Ana SayfaMealler › Nugman
N

Nugman

Nugman
Nugman meali ile okumaya başla
Hud 1 / 123
1
Ошбу китапның аятьләре мәхкәмдер, һич үзгәртелмәс, үзгәртергә һичкемнең кече җитмәс, хөкем итүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булучы Аллаһудан иңдерелеп, анда һәрнәрсәнең хөкеме бәян ителде.
Nugman 11:1
2
Аллаһудан башка һичкемгә, һичнәрсәгә табынмыйча, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга Коръән белән юл күрсәтелде, тәхкыйк мин сезне Коръән белән гамәл кылсагыз – җәннәт белән шатландыручы һәм Коръән белән гамәл кылмасагыз – җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы Аллаһудан күндерелгән пәйгамбәрмен.
Nugman 11:2
3
Дәхи гөнаһларыгыз өчен Аллаһудан гафу сорагыз, соңра тәүбә итеп Аллаһуга кайтыгыз! Шулай булсагыз, Аллаһ сезне дөньяда күркәм файдаландыру илә файдаландырыр, билгеле әҗәлегезгә чаклы, һәм яхшылыкта юмартлык кылганнарга Аллаһ нигъмәтләре белән юмартлык кылыр. Әгәр Коръән белән гамәл кылудан баш тартсагыз, мин сезгә олугъ көн "кыямәт"нең каты ґәзабы ирешер дип куркамын, дип, сезне кайгыртучы рәсүлмен.
Nugman 11:3
4
Ахирәттә кайтачак җирегез Аллаһуга вә һәрнәрсәгә кадир.
Nugman 11:4
5
Әгаһ бул, мөшрикләр Аллаһудан яшерер өчен сиңа булган дошманлыкларын күңелләрендә яшерәләр. Әгаһ бул, алар төнлә киемнәренә төренеп яткан вакытларыңда яшергән вә ачык кылган эшләрен Аллаһ белер. Тәхкыйк Аллаһ күңелләрдәге нәрсәне белүче.
Nugman 11:5
6
Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында, дәхи аларның торачак җирләрен вә үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфуздәге китапта язылмыш.
Nugman 11:6
7
Аллаһ җир вә күкләрне алты көндә төзеде, аңа хәтле Аллаһуның Ґәрше су өстендә иде, әнә шул тәртиптә Аллаһ дөньяны төзеде изге гамәлдә сезне сынамак өчен, ягъни кем яхшылыкны күп кылган вә кем явызлыкны күп кылган, ахирәттә шуны күрсәтмәк өчен. Әгәр син аларга үлгәннән соң, әлбәттә, тереләсез дисәң, алар бу Коръән ачык сихердән башка нәрсә түгел диләр.
Nugman 11:7
8
Әгәр Без алардан ґәзабны кичектерсәк, мәсхәрә кылып, киләсе ґәзаб килсен инде, нәрсә тыя ул ґәзабны килүдән, диләр. Әгаһ булсыннар, әгәр килсә, ул ґәзаб алардан кире китмәс, үзләре мәсхәрә кылган ґәзаб алар өстенә, әлбәттә, киләчәк.
Nugman 11:8
9
Әгәр кешегә башта рәхмәтебездән нигъмәт биреп, соңра ул нигъмәтне алсак, әлбәттә, ул кеше Аллаһудан өметсез булып кәфер була.
Nugman 11:9
10
Әгәр бер кешегә башта зарар биреп, соңра зарарны алып нигъмәт бирсәк, әлбәттә, ул кеше зарарны бүтән күрмәс төсле итеп, "тәхкыйк зарарлы нәрсә миннән китте", дияр! Вә ул, әлбәттә, шатланыр һәм тәкәбберләнер, баштагы хәлен онытыр.
Nugman 11:10
11
Мәгәр бәла-казага чыдап изге гамәлләр кылучыларга Аллаһуның ярлыкавы вә олугъ җәннәт нигъмәтләре булачак.
Nugman 11:11
12
Тәхкыйк син куярсың үзеңә вәхий ителгән бәгъзе хөкемне һәм кәферләрнең: "Кәшки аңа күктән фәрештә иңсә иде, яки аңа байлык килсә иде", – дигән сүзләренә кайгырасың. Ягъни мөшрикләр Мухәммәд г-мнән сынымнарыбызны гаепләмә дип үтенделәр, шуннан соң сынымнарны гаепләмәс булды. Аллаһу тәгалә пәйгамбәрне бу эше белән "бәгъзе хөкемне куясыңмы", дип, тәнкыйть итте. Синең пәйгамбәрлек эшең фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү, иманга көчләү синең эшең түгел. Аллаһ һәрнәрсәгә вәкил.
Nugman 11:12
13
Әйә ул мөшрикләр: "Мухәммәд үзе уйлап чыгарды да аннары Аллаһуга ифтира кыла", – дип әйтәләрме? Син әйт: "Сез дә Коръән сүрәләре кеби ун сүрә китерегез дә аннары шуны Аллаһуга ифтира кылыгыз һәм Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булган нәрсәләрне ярдәмгә чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!"
Nugman 11:13
14
Әгәр алар син әйткәнне кабул итеп Коръән сүрәсенә охшаган сүрә китерергә көчләре җитмәсә, белегез, Коръән Аллаһ белеме илә иңдерелде, янә белегез, Аллаһудан башкага кол булырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Әйә инде сез Аллаһуга вә Коръәнгә ышанып мөселман буласызмы?
