
Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр.
Nugman 12:26
27
Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, Йусуф сүзе дөрес булыр".
Nugman 12:27
28
Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхәгә әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ".
Nugman 12:28
29
Ґәзиз әйтте: "Ий Йусуф, бу эштән баш тарт, халыкка фаш итмә. Син Зөләйхә тәүбә ит, миннән гафу сора гөнаһың өчен! Тәхкыйк син хаталанучылардан булгансың". Бу эш Мысырга җәелде, хатынлар бик күп сөйләделәр.
Nugman 12:29
30
Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки Ґәзизне ташлап, колны сөя башлаган".
Nugman 12:30