Nugman 11:14
15
Берәү дөнья тереклеген генә вә дөнья тормышының матурлыгын теләсә, Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс.
Nugman 11:15
16
Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре һәлак булыр, вә бидеґәт гамәлләре батыл булыр.
Nugman 11:16
17
Чагыштырып карагыз, Мухәммәд г-м Раббысыннан килгән дәлилләр белән генә эш кылучы булса, вә Аллаһудан шаһит булучы Җәбраил г-м кирәк саен аятьләрне аңа укып торса иде, шул аять нәфесенә яки шайтанга ияргән кәферләр белән бертигез булырмы? Ул Җәбраил г-м кешеләргә рәхмәт вә һидәят булучы тәүратны Мусага килеп укыган иде, Коръәнгә ышанучылар тәүратка да ышаналар, Коръәнгә ышанмаган кешенең урыны җәһәннәм утыдыр, үзе хәзерләгәндер. Син Коръәннән шикләнүче булмагыл. Коръәннең Раббыңнан килгәнлеге, әлбәттә хак, ләкин кешеләрнең күбрәге Коръәнгә ышанмыйлар.
Nugman 11:17
18
Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрәк кеше булырмы? Ул залимнәр кыямәт көндә хөкемгә Раббыларына китерелерләр вә аларга шаһит булган пәйгамбәрләр әйтерләр: "Без аларга Аллаһ хөкемнәрен ирештердек, менә шул кешеләр Раббиларына ялганны ифтира кылдылар, Аллаһуның тиңдәше вә баласы бар дип". Әгаһ булыгыз, Аллаһуның ләгънәте галимнәргәдер.
Nugman 11:18
19
Ул залимнәр кешеләрне Аллаһ юлыннан тыярлар вә Ислам динен загыйфьләтергә тырышырлар, алар ахирәтне инкяр итүче бик яман кешеләр. (Әгаһ булыгыз, без хәзер әнә шундый залимнәр арасында яшибез. Кем Коръәнгә каршы сөйли, яки кем Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарга тыгызлана – шулар залимнәр. Аларга дус булган кеше дә залим була, сакланыгыз!)
Nugman 11:19
20
Ул залимнәр җирдә Аллаһуга каршы эш кылып, яки качып Аллаһуны гаҗиз кыла алмаслар, Аллаһудан башка аларга ярдәмче, дуслар булмас. Аларга ґәзаб ике өлеш бирелер, чөнки алар Аллаһ сүзләренә колак салмадылар һәм Аллаһ эшләренә һич карамадылар.
Nugman 11:20
21
Алар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан качты, күзләренә күренмәде.
Nugman 11:21
22
Шик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар.
Nugman 11:22
23
Иман китереп яхшы эшләрне кылган һәм Раббыларының боерыкларын үтәүдә түбәнчелек булган кешеләр җәннәт әһелләредер, алар анда мәңге калырлар.
Nugman 11:23
24
Мөэминнәр белән кәферләрнең мисалы: саңгырау һәм сукыр илә күрүче һәм ишетүче кешеләр кебиләр, ягъни мөэмин хакны ишетә һәм күрә дә, кәфер исә хакны ишетми һәм күрми дә. Шул ике фирка бертигез булырмы? Әлбәттә, тигез булмас, әйә шуны аңлап вәгъдәләнсәгезче!
Nugman 11:24
25
Тәхкыйк Без Нухны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек: әлбәттә, мин сезне Аллаһ ґәзабы белән ачык куркытучымын.
Nugman 11:25
26
Башка һичкемгә түгел, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, – дип хәбәр бирәмен, тәхкыйк мин куркамын сезгә каты ґәзаблы көннең килүеннән.
Nugman 11:26
27
Кауменең кәфер булган олугълары әйтте: "Ий Нух, син безнең кеби адәмсең, бездән артык җирең юк, дәхи сиңа ияргән кешеләр дә арабызда иң түбән кешеләрдер һәм безгә караганда сездә дә бернинди артыклык күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип уйлыйбыз".
Nugman 11:27
28
Нух әйтте: "Ий каумем, беләсезме, әгәр сөйләгән сүзләремнең хаклыгына Аллаһудан куәтле дәлилләрем булса, янә Аллаһ сезгә бирмәгән нигъмәт вә рәхмәтне миңа бирсә, инде сез хак динне мәкруһ күрә торып, мин аны сезгә көчләп кабул иттерергә кадир булырмынмы?
Nugman 11:28
29
Ий каумем! Хак динне өйрәткәнем өчен мин сездән мал сорамыйм, сезгә исламны өйрәтүемнең әҗерен фәкать Аллаһу тәгалә үзе бирәчәк, дәхи мин иман китереп, миңа ияргән кешеләрне ташлаучы түгелмен, ул мөэминнәр Раббыларына юлыгачакларын, әлбәттә беләләр, ләкин мин сезне бик надан каумнәр дип күрәмен ки, хак динне дә, Аллаһуга кайтачагыгызны да белмисез.
Nugman 11:29
30
Ий каумем, әгәр мин фәкыйрьләрне янымнан кусам, ярдәм биреп, Аллаһ ґәзабыннан мине кем коткарыр, шуны уйлап вәгазьләнмисезме".
Nugman 11:30